Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар өчен йолдызнамә (29 гыйнвар — 4 февраль)

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга үтә дә игътибарлы булырга кирәк булачак. Тирәгездә дуслар белән бергә аяк чалырга теләүчеләр дә җитәрлек. Һәр ялтыраган әйбер алтын түгеллеген истә тотып, бар тәкъдимне дә кабул итәргә ашыкмагыз. Эшкә иҗади якын килергә тырышыгыз, җитәкчелек югары бәяләми калмас. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар роботка әйләнеп бара бугай. Эш белән ял турында онытып...

КУЧКАР (21.03-20.04)ларга үтә дә игътибарлы булырга кирәк булачак. Тирәгездә дуслар белән бергә аяк чалырга теләүчеләр дә җитәрлек. Һәр ялтыраган әйбер алтын түгеллеген истә тотып, бар тәкъдимне дә кабул итәргә ашыкмагыз. Эшкә иҗади якын килергә тырышыгыз, җитәкчелек югары бәяләми калмас.


ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар роботка әйләнеп бара бугай. Эш белән ял турында онытып җибәрәсез, ә организмга ял җитмәү иммунитетның йомшаруына китерә. Атна уртасында ял алып, чаңгыда йөрергә, якыннарыгыз белән кунакка барырга киңәш итә йолдызлар. Сатып алу, берәр чарага бару өчен уңышлы вакыт.


ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә ялгыз калып, уйларны тәртипкә китерергә, үз-үзен камилләштерергә тырышырга, начар гадәтләрдән арынырга, күңел тынычлыгы табарга киңәш ителә. Ерак җиргә эшкә сәфәр кылуыгыз ихтимал. Интуициягә яисә якыннарыгыз киңәшенә таянып эш итү күпкә отышлырак булыр. Атна ахырында сюрприз көтә.


КЫСЛА (22.06-22.07)ларны эштә карьера үсеше, премия көтә. Әмма иң яхшысы булырга тырышмагыз, югыйсә көлкегә калуыгыз мөмкин. Күптәнге бурычыгызны кайтарырлар. Шәхси тормыш хакында да онытып җибәрмәгез. Тормыш иптәшегез белән кафега яки башка төр күңел ачу чарасына барыгыз. Балаларыгызны бүләкләр белән сөендерегез.


АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга баштанаяк эшкә чумарга туры килмәгәе. Күз курка, кул эшли дигәндәй, тизрәк тотынсагыз тизрәк җиңеп чыгарсыз. Бик каты арып киткәндә ял алып, йога белән шөгыльләнегез. Шәхси тормышка килгәндә бар да тыныч, гаиләдә мәхәббәт идарә итә. Ялларда акча кереме көтелә. Шопинг, күңел ачу, концерт, кафега бару өчен яхшы вакыт.


КЫЗ (23.08-22.09)ларга телне тыя һәм юл куя белү өчен курсларга үтәргә туры килмәгәе. Эмоциональ киеренкелекне җиңгән очракта гына гаиләдә тыныч гармония хөкем сөрергә мөмкин. Атна уртасында эш белән бәйле сәфәргә чыгу ихтимал. Ялларда гаилә учагын саклау белән шөгыльләнергә киңәш итә йолдызлар.


ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләргә бу атнада уңыш елмаер. Баш әйләндергеч тәкъдимнәр белән бергә керемле эш тә, файдалы мәгълүмат та җиткерерләр. Тик эш турында күп сөйләнмәгез, ялгызы гына эш йөртү күпкә отышлырак һәм табышлырак. Ә менә сөйгән кешегез белән мөнәсәбәтләр катлауланырга тора, бәлки сюрприз ясап карарсыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада игътибар үзәгендә булып, үзен һәрьяклап күрсәтә һәм таныта алыр. Берүк масаеп китмәгез. Бурычлардан котылырсыз, күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге туар. Шәхси тормышта һәм мәхәббәт өлкәсендә әлләни зур үзгәрешләр күренми, бар да элеккегечә. Сөйгәнегезгә сюрприз ясарга киңәш итә йолдызлар.


УКЧЫ (23.11-21.12)ларга ялкаулыкны җиңәргә вакыт. Озакка сузылган яллар белән тавык чүпләп бетерә алмаслык эш тупланган. Соңгы арада җитәкчелек сездән канәгать түгел. Фатирга ремонт ясау, тәртипкә китерү һәм җиһазлар сатып алу өчен әйбәт вакыт. Мәхәббәт өлкәсендә уңыш гарантияләнә. Имиджны үзгәртергә киңәш ителә.


КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләргә бар да көнләшеп карый. Чөнки эштә сезгә тиңнәр юк. Комсызлык корбанына әйләнә күрмәгез. Юмарт булырга, якыннарыгызның күңелен күрергә омтылыгыз. Атна уртасында акча кереме көтелә. Мәхәббәт өлкәсендә бераз кыенлыклар булырга тора, әмма бу вакытлыча.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларга максатларына тугры калырга киңәш ителә. Дуслар һәм хезмәттәшләрегез сезнең киңәшкә һәм ярдәмгә мохтаҗ. Акча белән бәйле эшләрне атна башында хәл итәргә тырышыгыз. Атна ахыры мәхәббәт маҗараларына, күңелле очрашуларга бай булыр. Тормышның тәмен тоеп яшәргә кирәк ди йолдызлар.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар күңел төшенкелегеннән интегә. Һәр ялгыш өчен үзегезне битәрләүдән туктагыз. Күтәренке кәеф сакларга тырышыгыз. Атна уртасында акча кереме көтелә. Ялларда көтелмәгән кунаклар килеп төшүе мөмкин. Тәм-томнар әзерләп куйсагыз яхшырак булыр. Төп игътибарны балаларыгызга юнәлтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев