Мәктәпләрдә сакның көчәйтелүе ихтимал
Русиядә белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлекне тәэмин итүче шәхси сак предприятиеләре барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный белдерә. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта комитетта социаль әһәмияткә ия булган объектлар, шул исәптән мәктәпләрне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча махсус эшче төркем булдыру...
Русиядә белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлекне тәэмин итүче шәхси сак предприятиеләре барлыкка килергә мөмкин.
Бу хакта Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный белдерә.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта комитетта социаль әһәмияткә ия булган объектлар, шул исәптән мәктәпләрне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча махсус эшче төркем булдыру турында фикер алышалар.
Депутат әйтүенчә, Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һөнәри стандартларны 2015 елның декабрендә үк кабул иткән. Әмма ул бүген Мәскәү территориясендә генә гамәлдә.
Экспертлар фикеренчә, киләчәктә күреләчәк чаралар нәтиҗәсендә хезмәтләрнең сыйфаты сизелерлек артачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев