Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика басмасы Бәкер атлары турында яза

Лениногорскида без легендаларны күп ишеттек: борынгыларны гына түгел, ә заманчаларны да. Рәнҗетелгән ротонда турында да бәян итте җирле халык, тынгысыз полтергейст белән сүгенергә ярата торган спортчы кыз турында да… Әмма бертавыштан иң күркәме Бәкер атлары хакындагысы булды, дип килештек. Борын-борын заман­нарда бер бик тә абруй­лы һәм кодрәтле ханның искиткеч матур...

Лениногорскида без легендаларны күп ишеттек: борынгыларны гына түгел, ә заманчаларны да.
Рәнҗетелгән ротонда турында да бәян итте җирле халык, тынгысыз полтергейст белән сүгенергә ярата торган спортчы кыз турында да… Әмма бертавыштан иң күркәме Бәкер атлары хакындагысы булды, дип килештек.
Борын-борын заман­нарда бер бик тә абруй­лы һәм кодрәтле ханның искиткеч матур атлар­дан тупланган табуны булган. Хәким аларның күпсанлы ярышлар­да яулаган җиңүләренә чын күңеленнән куанган, дүрт аяклы бу җан ияләрен хәтта хатыннары белән балала­рына караганда да якынрак күргән. Җил­дәй җитез булган атлар, яллары ефәктәй елкылдап торган, гәүдәләренең сылулыгы күзне иркәләгән. Әмма еллар арты еллар узган, һәм менә, чабышкылар картая башлаган: елгырлыклары кимегән, ая­клары аксаган, күмердәй янып торган күзләрен дә томанлы элпә каплаган. Хан инде аларга караганда, элеккечә горурлык хисе түгел, ә кызгану тойгысы гына кичергән. Йола буенча, картайган атларны сугымга озатырга тиеш булган­нар. Ләкин хан кайчандыр шулкадәр газиз булган атларына кул күтәрә алмаган, ерак түгел сазлыкка куып җибәрергә боерган. Нинди язмыш көтә аларны - Аллаһы Тәгалә үзе хәл итсен, дип гөманлаган. Бичара атлар, башларын боек кына түбән иеп, үлемнәренә таба юл тотканнар…
Күп тә үтмәгән, сазлык тирәсеннән узып йөргән хан ялчылары атларны күреп исләре киткән: куе, ефәк яллары яңа­дан җилдә җилферди, күзләре күмердәй дәрт­ләнеп янып тора, йонна­ры кояшта ялык‑йолык килә, аксаклык турында исә сүз дә булырга мөмкин түгел, аяклары биеп‑уйнап тора, имеш. Яшәреп киткән, сау-сәламәт атларның кешнәвен­нән ирек исе бөркелә, ди…
Бу хәбәр тиз арада бөтен тирә‑юньгә таралган. Һәм бирегә, могҗизалы дәвалау көченә ия саз ярдәмендә яшьлеген кай­тарыр, чирләреннән арыныр өчен халык агыла башлаган.
http://protatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев