Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Нәзирә Гыйззәтова беренче урынга лаек булды

Бүген Казанның "Гаилә" мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы булып узды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Гаилә" мәчетенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Мәчеттә беренче тапкыр мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы оештырылды. Дини проект якынлашып килүче Республика көне уңаеннан узды. Биш катнашучы беренче урынга лаек дип табылды. Алар Казан шәһәреннән Нурмөхәммәд...

Бүген Казанның "Гаилә" мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы булып узды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Гаилә" мәчетенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр.


Мәчеттә беренче тапкыр мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы оештырылды. Дини проект якынлашып килүче Республика көне уңаеннан узды. Биш катнашучы беренче урынга лаек дип табылды. Алар Казан шәһәреннән Нурмөхәммәд Шәрипов, Нәсимә Кәлимуллина, Гөлчәчәк Камалиева, Зөлхиҗҗә Салихова һәм Лениногорскидан Нәзирә Гыйззәтова. Аларга мәчетнең истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Конкурста теләге булган һәркем сәләтен күрсәтә алды. Конкурс һәрвакыт яңалыкка омтылучы яшьләрне һәм дини җырлар традицияләрен саклаучы өлкәннәрне берләштерде, ди проект авторлары.
Чыганак:tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев