Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен бик мөһим йолдызнамә (Түбән Чыршылыдан җибәрделәр)

Гыйнвар аеның соңгы атнасының өч көннән генә торуы, 29 гыйнвар дүшәмбе, 30 гыйнвар сишәмбе, 31 гыйнвар чәршәмбегә туры килүе йолдызнамә буенча, бик әһәмиятле санала. Чөнки февраль аеның да беренче атнасы душәмбедән башланмыйча, пәнҗешәмбедән башлануы, бик сирәк күренеш һәм алдагы көннәргә, киләчәккә зур йогынты ясый, диеп әйтеп калдырган элеккеге майя халыклары....

Гыйнвар аеның соңгы атнасының өч көннән генә торуы, 29 гыйнвар дүшәмбе, 30 гыйнвар сишәмбе, 31 гыйнвар чәршәмбегә туры килүе йолдызнамә буенча, бик әһәмиятле санала.
Чөнки февраль аеның да беренче атнасы душәмбедән башланмыйча, пәнҗешәмбедән башлануы, бик сирәк күренеш һәм алдагы көннәргә, киләчәккә зур йогынты ясый, диеп әйтеп калдырган элеккеге майя халыклары. Алардан калган кыйммәтле йолдызнамәне кытай галимнәре тәрҗемә итеп безгә тәкъдим иткәннәр. Шунысы да кызык: бу февраль аеның беренче көннәре белән бәйләп төзегән йолдызнамә бөтен кешеләргә дә туры килә.
1 февраль - бу көнне начальнигыгызга минем бүген эшкә барасым килми, миңа бүген ял бирегез дия аласыз. Телефоннарыгызны сүндереп яңадан йокларга ятсагыз, яисә бер кызыклы фильм карый аласыз. Тик икенче көнне начальнигыгыздан күз күрмәгән,колак ишетмәгән сүзләр ишетәчәксез.Ышанмасагыз үзегез тикшереп карагыз.
2 февраль - Бу көнне юлыгызны кара мәче кисеп чыкса бердә куркырга кирәк түгел. Ул көнне генә кара мәченең сездә эше булмыйча, аның үзенең мөһим эшләре булачак.
3 февраль - ирләр хатыннарына кызыл рубин кашлы алка белән алтын йөзек һәм кызыл төстәге роза чәчәге букетын бүләк итсә, хатыныгызның шатланганын күрәчәксез. Ул гына да түгел, хәттә кичке ашны ашаган вакытта ялгыш кына тоз түксәгездә, бернинди дә тавыш чыкмаячак.
4 Февраль -ял көне булу сәбәпле, майя календаре бу көн турында бернәрсә дә әйтми. Шуның өчен кемнәр ял итәргә булдылар яисә балалары белән чаңгы-чана шуарга барырга уйлаган булсалар, барырга рөхсәт бар.
Ниндидер үзгәрешләр, яңалыклар булса хәбәр итәрбез. Җөмләләрнең зурлыгына гаеп итмәгез чөнки борынгы майя хал ыклары йолдызнамәсеннән тәрҗемә итеп төзелгән.Нәтиҗәләрне үзегез ясагыз.
Ришат Әхмәдиев, Түбән Чыршылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев