2 июль 2018 яңалыклары
-
Машина капотында йомырка кыздырган
Краснодар краенда искиткеч эссе көннәр тора. Кубаньда яшәүче бер кеше бернинди утсыз да кызыклы кулинар тәҗрибә үткәргән: ир кояш астында кызган машинасының капоты өстенә ташлар куйган да таба утыртып, йомырка кыздырып алган.
-
ЕЛАННЫ НИЧЕК КУРКЫТЫРГА?
Зоологлар раславынча, елан кешегә беренче булып сирәк һөҗүм итә. Әмма бу бик аз кешене тынычландырыр. Бакча, ишегалдында елан булырга мөмкин икәнен белгәннән соң кем генә тынычлап яши алыр. ("ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы)
-
Лениногорск сулыгында йөзеп йөрүче үрдәк бәпкәләрен кем үтергән?
Редакция хезмәткәре стадион янындагы сулык кырыенда берничә бәпкәнең яр кырыенда үлеп ятуын күрде.
-
Россиядән чит илләргә самолетта очу бәясе арткан
(Казан, 2 июль, «Татар-информ»). Быелның апрель-июнь айларында чит илләргә самолетта очу бәясе уртача алганда 14 процентка кыйммәтләнгән. OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.
-
Нефтьчеләр темасына язучылар бәйгесе җиңүчесенә 100 мең сум бирәләр
(Казан, 2 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). “Казан утлары” журналы нефтьчеләр темасына язучылар арасында “Хәзинә” дип аталган әдәби конкурс башлап җибәрде. Бу конкурста катнашучы язучылар 100 мең сумга кадәр премия отарга мөмкин. Бу хакта “Татар-информ”га журналның баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин хәбәр итте.
-
Республика газеты яза: Лениногорск якларында ни хәлләр бар?
“Ватаным Татарстан”ның районнарга сәфәрләре дәвам итә. Бу юлы Лениногорск якларында булып кайттык. Хәбәрчеләребез урыннарда булып, районда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше, башкарган эшләре, проблемалары белән танышып кайтты. ("ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" газеты).
-
Лениногорскилыларга июль аена сынамышлар
Сез сынамышларга ышанасыздырмы, юктырмы, әмма борынгы әби-бабаларыбыз төрле сынамышларга карап көн итәргә яратканнар.
-
2018 елда Казанда 19 хастаханәне төзекләндерәчәкләр
Объектларны капиталь ремонтлауга 338 миллион сум акча сарыф итү күздә тотыла.
-
Россиянең футбол берлегенә 4 миллион доллар акча түләячәкләр
Россиянең футбол берлегенә җыелма команда дөнья чемпионатының чирекфиналына чыккан өчен. 4 миллион доллар акча түләячәкләр. Аңа кадәр безнекеләр 12 миллион доллар акча эшләгән иде. ("ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН" газеты сайты).
-
Лениногорск ишегалды лагерьларында күңелле, диләр
7нче, 8нче, 9нчы һәм 10нчы территориаль җирле үзидарәләр тарафыннан оештырылган ишегалды лагерьларында балалар рәхәтләнеп ял итте. “Активистлар”, “Дуслар”, “Кояш нуры” һәм “Позитив” отрядлары ике атна дәвамында шау-гөр килде.
-
Лениногорскилылар, чикләвек ашагыз
Чикләвекләр тәнгә сихәт бирә. Алар йөрәк һәм кантамырларны саклыйлар, кандагы холестир күләмен (12 процентка), кан ою куркынычын киметәләр.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә: Өй шартларында бик җиңел ясалучы туңдырма рецепты
Интернетта өйдә ясала торган туңдырма рецептлары бик күп. Еш кына алар шактый катлаулы була. Ләкин барысы да диярлек бик тәмле чыга. Ә бу рецепт тиз дә, тәмле дә, җиңел дә. Эссе көннәр өчен менә дигән десерт!
-
Ни ашыйсыз? Татстат нинди азык-төлеккә бәя арткан, ниндигә төшкәнен әйтә
Татстат белдерүенчә, республикада июнь ахырына яшелчә бәяләре бермә-бер арткан.
-
Татарстанда юл һәлакәте: яңа туган бала һәм 10 яшьлек малай имгәнгән
Авария Казан-Малмыж юлының 45нче чакрымында булган.
-
Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву ихтимал
Синоптиклар республиканың көнчыгыш районнарында һава шартлары бозылуны фаразлый.