Лениногорскиның матурлык яратучы гаиләсе: өйләрен гөл-бакча иткән (фотолар)
Шәһәребездә яшәүче ирле-хатынлы Дьячковларның моңсуланып утырырга вакытлары юк. Җәен җир җимертеп бакчада эшлиләр, ә өйләре ел әйләнәсе бакчаны хәтерләтә, алар гөлгә күмелеп яши. Алтмышлап гөлләре бар. Нинди генә төсләре, нинди генә төрләре юк аларның. Бармакларын бөгеп гөл исемнәрен саныйлар: азалия, бегония, белопероне, глоксиния, фиалка, драцена, эсхинантус, кроссандра, герань, һәм башкалар....
Шәһәребездә яшәүче ирле-хатынлы Дьячковларның моңсуланып утырырга вакытлары юк. Җәен җир җимертеп бакчада эшлиләр, ә өйләре ел әйләнәсе бакчаны хәтерләтә, алар гөлгә күмелеп яши.
Алтмышлап гөлләре бар. Нинди генә төсләре, нинди генә төрләре юк аларның. Бармакларын бөгеп гөл исемнәрен саныйлар: азалия, бегония, белопероне, глоксиния, фиалка, драцена, эсхинантус, кроссандра, герань, һәм башкалар. Һәр гөл турында мәгълүмат дәфтәргә язылып барыла. Алар чәчәк аткач, һәрберсен фотога төшереп, шундук компьютерга да куярга гадәтләнгәннәр. Андый фотолары ике йөздән артык җыелган.
Гөлләрнең күпчелеген балконнарында үстерәләр, ике бүлмәле фатирларындагы иң тыныч һәм матур урыннарның берсе ул. "Яшел почмаклары" кыш көне дә бик җылы.
- Гөлләрне тормыш иптәшем карый, мин булышам гына. Туфрак алыштырырга булса да, су сибәргә кирәксә дә, бөтенесен күпчелек ул башкара, - ди Надежда Александровна.
- Гөлләр бит алар сөйләшкәнне, назлаганны ярата. Табигать гүзәлләре белән аралашканда бөтен дөньямны онытам, күңелемә рәхәтлек табам, - ди хуҗа үзе.
Кара төстәгесен эзли. Гөлләренең миңа таныш булганнары да, ятлары да бар. Мәсәлән, орхидеялары гына унике төпләп. Ак, сары, шәмәхә, кызыл, алсу...
- Аларның саны уналтыга җиткән иде. Кайсы бөтенләй корыды, кайберсе кибеттән алып кайткач тернәкләнеп китә алмады. Бу гөлнең бөтен булган төсләрен барлап барам, кара төстәгесен эзлим, әле таба алмадым, - ди Александр Васильевич.
- Гөлләрнең ничек үсүе, беренче чиратта, аның туфрагыннан, яктылыктан да тора. Артык еш су сибү дә аларның тамырларын черетергә, яфракларын саргайтырга мөмкин. Орхидеялар бигрәк тә артык су белән шаярганны яратмый. Аларга суны, дымлылыгына карап, җәен атнага бер, кышын исә10-14 көнгә бер тапкыр гына сибәргә кирәк, - ди әңгәмәдәшем.
Суны да ул гөлнең туфрагына турыдан-туры сипми булып чыкты. Гадәттә, гөлләрне савыты белән бергә яртышар сәгатькә сулы зур табакка утырта. Яхшы сулыш алсын өчен һәрберсенең савытына махсус тишекләр дә ясаган. Орхидеяларен карау өчен көненә өч сәгатьләп вакытын сарыф итә икән ул.
Гөлләргә дигән туфракны кибеттән түгел, урманга барып, аны имән каерысы, мүк белән катыштырып алып кайта.
Барысына да таныш булган яран гөлен дә гел карап торырга, вакытында ботакларын кискәләп торырга киңәш итте. Әйе шул, күреп өлгермәсәң, колга кебек озын булып үсәргә дә озак сорамыйлар. Бу очракта артык сабак-ботакларын кисәргә махсус кайчылары һәрвакыт әзер аларның.
-Яран, миләүшә гөлләре һәркемдә бар диярлек. Аның төрле төстәгеләрен бергә җыеп утырткан очракта, алар бик матур булып, чәчәк бәйләме кебек үсәчәк, - дип киңәш бирделәр.
Сочидан алып кайтканнар. Белопероне - тропик гөл. Аны җылы якка ял итәргә баргач "кыстырып" кайтканнар. Алар аны телләрен ватып үз исеме белән атамый, ә үзара "әтәчебез" дип йөртәләр. Ул гөлнең сары-кызгылт чәчәкләре әтәч койрыгын хәтерләтә. Традесканция гөлен дә ерактан алып кайтканнар.
- Тыныч кына үтеп китә алмадык, Сочиның үзеннән урлап кайттык, - дип көлештеләр.
Бу асылмалы гөл бер метр озынлыкка үсәргә мөмкин һәм яктылык яратучы үсемлекләрдән санала икән.
Ә менә бу эсхинантус белән кроссандра гөлләре - Мәскәү "кунаклары". Аларны кечкенә савытта бер танышыбыз алып кайтып бирде, дип мактандылар. Хәер, Дьячковалар һәрбер гөлләре турында "тәмләп" сәгатьләр буе сөйли ала.
Чәчкәгә күмелеп утырган борыч гөле ботагын күршеләре өзеп керткән булган. Шуннан соң күршенеке корыган, ә аларныкы зур булып үскән, әле дә борычны мул биреп утыра.
- Ә менә жасмин гөлебезне үзебез кешегә биреп харап иттек, - диләр. - Гөлне орлыктан утыртканда, тагын да башкача. Аны чәчеп, аларның үсешен күзәтү үзе бер могҗиза, - ди гаилә башлыгы. Гадәттә, 4-5 орлыктан берничәсе генә китә, - ди.
Урманда йөрергә яраталар. Гөлләр яратучы Дьяковларның 18 феральдә уртак тормыш коруларына 40 ел була икән. Александр Васильевич тумышы белән Лениногорскидан, ә Надежда Александровна Свердловск ягыннан. Алар бер-берсе белән 1978 елда Казахстанда танышалар һәм берничә ай очрашып йөргәннән соң, кавышып та куялар.
- Мин Надежданың озын толымнарына, серле күзләренә бер күрүдә гашыйк булдым, - ди Александр. Хатыны исә:
- Александр үзе дә бик чибәр егет иде. Көдрә чәчле, тез буйлы , яңа гына хезмәт сафыннан кайткан иде ул чакта. Өстәвенә тырыш һәм акыллы, шуңа да озак уйламыйча кияүгә чыгарга ризалаштым, - дип яшьлек хатирәләрен дә яңарттылар рубин туйларын билгеләп үтүче Дьячковлар.
Егерме дүрт ел Казахстан җирендә яшәгәч, алар 1993 елны Александр туган шәһәренә әйләнеп кайталар. Ике бала: кыз һәм малай тәрбияләп үстергәннәр. Бүген исә булганына сөенеп, шәһәребезнең иң матур җирләрнең берсе - урман янындагы күпкатлы йортта яшиләр.
- Безгә башка шәһәрләрдән кунакка кайткан туганнарыбыз без яшәгән урынга сокланып туя алмый. Тизрәк табигать кочагына ашкыналар. Үзебезнең дә урманнан кайтып кергән юк: ел әйләнәсендә гөмбәсен, җиләген рәхәтләнеп җыябыз. Кышын исә чаңгыда йөрибез, йоклар алдыннан саф һавага чыгып йөреп керү генә дә ни тора, - диләр.
Уңган-булган гаилә. Җәен бакчаларында түтәл тутырып кыяр-помидорын, аллы-гөлле чәчәкләр үстерәләр. Суганын, чөгендерен, бәрәңгесен дә утырта. Әле Александр Васильевич йортлары янына алты төп нарат та утырткан. Алар инде шактый үскәннәр.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев