Лениногорскилыларга 22-28 гыйнварга Йолдызнамә
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бераз сабыр булырга, ашыкмаска киңәш итә йолдызлар. Ике куянны берьюлы тотып була булуын, тик бар җиргә дә өлгерергә тырышу сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Иҗиат кешеләрен бу атнада һичшиксез зур уңыш һәм дан-шөһрәт казану көтә. Атна уртасы мәхәббәт маҗараларына бай булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада ел буена эшләгәнне...
КУЧКАР (21.03-20.04)ларга бераз сабыр булырга, ашыкмаска киңәш итә йолдызлар. Ике куянны берьюлы тотып була булуын, тик бар җиргә дә өлгерергә тырышу сәламәтлеккә начар тәэсир итәргә мөмкин. Иҗиат кешеләрен бу атнада һичшиксез зур уңыш һәм дан-шөһрәт казану көтә. Атна уртасы мәхәббәт маҗараларына бай булыр.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар бу атнада ел буена эшләгәнне дә уздырып җибәрер. Профессиональ үсеш һәм тырышлыгыгыз бушка китмәс, атна ахырында финанс капчыгы тулыланыр дип өметләндерә йолдызлар. Мәхәббәт өлкәсендә дә уңыш елмая: романтик очрашулар, баш әйләндергеч тәкъдимнәр һәм күңелле мизгелләр көтә.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләргә эш белән бәйле сәяхәткә чыгу уңыш китерер. Бер тәкъдимнән дә баш тартмакса киңәш ителә. Перспективалы очрашу танышулар киләчәктә финанс өлкәсен ныгытырга ярдәм итүе ихтимал. Эш белән бергә романтик очрашуларны да бәйли аласыз. Чөнки шәхси тормышны җайлау өчен менә дигән вакыт.
КЫСЛА (22.06-22.07)ларның әлеге атнасы күңелле вакыйгаларга бай булыр. Үзегез белән горурлана аласыз, сез һәркайда да беренче. Карьера үсеше, акча кереме, көтелмәгән сюрпризлар кәефегезне тагын да күтәрер. Яңа ел бәйрәмнәре сезнең өчен бетмәгән булса кирәк. Язмыш сезгә барын да мулдан өеп бирә, мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча кирәк якка файдалана белергә генә кирәк.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарга сер сакларга, кеше күңелен күрә белергә кирәк булыр мөгаен. Ник дигәндә бар да сезгә күңелен бушатырга ашкына. Тик артык бирелеп китеп, шәхси тормыш турында да онытып җибәрмәгез. Югыйсә үзегезгә күңел бушатырга калмагае. Сөйгәнегезгә карата игътибарлы булыгыз. Атна ахырында кунаклар килүе ихтимал.
КЫЗ (23.08-22.09)ларга һавадан җиргә төшәргә һәм реалист булырга киңәш ителә. Финанс өлкәсендә ике як өчен дә уңайлы булган килешүләр төзелергә тора, мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый. Җомга көнне тулаем иҗатка бирелегез. Ялларны дуслар белән кинога барып, кафеда яки башка төр күңел ачу чарасында үткәрү хәерлерәк булыр.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр «Максатка ирешүдә барлык юллар, чаралар да яхшы» дип уйлап ялгыша. Ашыгыч карарлар кабул итмәгез. Һәр адымны җентекләп уйлап, башкалар фикерен дә тыңлап ясасагыз чыгымнардан саклана алырсыз. Яныгызда хыял-максатларыгызны юк итәргә, эшегезгә аяк чалырга теләүчеләр күп, сак булыгыз.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар бу атнада игътибар үзәгендә булып, үзен һәрьяклап күрсәтә һәм таныта алыр. Берүк масаеп китмәгез. Бурычлардан котылырсыз, күчемсез милек сатып алу мөмкинлеге туар. Шәхси тормышта һәм мәхәббәт өлкәсендә әлләни зур үзгәрешләр күренми, бар да элеккегечә. Сөйгәнегезгә сюрприз ясарга киңәш итә йолдызлар.
УКЧЫ (23.11-21.12)ларның эшкә кулы ятып тора булса кирәк. Чөнки сезнең белән эшлекле килешү төзергә чират торалар. Тик конкурентлар да йокламый. Үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга тырышыгыз. Ялларда ерак туганнарыгызның хәлен белегез, кунакка барыгыз, балаларыгыз белән араларны ныгытыгыз. Ярдәм сораучыларга кулыгыздан килгән хәтле булышыгыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр бу атнада тәгәрмәч эчендәге тиенне хәтерләтә. Күпме генә чапсагыз да, тырышлык бушка булыр. Әлеге атнада эшегез уңмас. Киресенчә ял итсәгез күпкә отышлырак булыр. Тормыш турында уйланырга, кайбер әйберләргә нәтиҗә ясау өчен уңай атна. Ялларда кызыклы танышулар, вакытлы романтик очрашулар көтә.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар җитәрлек дәрәҗәдә көч куя, әмма бераз тырышсагыз нәтиҗәсе куанычлырак булыр. Тырышлыгыгызны җитәкчелек югары бәяләр. Юк-бар өчен һафаланмагыз, бар да әйбәт булыр. Ә менә сөйгәнегез белән мөнәсәбәтләр бозылырга тора. Шуңа күрә чебеннән фил ясарга тырышмагыз, киресенчә партнерыгызны һәрвакыт мактап торыгыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)ларга конкрет максат куеп эшләү генә көтелгән нәтиҗәне бирер. Шулай иткәндә генә финанс һәм прфессиональ мәсьәләләр уңай якка хәл ителер. Карьера үсешенә өметләнүчеләргә чәршәмбе хәерлерәк булыр. Җитәкчегез тәкъдимегезне кире бормас. Яңа танышулар күңелегезне күтәрсә дә, элеккеге сыналган партнерларны югалтырга ашыкмагыз.
Магнитлы көннәр көтелми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев