Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилы Гөлсинә апа Җиһангирова кул эшләренә бик оста (фотолар)

Гөлсинә апаның кул эшләрен мәктәптә укыганда чакта ук күргәзмәгә куя торган булганнар. Яшьтән үк тегүгә, бәйләү-чигүгә оста булган уңган ханым бүген дә яраткан шөгыленнән тәм таба. Күңел җылысын биреп башкарган кул эшләре белән фатирының бөтен бүлмәләре тулган. Күз тимәсен кулларына. Күр әле, башмакларын гына, аның нинди төсләре һәм төрләре юк....

Гөлсинә апаның кул эшләрен мәктәптә укыганда чакта ук күргәзмәгә куя торган булганнар. Яшьтән үк тегүгә, бәйләү-чигүгә оста булган уңган ханым бүген дә яраткан шөгыленнән тәм таба. Күңел җылысын биреп башкарган кул эшләре белән фатирының бөтен бүлмәләре тулган.
Күз тимәсен кулларына. Күр әле, башмакларын гына, аның нинди төсләре һәм төрләре юк. Чигүле сөлгеләре, кулъяулыклары, өстәл, җәймәләре, карават япмалары, челтәрләре дә бихисап. Ул мендәрләре, тасма белән чиккән картиналары да фатирына ямь биреп тора. Әле сандыгыннан улы балалар бакчасына йөргәндә теккән "Айболит" костюмын да чыгарып күрсәтте.
-Кунакка баргач берәүнең аккош сурәте оригамисын ошаттым, аны күреп шундый кызыгып кайттым. Шуны өйрәнәсем була әле, - ди Гөлсинә апа.- Интернет дигән серле дөньяга да "чыгасы" килә, киләчәктә компьютерга өйрәнү буенча өлкәннәр өчен махсус курска барырга да исәп тотам, язылдым, хәбәр көтәм, - дип ниятләре белән дә уртаклашты.
Гөлсинә апа мәчеткә дә йөри икән. Гарәп телен өйрәнгән, биш вакыт намазын да калдырмый.
- Җитәр инде күзеңне бетереп, унҗиде яшьлек кызлар кебек чигәргә, дип кайвакыт тормыш иптәшем ачуланып та ала, - ди язмамның герое.
Ә Гөлсинә апа, җитмештән узса да, сөбханалла, яшь киленнәрне уздырып бар нәрсәгә дә җитешә, барсына да өлгерә. Кул эшләрен дә, их дигәнче, башкарып эшләп чыга.
- Бик җайлы һәм тиз эшлим. Бер кич дигәндә сөлгене дә чигәм. Әле бер ак кофта алган идем, шуңа үзем чәчәкләр чиктем. Башмакларны да сәгать ярым дигәндә бәйләп ташлыйм, ди. Аш-суга да уңган, пешерергә дә ярата бик ярата. Өстәвенә Гөлсинә апа җырчы да. Аның башкаруында "Шомыртым" җырын авылдашлары хәтерлидер. Ә "Җидегән чишмә"сен әле дә сорап-сорап җырлаталар.
- Гомер буе җырладым, хәзер дә җырларга бик яратам. Тавышың матур, дип мактыйлар, - ди Гөлсинә апа.
Гөлсинә апаның тәрәз саен гөлләре чәчәк атып утыра. Ә җәен гөлбакчасында чәчәкләрне дә күп итеп үстерә икән. "Килегез безгә җәйгә, күреп китәрсез", - дип әле кунакка да дәште хуҗабикә.
Ямьле яз аенда туган. Шушы көннәрдә Гөлсинә апаларда икеләтә бәйрәм. Нәкъ хатын-кызлар көне алдыннан аның гомер бәйрәме, аңа 75 яшь тула. Тумышы белән Зәй-Каратай авылыннан ул. Гаиләләрендә унынчы бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Фәхрислам абыйны бөтенләй белми, чөнки ул 1944 елның 22 июнендә сугышта һәлак була.
- Авыр заманда, ачлы-туклы яшәгән чорда дөньяга аваз салганмын. Гаиләдәге кайбер апа-абыйларым мин туганчы, хәлсезләнеп, ачлыктан вафат булган. Нәтиҗәдә, без өч кыз һәм ике малай үстек. Апаларым миңа исемне дә сиңа безнең бабай гына кушты. Колагыңа исемеңне әйткәч әнидән:
- Кызым, бер сынык ипи булса да ашарга бир инде, - дип сораган икән. Әнием исә: - Юк бит, әткәй, кайдан алыйм? - дигән. -Кая инде хәзерге кебек мул табыннар корып исем куштыру, әтиле үсү бәхете татымады шул безгә, - дип көрсенеп куйды.
Яралынып кайтып, бер ел торгач, 1943 елда кабат сугышка киткән гаилә башлыгы яу кырыннан башка әйләнеп кайтмый. Күп еллар алар аның хакында берни белми, озак билгесез югалганнар исемлегендә саклана. Ә 1978 елны исә эзтабарлар элемтәгә керә һәм әтиләре турында мәгълүмат җиткерә. Өч ел эзтабарлар хат алышып-хәбәрләшеп торалар һәм 1981 елның маенда Львов өлкәсенә юл тоталар. Гөлсинә апа әтисен үзен күрмәсә дә, аның каберен барып күрү бәхетенә ирешә. Анда алар бергәләшеп: әнисе Җәмилә, апасы Нәсимә, җизнәсе Сәгыйть һәм Гөлсинә апаның уртанчы малае Ришат баралар. Чигүле сөлгеләрен калдыра һәм чәчәкләр сала. Юбиляр гомер буе ярдәмләшеп яшәгән бертуган Нәсимә апасына һәм җизнәсе рәхмәтләрен әйтеп бетерә алмый.
- Алар минем өчен, гаиләмә дә зур теләк булдылар, - ди.
Гөлсинә апа 1950 елда авылларында мәктәпкә укырга керә. Мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмә шәһәрендәге коопертив техникумында укый. Анда сатучылыкка берничә айлык курслар үтә.
- Ул елларда кулга паспорт алу, авылдан китү искиткеч авыр иде. Шуңа да, бу һөнәрне үз итмәсәм дә, документны кулга төшерү җаен карадым, - ди Гөлсинә апа.
Укытучылыкны үз итә. 1964 елда Казан педагогия институның тарих-филология факультетына укырга керә, читтән торып ике курсны тәмамлый. Шул вакытта Үзбәк авылында укыта да башлый. Тик аңа институны тәмамларга насыйп булмый, әмма 1969-1972 елларда Казан педагогия училищесының башлангыч сыйныф укытучысы буенча белгечлек ала һәм унөч ел авылда балалар укыта.
1975 елда алар гаиләсе белән Лениногорск шәһәренә күченеп килә һәм 20 елга якын шәһәребезнең 7 нче мәктәбендә рус балаларына татар теле укыта һәм хезмәт дәресләре алып бара.
1972 елда бер урамда яшәгән Шаһит исемле күрше егетенә кияүгә чыга. Гөлсинә апаның беренче никахтан туган улы Римны да, үзен дә бик хөрмәт итә ире. Аның белән гомер буе аңлашып, бик тату яшиләр. Тормышларын ямьләндереп тагын ике уллары Рәшит һәм Ришат туа.
Күзләр тимәсен, бүген дә Гөлсинә апа белән Шаһит абый Җиһангировлар бер-берсенең күзләренә генә карап тора. Җәен күбрәк авылда үткәрәләр. Кечкенә генә йортлары бар, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерәләр. Уллары-киленнәре, онык-оныкчыкларының хөрмәтен тоеп, аңлашып яшиләр. Өлкән уллары Рим Төмәндә яшәсә дә, көн дә аралашып торалар.
-Киленнәрем Зилә, Диләрә һәм Эльвира барысы да уңган. Ә берсендә себергә кунакка баргач, Зиләдән әллә нинди яңа төрле рецептлар язып алып кайттым, - дип күчтәнәчкә кабактан ясаган икра да биреп җибәрде.
Былтыр кабаклары бик уңган һәм икраны да мул ясаган Гөлсинә апа. Аның Төмәннән алып кайткан рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Кабак ( ташкабактан) икра салаты:
2 кг. кабак, яки ташкабакны, 2 кузак ачы борычны һәм бер баш сарымсакны иттарткыч аша чыгарырга һәм 10 минут табада кыздырырга. Аннан соң 1 стакан көнбагыш мае, 2 аш кашыгы тоз, ярты стакан шикәр комы, ярты литр томат пастасы, 1 кап корея кишере ясый торган тәмлеткеч кушарга һәм тагын 15-20 минут пешерергә. Соңыннан 1 аш кашыгы 9% уксус кушарга һәм стериль банкаларга салып капларга.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев