Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Республика газеты яза: Лениногорск якларында ни хәлләр бар?

“Ватаным Татарстан”ның районнарга сәфәрләре дәвам итә. Бу юлы Лениногорск якларында булып кайттык. Хәбәрчеләребез урыннарда булып, районда яшәүче­ләрнең тор­мыш-көнкүреше, башкарган эш­ләре, проблемалары бе­лән танышып кайтты. ("ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" газеты).

Район һәм шәһәр башлыгы Рәгат Галиәгъзам улы Хөсәенов белән әңгәмә

– Рәгат Галиәгъза­мо­вич, безне беренче башлап исемегез бераз гаҗәплән­дер­де. Татарда бик тә си­рәк оч­рый торган ул исем нәр­сәне аңлата? Аннан ниндидер бер затлылык та сир­пелә кебек...

– Исем бабайлардан булса кирәк. Кувәйттән килгән берәү андый исемнең дәрә­җәле нәселләрдә генә очравын, шәехләргә, кадерле ке­шеләргә генә кушылуын әйт­кән иде. Мин аны, әлбәттә, бары ихтирам билгесе, комплимент дип кабул иттем. Гарәп­чәдән тәрҗемәдә Рәгат, Рәф­гат исемнәренең галиҗәнап­лыкны аңлатуын сөйләгән­нәре булды. Хикмәт исемнән бигрәк кешенең үзендә дип беләм.

– Сүзне шәһәр һәм район­­ның яралу тарихы белән дә­вам итсәк иде.


– Тарихыбыз тулысынча диярлек 1943 елда бу төбәктә Татарстан автономияле рес­публикасында беренче “кара алтын“ ятмасы ачылуга, беренче скважина, беренче тон­на нефть бирүгә, соңрак аны күпләп чыгара башлауга барып тоташа. Шул дәвер­ләр­дә бирегә, ятмаларны үз­ләштерү, республикага яр­дәм йөзеннән илнең башка төбәкләреннән, бигрәк тә Баку ягыннан нефтьче бел­геч­ләр, төзүчеләр, эшчеләр килә башлый. Тиздән район үзәге шәһәр дәрәҗәсе ала, хәзерге исем барлыкка килә, аннан соң ике ваграк район (Шөгер белән Яңа Писмән) берләш­терелә. Татарстан “кара ал­тын”ының чишмә башында торган район һәм шәһәребез шулай ярала. Шә­һәр әкрен­ләп киңәя, нефть­челәр өчен бик күп яңа йортлар калка, инфраструктура, уңай­лык­лар тудырыла. Бераз соңрак сәнәгатьнең башка тармакларына да игътибар арта. Шәһәрдә хәтта оборона предприятиеләре дә барлыкка килә. Авыл ху­җа­лыгы үсеш ала.


– Белүемчә, бүген би­редә оборона заводларын­нан берни дә калмаган.


 – Әйе, кызганыч, хәрби заказлар булмау сәбәпле, тук­санынчы еллар азагында – ике меңенче еллар башында алар ябылды. Халыкны ничек тә булса эшле итү максатыннан без шул елларда ук, республикада бе­ренчеләр­дән буларак “Идея-Юго-Вос­ток” сәнәгать мәй­данын булдырдык. Бүген ул мәйдан­да 46 резидент санала. Керем 2017 елда 866 миллион сум тәшкил итте, салымнар кү­ләме генә дә – 55 миллион сум. Резидентларның продукциясе, эш юнәлеше төр­ледән-төрле. Шул мәйдан­чыкта урнашкан “Агроидея” фирмасы, мәсәлән, авыл ху­җалыгы юнәлешендә хезмәт куя – тракторлар өчен тагылма җиһазлар җитештерә. Уңышлы гына эшлиләр. Сә­нәгать мәйданчыклары турында сүз чыккач, аларның тагы берсе – республика Президенты Рөстәм Нургали улы­ның турыдан-туры булышлыгы белән барлыкка килгән “Шөгер” дип аталганы турында да искәртми ярамас. Анысында хәзергә 6 резидент исәпләнә. Үткән ел 137 миллион сум табыш алдылар. Мин үземне әлегә сә­нә­гать мәйданчыкларының икъ­­тисади күрсәткеч­ләрен­нән  ка­нәгать дип әйтә алмыйм. Күләмнәр зуррак булырга тиеш иде. Әмма объектив сә­бәпләр дә бар. Инвес-тор­лар­ны без зур кыенлык белән җә­леп итәбез. Алар эре сә­нәгать зоналарына, мә­сәлән, шул ук “Алабуга” икътисади зонасына ныграк тартылалар. Халыкны эшле итү­дә тагын бер предприятие – “Роснефтекомплект плюс” турында да әйт­ми ярамас. Алар нефть­челәребез өчен төрле җи­һазлар җи­тештерәләр.


– Димәк, Лениногорскины кайбер усал тел­леләр нефть­­кә генә бәйле мо­ношәһәр дип атарга тырышсалар да, вәзгыять андый ук түгел. Шулай да шә­һәрнең умыртка баганасы, аның төп таянычы барыбер нефть табучы пред­прия­тиеләр һәм аларга хезмәт күрсәтүче сервис компанияләре бит.


– Дөрес. Нефтьчеләрдән, аларның биредәге төп предприятиесе булган Нефть һәм газ чыгару ида­рәсеннән (НГДУ) башка шә­һәрне, аның тормышын, тө­зеклеген күз алдына да ки­терү кыен. Шәһәр һәм район өчен алар эшләгән игелекне санап бетерерлек тү­гел. Тик соңгы вакытта биредә дә кайбер проблемалар туа башлады. Ул нефть тармагындагы опти­маль­ләштрү, үзгәртеп корулар белән бәйле. Идарәче компанияләр нефть башкаласы – Әлмәткә күчерелә. Алар белән бергә салым базасы да шунда китә. Шәһәр бюджеты өчен бу начар. Ке­шеләр дә вахта ысулы белән көн саен күрше шәһәргә ба­рып-кайтып йөрер­гә мәҗ­бүр. Йә, фатир алыштырып, Әлмәткә күчеп китәргә. Монысы демографик яктан начар. Шәһәр икътисады һәрь­яклап югалтулар кичерә. Бу җәһәттән минем “Татнефть” җитәкчесе Наил Мәганов бе­лән махсус сөй­ләшкәнем булды. Ул хәлне аңлый. Бел­геч­ләрне эшкә җигеп, четерекле хәлдән чыгу юлын табарга ышандыра. Параллель рә­вештә технопарклар, сә­нәгать мәйдан­чыкларын ки­ңәйтүдә ярдәм дә вәгъдә итә. Үзебез дә тик ятмыйбыз: яңа җитеште­рү­ләр, яңа сәнәгать тармаклары булдыруда даими эз­ләнүдә. Безнең максат – эшче көчләрне үзебездә калдыру, саклау, яңа эш урыннары булдыру. Яныбызда гына урнашкан Самара һәм Оренбург өлкәсе районнарында яшәүче кешеләргә дә, җи­тештерү анда артык үсеш алмау сәбәпле,  биредә эш тәкъ­дим итәргә, бездә төп­ләнергә ниятләгән тәкъдирдә төр­ле­чә ярдәм кулы сузарга да уйлап торабыз. Нефть­че­лә­ре­безне, “Татнефть”не исә ачуланырга хакыбыз юк: чөн­ки ул мөһим тармактагы үзгә­реш­ләр – заман таләбе.


– Һөнәри белем бирү буенча эшләрегез ничек тора? Биредә бик күптән­нән нефть техникумы эш­ләп килә. Бу – бер тармакны гына белгеч­ләр белән тәэ­мин итү түгелме? Башка белгечләрне каян аласыз?


– Безгә читтән кем­нәр­недер зурдан кубып җәлеп итәсе, чакырасы юк, дияргә мөмкин. Чөнки биредә үзе­без үк булдырган белем бирү кластеры эшли. Нефть техникумыннан тыш дистәдән артык белгечлек буенча төпле һөнәри белем бирүче политехник көллиятебез бар. Аны һәм урта мәктәпне тә­мам­ла­ганнар биредәге КНИТУ­ның филиалына кереп укуларын дәвам итә ала. Анда да белгечлек спектры киң. Чит­кә ки­теп укып йөрисе түгел. Практика үтәр урыннарны, соңыннан эшне дә эзләп йө­рисе юк. Без шушы өч уку йорты – хезмәт көч­ләре резервы, ресурс үзәге белән горурланырга да хаклы. Бөтен провинциаль шә­һәрләрдә дә андый шартлар юк.


Һөнәрле яшь кеше ал­дын­да эшләп киткәч килеп туган беренче мәсьәлә – ул да булса, яшәү урыны, торак. Шуны аңлап, торак төзеле­шен киңәйтәсебез бик килә. Тик биредә проблемалар да бар. Шуларның берсе – яңа төзе­лешләр өчен буш җир­ләрнең булмавы. Шәхси тө­зелешләр өчен дә, күпфа­тирлы, шул исәптән социаль ипотека буенча төзеләчәк йортлар өчен дә. Без хәтта хуҗаларыннан бакча, гараж урыннарын сатып алырга мәҗбүр булабыз. Шәһәр ти­рәсе нефтьүткәр­гечләр бе­лән челтәрләнгән, төньякта һәм көнбатышта – урман зонасы. Анда керергә, нефть торбалары өстендә йортлар салырга безнең хакыбыз юк. Ләкин аңа карап кына эш тукталмый. Без шә­һәр эчендәге һәр квадрат метрны рациональ файдала­ныр­га тырышабыз. Яңа йортлар төзүнең тукталып торганы юк.


– Районда авыл хуҗа­лыгы тармагы да эшләп, яшәп килә. Анда нинди вәз­гыять һәм нинди проблемалар бар?


– Агросәнәгать безнең өчен шулай ук өстенлекле юнәлешләрнең берсе. Бүген менә терлекчелектә – сөт җитештерүдә Түбән Чыршылы һәм Сарабиккол авылларында яңа технологияләр кулланып эшләячәк ике комплекс төзеп ятабыз. Кош фабрикасын киңәйтәбез. Яңа типтагы теплица хуҗалыгы булдыру өстендә зур проект үтәлеп килә. Теплица шушы көзгә эшләп китеп, үзенең беренче продукциясен бирер дип өметләнәбез. Бу эштә авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов бик теләп ярдәм итте. Ул безне әлеге юнәлеш буенча республика программасына да, федераль программага да кертте. “Татагролизинг”ның да районыбызга яхшы мө­нәсәбәтен һәм ярдәмен даими тоеп торабыз. Алар – би­редәге хәт­сез генә агро­пред­­прия­тие­ләр­нең учре­дительләре. “Татагролизинг” карамагында 9 торак пунктка караган 28 мең гектар җир дә исәпләнә. Авыл хуҗалыгы тармагында элекке еллар белән чагыштырганда алга китеш зур дияр идем.


– Нефтьченең эше җи­ңелләрдән түгел. “Җир мае”­­ның кеше организмына зарары да күпмедер бар.  Шә­һәр­дә һәм районда сә­ламәтлек саклау ничек куелган?


– Хастаханәләребезне үз көчебез белән яңадан җи­һазландырып чыктык. Палаталар ремонтланды, бар кабинетларга да яңа мебель урнаштырылды. Болардан тыш ел башында колоноскопия үзә­ге ачтык. Элекке кебек авыруларга Казанга яки Чаллыга барып йөрисе түгел хә­зер. Аерым горурлыгыбыз – Кан тамырлары чирләре диагностикасы үзәге. Элек инсульт белән чирләп кит­кән­­­нәрне Әлмәткә җибә­рергә мәҗбүр идек. Авырулар күп булу сәбәпле, аларны анда бар очракта да кабул итмәде­ләр. Бүген исә әлеге төр чир­леләр безгә үзләре читтән, мәсәлән, шул ук Азнакайдан килә. Без аларны да дәвалыйбыз. Әлеге үзәктә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, һәр авыру очрагында Казан клиникалары, андагы белгечләр белән ви­деоэлемтә мөмкинлеге дә каралган. Болар барысы да, хаста килеп чыкканда, ярдәм вакытында күрсәтелү сәбәп­ле, тизрәк терелү, исән калу шансын бермә-бер арттыра. Тәҗрибәле кадрлар – табиб­лар кытлыгы күпмедер бар, әлбәттә. Чөнки тәҗрибә җый­ган белгеч кайдадыр олы шә­һәрдә инде фатир алырга өлгергән, яхшырак шартлар тәкъдим иткәндә дә аның бик кузгаласы килми. Тик бу юнәлештә дә эш бара. Кан тамырларын дәвалау үзә­ге бераздан югары квалификацияле белгечләр белән тулы­ландырылыр дигән өмет барыбер бар. Кайчакта “шәһәр картая” дигән сүзне ишетергә туры килә. Анда күпме хаклык бардыр, белмим. Картлар күп булу ул – сәламәтлек саклау торышын күрсәткән индикатор да бит. Шунысын әйтәм, элек читкә, аерым алганда, Себергә чыгып киткән минем яшьтәге кешеләр, акчалы булсалар да, каядыр Казан, Мәс­кәү­ләргә­, башка шәһәрләргә барып төпләнми, безнең калага кайтып урнаша. Биредә сә­ла­мәтлек саклау торышы гына түгел, шәһәребезнең тө­зек, чиста, яшел, матур булуы, шартлар яхшылыгы да роль уйнамый калмыйдыр. Хакимият өлкәннәрне дә, эшләп торганнарны, шулай ук яшь, үсеп килүче буынны да кайгыртырга тиеш һәм кайгырта да. Шәһәрдә яшәү­челәргә баланы мәктәп­кә, балалар бакчаларына урнаштыруда бүген бер проблема да юк. Өй янындагы яки бассейнлы бакчага йөрсен ди­гәндә әле символик чират булырга мөмкин. Мәктәп­лә­ре­безгә, аларда бирелгән бе­лем­нең сыйфатына кил­гәндә дә, без тиешле югарылыкта, дияр идем. Хәзерге вакытта ме­нә имтиханнар бара. Әле бүген генә миңа, алар уңыш­лы тапшырыла, дигән мәгъ­лүмат җиткерделәр.


– Шәһәрнең “кирәген­нән артык” яшеллеге күзгә ташлана...


– Тормыш сыйфатын яхшырту дигәндә, ял урынна­рының, бакча-паркларның да әһәмияте зурдан. Парклар һәм скверлар, аларның торышы буенча Мәскәүдә уздырылган конкурста катнашып, шәһәр быел 100 миллион сумлык акчалата бүләк­кә лаек булды. Шәһәрнең төп паркы булган Урман паркы моннан күп еллар элек нинди рәвештә булса, хәзер дә шундый. Бу – нефтьче ветераннар үтенечен исәпкә алып. Алар моннан 50-60 ел элек, үзләре баракларда, палаткаларда яшәгәндә дә, парклар, ял урыннары турында уйлаганнар, шәһәргә гүзәл парк төзеп калдырганнар. Бүген ул паркка бик күп сандагы башка заманча парк, скверлар, бакчалар өстәлде. Районыбыз республикага мәгъ­лүм тәмле сулы чишмәләр ягы булса, шәһәребез исә – бү­ген чын-чынлап төзек, заманча бакча-парклар, ял урын­­нары, күлләр, яшеллек каласы. Төбәгебез киләчәктә дә яшәү, эшләү өчен күркәм, уңайлы булсын өчен әле тагын да тырышырга исәп. Әл­бәттә, шәһәр, район халкы ярдәмендә, алар белән бер­гәләп.

Әңгәмәдәш – Наил Шәрифуллин

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 87, 26.06.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев