28 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (29 гыйнвар — 4 февраль)
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга үтә дә игътибарлы булырга кирәк булачак. Тирәгездә дуслар белән бергә аяк чалырга теләүчеләр дә җитәрлек. Һәр ялтыраган әйбер алтын түгеллеген истә тотып, бар тәкъдимне дә кабул итәргә ашыкмагыз. Эшкә иҗади якын килергә тырышыгыз, җитәкчелек югары бәяләми калмас. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар роботка әйләнеп бара бугай. Эш белән ял турында онытып...
-
Мультиварка серләре
"Тушение" режимында сөтне 5-6 сәгать кайнатып, катык ясарга була. Сүндергәннән соң да суынырга шунда калдырсагыз, "ряженка" килеп чыгачак. Әзерләнгән итне 12 сәгатькә куйсагыз, холодец әзерли аласыз, сәгать ярымда аш пешә. "Варка на пару" режимында 5 минутта йомырка чиле-пешле була, 12 минутта пешеп җитә. "Плов" режимында итле бәрәңге пешерергә була. Ризык...
-
Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә
Татарстан синоптиклары иртәгә республика территориясендә күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлану ихтималы һәм буран чыгу турында кисәтә. Бу хакта Гидрометерология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. Моннан тыш 29 гыйнварда төбәк буенча көньяк-көнбатыштан, көньяктан секундына 15-18 м тизлектә көчле җил исүе көтелә. Төнлә һәм иртән буран булуы ихтимал. Татарстан башкаласынды секундына...
-
Татарстанда соңгы биш елда 800 спорт мәйданчыгы булдырылды
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Сираҗиева). Соңгы биш елда Татарстанда 791 спорт мәйданчыгы сафка бастырылган. 2013-2017 елларда республикада универсаль спорт мәйданчыклары төзелеше программасына 1,8 миллиард сум акча тотылган. Шул исәптән 44 миллион сум - федераль бюджеттан бирелгән. 2017 елда республикада 131 спорт объекты: 100 спорт мәйданчыгы; ясалма өслекле, чишенү урыннары...
-
Лениногорскилылар өчен бик мөһим йолдызнамә (Түбән Чыршылыдан җибәрделәр)
Гыйнвар аеның соңгы атнасының өч көннән генә торуы, 29 гыйнвар дүшәмбе, 30 гыйнвар сишәмбе, 31 гыйнвар чәршәмбегә туры килүе йолдызнамә буенча, бик әһәмиятле санала. Чөнки февраль аеның да беренче атнасы душәмбедән башланмыйча, пәнҗешәмбедән башлануы, бик сирәк күренеш һәм алдагы көннәргә, киләчәккә зур йогынты ясый, диеп әйтеп калдырган элеккеге майя халыклары....
-
Лениногорскилылар креатив чаналар фестивалендә катнашты (ФОТОЛАР)
Мамадышта узган креатив чаналар республика фестивалендә лениногорскилылар да катнашты. Безнең Аграр яшьләр бүлеге вәкилләре нефть вышкасы формасындагы чана ясаган. Ул, чыннан да, эшли торган вышка, ди катнашучылар. -Һәр районның үз символы бар. Бездә нефть фонтанын яки нефть вышкасын очратасың. Шуңа да чанабызның аерылып торуын теләдек. Крагиустан (прессланган картон) ясалган транспортны...
-
Татарстанның Экология министрлыгы "Ачык ишекләр көне"нә чакыра
15 февральдә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында "Ачык ишекләр көне" узачак. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә. "Һәр теләгән кеше экологларга тирә-як мохитне саклау мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала. Гражданнарга уңайлы булсын өчен, Ачык ишекләр көне министрлыкның барлык төрриториаль идарәләрендә узачак", - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә. Казан,...
-
100 мең күләмендә ярдәм бирергә җыеналар. Кемнәргә?
Авыл җирендә яшәүче гаиләләрдә туган беренче һәм өченче балага бер тапкыр 50 мең һәм 100 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирергә җыеналар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе Илдар Бәдриев хәбәр иткән. Җитәкче сүзләренә караганда, әлеге пособиеләр гаиләнең уртача айлык кеременә бәйле булырмы-юкмы, социаль ярдәм алу өчен...