Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты
Вакытлы матбугатта Новосибирск, Киров, Самара һәм Казанда бәйрәмгә Кыш бабай ролен башкаручы артистлар чакыруны тыю турында мәгълүмат чыккан иде. Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сишәмбе көнне Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Андрей Емельянов җиткерде. "Сүз дә юк, балалар...
Вакытлы матбугатта Новосибирск, Киров, Самара һәм Казанда бәйрәмгә Кыш бабай ролен башкаручы артистлар чакыруны тыю турында мәгълүмат чыккан иде.
Россия Мәгариф министрлыгы балалар бакчаларына Яңа ел бәйрәменә Кыш бабай чакыруны тыюга каршы чыкты. Бу хакта ТАСС агентлыгына сишәмбе көнне Мәгълүмат сәясәте департаменты директоры Андрей Емельянов җиткерде.
"Сүз дә юк, балалар бакчаларында нинди дә булса чараны уздыру карары оешма хезмәткәрләрен, ата-аналарны да кертеп, бергә хәл ителергә тиеш. Әмма нинди дә булса тыюлар, бигрәк тә безнең илдәге бәйрәмнәрдә традицион булганнар геройлар белән бәйле тыюларны министрлык артык дип саный", - дигән Емеяльнов.
Балалар бакчаларына Кыш бабай ролен башкаручы артистлар чакыруны тыю турында мәгълүмат "Московский комсомолец"та чыккан иде. Басма мәгълүматлары буенча, андый очраклар Новосибирск, Киров, Самара һәм Казанда булган. Оешмаларның бер өлешендә бу хәлне ришвәтчелек белән көрәш, икенчеләрендә - психологлар киңәше, дип аңлатканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев