29 гыйнвар 2018 яңалыклары
-
“ИНСТАГРАМ” КӘЕФНЕ КЫРСА, АНДА КЕРМӘГЕЗ”
Сез "Инстаграм"да теркәлгәнме, таныш-белешләрегезнең, "йолдызлар"ның тормышын шуннан күреп-белеп торасызмы? Дөньяда йөзләгән миллион кеше әнә шулай көн саен башкаларның яшәешен күзәтә икән. Бер яктан караганда, бу бик уңайлы шикелле: танылган шәхесләрнең, якыннарыңның тормышы - уч төбендәге кебек, аларга комментарий калдыру мөмкинлеге дә бар. Әмма психологлар, социаль челтәрләр арасында "Инстаграм" иң куркынычы,...
-
Бер хатын-кыз Россиядән Израильгә 8 млн сумлык алмаз алып чыкмакчы булган
Хокук тәртибен саклаучылар «Домодедово» аэропортында Россия кешесен 8 млн сумлык алмазны Израильгә алып чыгып барганда тоткарлаган, дип хәбәр итә «RT на русском». Мәскәү - Тель-Авив рейсының 54 яшьлек пассажиры «Домодедово» аэропортында тоткарланган. Экспертиза затлы ташларның 437 карат массадагы табигый алмаз булуын ачыклаган. Бу факт буенча "Затлы металлар, табигый затлы ташлар...
-
Лениногорскилыларга Ана капиталын куллануда үзгәрешләр турында
Агымдагы елдан ана капиталын мәктәпкәчә яшьтәге балага белем бирүгә тотуда үзгәреш кертелде, хәзер, элеккеге кебек, балага өч яшь тулганны көтәргә кирәкми, ана капиталы сертификатыннан бакчалар өчен түләүне башкарып була, дип хәбәр итә Пенсия фонды идарәсе. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең статусына карата таләпләр дә үзгәрде. Укыту программаларына дәүләт аккредитациясе...
-
Зур юл һәлакәтендә әнисе белән улының гомере өзелгән, биш кеше имгәнгән
Башкортстанның Чакмагыш районында ике җиңел автомобиль бәрелешкән. Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүче хатын-кыз һәм аның 22 яшьлек улы һәлак булган. Бу машинаның тагын бер пассажиры җирле хастаханәгә озатылган. «Татар-информ» язуынча, башлангыч мәгълүмат буенча, Бүздәк-Чакмагыш - Дүртөйле юлының 64 нче километрында машина йөртүче 40 яшьлек ханым чит ил автомобиленә юл бирмәгән. Һәлакәт...
-
Төркиядә чир таратучы черкиләр пәйда булган
"Роспотребнадзор" Русия туристларын Төркиянең яр буенда урнашкан провинцияләрендә Зик вирусы таратучы черкиләр табылуы турында кисәтә. Бу илдә былтыр октябрьдә Кубадан кайткан дүрт кешедә шушы вирус табылган иде. Әлеге бөҗәкләр яр буйларыннан илнең үзәк районнарына тарала башлаган. http://kiziltan.ru/
-
Түбән Чыршылыда балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте (фотолар)
Түбән Чыршылыда Коръән укучы балалар арасында районкүләм ярыш-бәйге үтте, дип хәбәр иттеләр "Ихлас" мәчетеннән. Авыл мәчетенә районыбызның төрле авылларыннан утыздан артык бала җыелды. Гадел һәм таләпчән жюрида "Ихлас" мәчетеннән Абдераззак хәзрәт Гыймранов, Татарстан мөселманнары союзының Лениногорск бүлегеннән Ләйлә ханым һәм Әлфия ханым утырды. Чараны бик җылы һәм кунакчыл итеп Түбән...
-
Лениногорскилылар, синоптиклар буран һәм көчле җил турында кисәтә
Буран вакытында күз күреме бер-ике чакрымга кадәр кими. Татарстан синоптиклары иртәгә республикада буран һәм көчле җил чыгу ихтималын җиткерде. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Иртәгә төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән буран чыгачак, буран вакытында күз күреме 1-2 чакрымга кадәр кимергә мөмкин, диелә хәбәрдә....
-
Лениногорск кызы республикакүләм конкурс лауреаты
27 гыйнвар көнне Казанда "Жиганов-Vivo" дип исемләнгән III республика күләм фестиваль узды. Анда лениногорскилылар да катнашты. Шәһәрдәшебез Азалия Гибадуллина III дәрәҗә лауреаты булды. Котлыйбыз! фото: http://leninogorsk.tatarstan.ru
-
Фатир арендалаучыларга түләгән салымнарын кире кайтарырга мөмкиннәр
Арендаторлар сарыф ителгән чыгымнарның 13 проценты күләмендә салым чигерүе алырга мөмкин. Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы фатир арендалау өчен салым чигерүе күздә тоткан канун проекты әзерләде. Бу хакта идарә тармагы башлыгы урынбасары Никита Стасишинга сылтама ясап «Российская газета» яза. Бу - бинаны 11 айдан да артык вакытка арендага алучыларга...
-
ТЕШКӘ ТАШ НИК УТЫРА?
Тәмәке тартмасаң да тешләргә гел таш утыра. Бу нилектән була? Тәмәке тешкә таш утыртучы бердәнбер сәбәп түгел. Моңа ашказаны-эчәк тракты чирләре, матдәләр, тозлар алмашы бозылу да сәбәпче була ала. Шуңа гастроэнтеролог һәм эндокринологка күренергә кирәк. Тештәге ташларны иң күбе 3 айга бер тапкыр чистарттырырга ярый. Иң яхшысы - табибка ярты...
-
Лениногорскилылар, cәламәт булу өчен дүрт шартны үтәү кирәк
РФ Сәламәтлек министрлыгында сәламәт яшәү рәвешенең критерийларын билгеләгәннәр.Сәламәт булу өчен дүрт шартны үтәү кирәк: тәмәке тартмау, көненә яшелчә һәм җиләк-җимешне 400 граммнан да кимрәк кулланмау, көненә 30 минуттан да кимрәк булмаган активлык (интенсив темпта йөрү). Дүртенче шарт- тозны 5 граммнан да артыграк кулланмау. Әлеге критерийларны Милли медицина тикшеренү үзәгенең төп...
-
Мәктәпләрдә сакның көчәйтелүе ихтимал
Русиядә белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлекне тәэмин итүче шәхси сак предприятиеләре барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Дәүләт думасының Хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный белдерә. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта комитетта социаль әһәмияткә ия булган объектлар, шул исәптән мәктәпләрне саклау өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча махсус эшче төркем булдыру...
-
Татарстанда диспансеризация узу өчен бер көн ял бирелергә мөмкин
Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән бүген коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты. Министр бу инициативасы белән Татарстанның профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм...
-
Гөлшат Котенкованы үтерү турында мәгълүмат биргән өчен тиешле миллионны Гөлшатның иренә бирделәр
Гөлшат Котенкованы үтерү эше буенча мәгълүмат бирүче кеше вәгъдә ителгән бер миллион сумнан баш тарткан. Ул акчаны 29 яшьлек хатынның иренә тапшырган. Бу хакта НТР телекомпаниясе хәбәр итә. "Татар-информ" язуынча, Түбән Камада 29 яшьлек Гөлшат Котенкованы үтерүдә шикләнелгән кешене ачыклауда ярдәм иткән кешегә бер миллион сум акча тапшырылган. Мондый карар...
-
Лениногорскида алдагы көннәрдә нинди һава торышы көтелә
фото: Гисметео