29 август 2017 яңалыклары
-
Минем тормышта Хәния Фәрхи кебек кабатлану башка булмаячак – Зифа Нагаева
Бүген Казанда Уфаның "Туган тел" музыкаль каналы беренче концерт-презентациясен тәкъдим итте. Кичәдә чыгыш ясарга килгән танылган композитор, җырчы, популяр җырлар авторы Зифа Нагаева "Татар информ" хәбәрчесенә күптән түгел бакыйлыкка күчкән Хәния Фәрхи белән хезмәттәшлеге турында сөйләде. "Без Хәния белән бер елганың ике яры булдык. Әле генә шул уй башыма килде....
-
Бәрәңге алу турында Эльза шаян шигырь язган, сез дә укыгыз
Бәрәңге алганда Бәрәңге жыя-жыя, Үлә яздым мин бая. Соңыннан югалттым мин Өйгә барган юл кая? Әйләнгән икән башларым, Югалган минем юлларым. Арыгач бик нык аннары Кереп киттек, дусларым Эльза Тахавова
-
Чаллының бэби-боксында икенче баланы калдырып киткәннәр
17 августта 16.40 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендә «бэби-бокс» җайланмасының сигнализациясе эшли башлаган. Кама балалар медицина үзәгенең медицина персоналы «бэби-бокс»ны карагач, анда бала табып алган. Хастаханә хезмәткәрләре әлеге хәлне полициягә, опека һәм тәрбиячелек органнарына хәбәр иткән. Хәзер бала Кама балалар медицина үзәгенең профиль бүлегендә клиник-лаборатор һәм белгечләр...
-
Лениногорскиның өч авыл җирлеге башлыгына Президент машина ачкычлары тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырыла торган бәйгедә җиңүчеләргә 100 автомобиль ачкычын тапшырды. Лениногорскидан өч авыл җирлеге дә өр-яңа машиналы булды. Алар- Писмән авылы җирлеге башлыгы Насретдинов Рамис Вазыхович, Кармалка җирлеге башлыгы Кириллова Ольга Викторовна һәм Керкәле җирлеге башлыгы Шириязданова Галия Хөсәеновна. Аларга Президент Диплом һәм «Шевроле Нива»...
-
БӘРӘҢГЕ АЛЫП БЕТЕРГӘЧ, МУНЧАГА КИТКӘННӘР ҺӘМ ИС ТИЕП, ӨЧЕСЕ ДӘ ҮЛГӘН: ФАҖИГА ТУРЫНДА ТУЛЫРАК
27 августта Лениногорск районының Петропавловск авылында бөтен районны тетрәндерерлек фаҗига була. 35 яшьлек Надежда Карташкова 9 яшьлек кызы Катяны һәм 5 яшьлек Машаны алып мунчага китә. Әмма якыннарына аларга: "Җиңел пар белән!" - дип әйтү насыйп булмый. Бары тик суынган гәүдәләрен генә алып чыгарга туры килә. Ике кызы белән яшь...
-
Республика басмасы Бәкер атлары турында яза
Лениногорскида без легендаларны күп ишеттек: борынгыларны гына түгел, ә заманчаларны да. Рәнҗетелгән ротонда турында да бәян итте җирле халык, тынгысыз полтергейст белән сүгенергә ярата торган спортчы кыз турында да… Әмма бертавыштан иң күркәме Бәкер атлары хакындагысы булды, дип килештек. Борын-борын заманнарда бер бик тә абруйлы һәм кодрәтле ханның искиткеч матур...
-
Россиядә Әтиләр көнен бу көздә үк бәйрәм итәргә мөмкиннәр
РФ Хөкүмәтендә Әтиләр көненә багышланган бәйрәм турындагы инициатива әзерләнә. Быел Әтиләр көнен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп тә үтәргә мөмкиннәр. Бу хакта "Известия" үз чыганакларына сылтама белән хәбәр итә. Октябрьнең өченче якшәмбесен Әтиләр көне итү тәкъдимен 2014 елда Дәүләт Думасы депутаты Александр Сидякин инициатива төркеме карауга керткән. Бәйрәм һәм истәлекле даталарны...
-
Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләгенә лаекларга: Сез – республика һәм илнең алтын фонды
Бүген Казан Кремлендә бер төркем хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре тапшырылды. Барлыгы 44 кеше бүләкләнде. "Республика көне алдыннан Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшыру безнең өчен традициягә әйләнде", - дип, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов намуслы, фидакарь көндәлек хезмәтләре белән республика данын күтәргән хезмәткәрләргә рәхмәтен җиткереп, бүләкләнүчеләрне...
-
Лениногорскида бәйрәм чаралары барган җирдә алкоголь сатылмаячак
0 августта республика, шәһәр, нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, муниципаль район башкарма комитетының карары чыкты. Аның нигезендә, 30 августта сәгать 10 нан 22 гә чаклы бәйрәм узасы җирдән 500 метр арада алкоголь продукциясе сатылмый: Түбән сулык; Үзәк мәйдан; «Яшьлек» паркы; «Нефть Монументы»; Трамплиннар комплексы; «Юбилейный»...
-
Рөстәм Миңнеханов "Том Сойер Фест" фестивале кунагы булачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 30 августта, Шәһәр һәм Республика көнендә, Казанның иске йортларын торгызу буенча оештырылган "Том Сойер Фест" фестивалендә булырга һәм быелгы сезонны ябу тантанасында катнашырга уйлый. Бу хакта тарихи җирлек буларак Татарстан башкаласының шәһәр тирәлеген саклау хәрәкәте активистлары хәбәр итә. Анонстагы мәгълүмат буенча, 14.30 сәгатьтә Рөстәм Миңнеханов активистлар...
-
Лениногорскидан Нәзирә Гыйззәтова беренче урынга лаек булды
Бүген Казанның "Гаилә" мәчетендә мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы булып узды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына "Гаилә" мәчетенең матбугат үзәгеннән хәбәр иттеләр. Мәчеттә беренче тапкыр мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы оештырылды. Дини проект якынлашып килүче Республика көне уңаеннан узды. Биш катнашучы беренче урынга лаек дип табылды. Алар Казан шәһәреннән Нурмөхәммәд...
-
Укытучылар һәм укучылар имтихан хаталары күрсәтелгән белешмәлекләр белән таныша ала
Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) укытучыларга һәм булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәмлек буларак 2017 елда Бердәм дәүләт имтиханында катнашучыларның типик хаталарын анализлауга нигезләгән методик белешмәлек бастыра башлаган. Бу эш имтиханнар кампаниясе тәмамлангач ел саен үткәрелә. Тәкъдимнәрдә имтихан эшләренә характеристика һәм анализ, агымдагы елда БДИ тапшыручыларның нәтиҗәләре, ачыкланган кыенлыклар һәм типик...
-
Шөгер китапханәсендә Республика көненә багышланган бәйрәм чарасы узды (фотолар)
30 август -Татарстан Республикасы көне. Шул уңайдан, 28 августта Шөгер авылы балалар китапханәсендә "Буыннар чылбыры" дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды.
-
Роберт Миңнуллин Җәвит Шакировны "Татар халык маймылы" дип атаган
Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар гаиләсенә дә быел 30 яшь тулды. Бу уңайдан шагыйрь Роберт Миңнуллин аларга котлау шигыре язарга вәгъдә иткән иде. Сүзендә торды. Менә шигырь килеп чыккан бу. Роберт әфәнде Җәвит Шакировны хәтта "Татар халык маймылы" дип атаган. Әлбәттә, моңа үпкәләрлек түгел. Шигырьне көлми генә укып булмый. "Шедевр" булган...
-
ДЕНЬ ГОРОДА В КАЗАНИ: КОНЦЕРТ МИТИ ФОМИНА, ПЕВИЦЫ ЕЛКИ И ПРАЗДНИЧНЫЙ САЛЮТ
ИА «Татар-информ» публикует полную программу праздничных мероприятий 30 августа и список улиц, на которых будет ограничено дорожное движение. 30 августа в Казани пройдут праздничные мероприятия, посвященные Дню города и республики. Жителей и гостей столицы Татарстана ожидают спортивные соревнования, открытие новых объектов, концерты и фестивали. Кульминацией праздничного вечера станет незабываемый пятиминутный...