Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскилылар, сез песиләр яратасызмы? Йомшаккайлар турында кызыклы фактлар

Мәченең борыны өстендәге бизәк, кешенең бармак эзе кебек үк, кабатланмас. Песиләр беркайчан да бер-берсенә мияуламыйлар, бу авазны алар кешеләр өчен генә чыгара. Мәче үз гомерендә 100дән артык бала тудырырга мөмкин. Бер пар мәче һәм аларның балалары, оныклары 7 ел эчендә 420 000 мәче китерә ала. Мәче 100дән артык аваз чыгара...

Мәченең борыны өстендәге бизәк, кешенең бармак эзе кебек үк, кабатланмас.

Песиләр беркайчан да бер-берсенә мияуламыйлар, бу авазны алар кешеләр өчен генә чыгара.

Мәче үз гомерендә 100дән артык бала тудырырга мөмкин. Бер пар мәче һәм аларның балалары, оныклары 7 ел эчендә 420 000 мәче китерә ала.

Мәче 100дән артык аваз чыгара ала. Чагыштыру өчен: этләр 10ны гына.

Әгәр песиегез өйдәге мебельне тырный икән, ул урынга лимон яки әфлисун сөртеп карагыз. Хайван бу исләрне күрәлмый. Мәче белән күпме күбрәк сөйләшсәгез, ул сезнең белән шулкадәр күбрәк сөйләшер.

Борынгы мисырлылар мәчеләре үлү кайгысыннан кашларын кыра торган булганнар.

Кеше белән тиң итеп караганда, сезнең мәчегезгә ничә яшь? Әгәр аңа өч яшь икән, ул 21 яшьлек кеше кебек була, 8 яшь - 40яшькә, 14 яшь 70 яшькә тиң. Йорт мәчесе уртача - 15, кыргый мәче 3-5 ел яши.

Лион университеты мәгълүматлары буенча, дөньяда 400 миллион чамасы йорт мәчесе бар. Иң күбе - Австралиядә, анда 10 кешегә 9 песи туры килә. Индонезиядә 30 миллион мәче яши, Франциядә - 8 миллион. Ә Перу һәм Габонада йорт мәчеләре, гомумән дә, юк дәрәҗәсендә.

Американнар ел саен мәче ризыгына 4 миллиард доллар акча тоталар. Бу аларның күкрәк баласы ризыгы алырга тоткан чыгымнарына караганда бер миллиард долларга күбрәк.

Мәчеләр кешегә ят исләрне бетерү өчен сырпаланалар. Бу ис аларның күзләре белән колаклары һәм койрык төбендәге бизләрдән килә.

Мәченең тавышка сизгерлеге кешенекенә караганда өч мәртәбә көчлерәк. Димәк, әгәр без бүлмәдә акыртып музыка тыңлыйбыз яки телевизор карыйбыз икән, йомшаккаебызны икенче бүлмәгә чыгарсак яхшырак булыр.

Мәченең исне сизүе кешегә караганда 14 мәртәбә көчлерәк. Мәченең мыегы аңа тишеккә сыя алу-алмавын ачыкларга ярдәм итә.

http://omet-rb.ru/images/archive17/038-22-09-17-50617.pdf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев