Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән
Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Юл һәлакәте Екатериновка авылы тирәсендә М7 «Волга» трассасының 868нче чакрымында булган. Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген...
Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтендә ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Россия Гражданнар оборонасы эшләре министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Юл һәлакәте Екатериновка авылы тирәсендә М7 «Волга» трассасының 868нче чакрымында булган. Питрәч районында юл-транспорт һәлакәте турында хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бүген 11.30 сәгатьтә килгән.
«ДАФ» һәм «Мерседес» йөк машиналары бәрелешү аркасында, аларның йөртүчеләре үлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев