Ш-Ә-Ә-П КОНЦЕРТ! (юмористик хикәя)
Галия халык тулы залга кергәндә, ял концерты башланмаган иде әле. Урта рәттәге буш урынга җайлап кына килеп урнашуы булды, колагына: "Галия бугай бу!", "Кайсы Галия?", "Поши Камил кызы!" дигән сүзләр килеп иреште. Кереп җитмәс борын миңа кем эндәшә икән дип борылып караса, күгәрченнәрдәй тезелешеп Гыйбрәт Зәмзәмиясе, Козгын Мәрьяме һәм Чебен...
Галия халык тулы залга кергәндә, ял концерты башланмаган иде әле. Урта рәттәге буш урынга җайлап кына килеп урнашуы булды, колагына: "Галия бугай бу!", "Кайсы Галия?", "Поши Камил кызы!" дигән сүзләр килеп иреште. Кереп җитмәс борын миңа кем эндәшә икән дип борылып караса, күгәрченнәрдәй тезелешеп Гыйбрәт Зәмзәмиясе, Козгын Мәрьяме һәм Чебен Нуриясе утыра. "Болай булгач, миңа күңелсез булмаячак икән!" - дип уйлап куйды Галия.
Залга иң беренчеләрдән булып кереп утырган бу апакайлар, авылның атказанган-атка атланган гайбәтчеләре буларак, бар нәрсәне тикшереп-күзәтеп чыкканнар иде инде. Яңа гына кергән яшь ханымны да шундук "исемлеккә" теркәп куйдылар. Иң уртада кысылып утыручы Чебен Нуриясе Галиянең кем, каян икәненә төшенеп җитә алмады булса кирәк. Ахирәтләренә сорау артыннан сорау яудырды. Дускынайлары: "Куян Рәисә килене!", "Соң теге өч бала анасы бит инде!", - дип аңлата-аңлата хәлдән тайдылар. Ул, аның саен, күзлеген борын төбенә төртеп: "Ай-һай бу орчык кебек хатын шул хәтле бала таба алды микән?" - дигән сыман Галияне тикшерде. Герой-анага тагын бер сынаулы караш ташлагач: "Бу заманда өч бала алып кайтырга ничек кыюлыгы җитте икән?" - диеп сорады. Зәмзәмия әбиең аның сүзен хуплап: "Кемгә өч бала, кемгә бер дә юк. Әнә Фәимә килене өч ел ир белән яши, әле бәби алып кайтырга уйламый да!" - диде күрше хатынының һаман да кысыр булуына гаҗәпләнеп.
- Бу да кыз алып кайтам диеп кенә корсак тутырган иде дә, тик өмете генә акланмады, тагын малай туды.
- Фирүзә шулай кыз табам дия-дия алты ир бала табып, тәки җиденчегә кыз булдырды бит!
- Әгәр кызы булуын тели икән дүртенчене дә алып кайтырга. Хөкүмәт бала акчасын арттырды. Рәхәтләнеп тапсыннар гына.
Боларның пышылдашуын сабыр гына тыңлап утырган Галия борылып: "Минем әле бер генә балам. Ул да булса кыз. Мин Поши кызы түгел, ә югары оч Зәкиуллин Камилнеке!", - димәкче иде дә, дәшми калуын хәерлерәк санап, сүз катмады.
- Кара әле, Мәрьям! Миңниса кызы бәбәйләдеме әле?
- Әйе, икенчесе дә кыз булды бит.
- Кайчан тапты?
- Утыз беренче декабрьдә көндезге ике тулып биш минут үткәч.
- И-и, алайса теге перзиден биргән 250 мең акчасын ала алмаган. Бигрәк җәл инде.
- Аны соң, баланы дим, берничә көн тоткарлап торып булмады микәнни?
- Үзең ничек таптың соң? Чөгендер басуында разбуй салып бәбәйләп яттың ләбаса. Туасы бала кайчан чыгыйм дип синнән сорап торамы!
... Ниһаять, өч сәгатькә генә соңарып, 8 март уңаеннан оештырылган концерт та башланып китте.
Иң беренче булып сәхнәгә авыл үзешчәннәренең "Сәйлән" төркеме чыкты. "Жюри" әбиләр әллә ниһаять концерт башланганына, әллә җырны ошатып бик тырышып кул чаптылар. Бигрәк тә: "Ай май үтә, май үтә, май үтә дә җәй җитә, май үткәнгә кайгырмагыз безнең яшь гомер үтә" дигән җырның сүзләре аерым игътибарга лаек булды. "Картаябыз шул, картлык - түгел шатлык!", "Һәркемгә дә килә ул картлык!", "Безнең дә бар иде шундый чаклар!", "Сез дә картаерсыз, мәңге яшь булмассыз!" - диеп бер уфтандылар, бер көлделәр. Күзлек кигәне генә: "Май җиттеме җәй җитә. Җәй көне бакча, чүп...", - диеп авыр гына сулап куйды.
Дөньяның яме, гаме булып торган хатын-кызларны котларга тәбрикләү сүзен авыл түрәсе Габдулла Шакир улы Мотыгуллин алды. Өр-яңа костюмнан, ак күлмәк, галстуктан сәхнәгә менеп баручы рәисне күреп: "Түрә баш килә!", "У - у, юбиляр менә!" - диештеләр. "Бу костюм-чалбарын туган көн уңаеннан алгандыр, бигрәк ялтырый!", - диеп нәтиҗә ясады Зәмзәмия.
Галия нигә алар шулай сөйләнә икән дисә, Габдулла әфәнде кичә генә бөтен районны гөрләтеп юбилеен билгеләп үткән икән.
Артта утыручы "комментаторлар" бер-берсе белән узыша-узыша бар күргән-белгәннәрен уртага салып селкеделәр. Бозау Габдулланың туган көн бәйрәменә кем барган, кем үпкәләп калган, табында нинди ашамлык-эчемлекләр булган, кем кем белән биегән, кем нәрсә бүләк иткәнен бәйнә-бәйнә сөйләгәнен тыңлап утыра торгач, хәтта шәп җырчы Рәзинәнең юбилярга атап "Илле яшь" җыр бүләк иткәнен ишетми калдылар. Атлар караучы Рәиснең барлык гүзәл затлар хөрмәтенә "Сылукаем" җыры да бәяләнмичә генә узды. Әбиләр кызган килеш колхоз рәисенең нихәтле урлаган, шушы илле ел дәвер эчендә нинди эшләр майтарганын да түкми-чәчми, мөгаен сөйләгән булырлар иде дә... Тик шул чак сәхнәдә ярым шәрә, ялтыр-йолтыр килеп шәрыкъ кызы пәйда булды. Әбекәйләр сөйлисе сүзләрен онытып, әле шәрә кендекле шул кызга, әле күзләрен майландырып утыручы ир-атларга карап баш чайкадылар. Читтән кайткан бу "оятсыз" кызны нихәтле танырга теләп газаплансалар да барып чыкмады. "Кем булыр икән?", "Кем кызы?" - дигән сораулар һавада эленеп калды.
Аннан сәхнәгә түбәтәй, камзул, кулына гармун тотып "Герман" көен суза-суза мәктәп укучысы Әмир чыкты.
"И-и, маладис!", "Булдырдың, балакаем!", "Вәт уйный!", - диеп, моңлы гармун тавышы онытылып барган заманда, рәхмәтләр укый-укый, күз яшьләрен сөртә-сөртә утырды хөрмәтле "жюри" әгъзалары. Авылның оста биюче кызлары башкаруында "Каз канаты" биюе дә әбекәйләрне матур, кабатланмас чакларына кайтарды. "Мәрьям, кара әле, сары күлмәк кигәне бигрәк синең яшь вакытыңны хәтерләтә!", "Зәңгәрсу төстәгесе кибетче Роза кызы бугай. Бигрәк оста, җиңел бии!", - диеп аккош сыман йөзеп биегән кызларга сокланып-көнләшеп карадылар. Ә Нуриясе: "Матур итеп ике толымга үргәненең чәче үзенекеме, әллә ат койрыгымы икән?", - диеп сорап куйды.
Бәйрәмне алып баручы, кечкенә генә, чандыр гәүдәле Фирая бераз ял итәргә чакырып уен тәкъдим итте. Артта тагын "комментария" яңгырады.
- Мортаза кызы бигрәк ябык! Әллә бер дә ашатмыйлар микән үзен?
- Нурия, нәрсә сөйлисең син? Балда-майда йөзә бит ул.
- Ире Самат кайчан карама базарда. Көн дими, төн дими бот-бот ит чаба. Кышын да, җәен дә иттән өзелми бит алар! Ә син ашатмыйлар диеп сөйләнәсең тагын!
"Ит кирәк чакта менә кемнән сорарга кирәк икән...", - дип колагына киртләп куйды Галия дә.
- И-и, гомер буе мин ябык кешеләрдән көнләшеп яшәдем, - диде сыкранып мичкә кебек юан Зәмзәмия. Ашамыйча да карадым, юк, булмый нечкәреп!
- Анарга карамый ла ул! Гинылар-винылар диләрме соң әле, нәселдән килә, - диде Мәрьям.
- Чурт белгән, нәрсәгә карый инде! Менә мин элек пешкән җиләк кебек идем. Бит алмаларым да тулган ай сыман иде. Зәмзәмия, исеңдәме, егетләр артыбыздан умырып кала иде?! - диде Нурия яшь чагын-җүләр чагын искә алып. -Шушы кәҗә Сәлиме генә харап итте лә. Кияүгә чыккач, җаныкайларым, чыра кебек кенә калдым. Җиде килограммга ябыктым бит мин, - диде ул зарланып.
- Әйе шул, Сәлимең "начар" булды, өрмәгән урынга да утыртмады бит үзеңне!
- Бәхетле син Нуриякәй, канатың парлы! Безнекеләр менә күптән инде гүр иясе.
- Булмады инде безгә андый сый-хөрмәт!
- Хурланмыйча, нәрсә диеп утыра бит, ә!? - диеп эт урынына сүктеләр иркә Нурияне.
Фирая исә ялына-ялына кешеләрне уенга чакырды. Әмма беркем дә сәхнәгә сикереп менәргә ашыкмады. "Йәгез, килегез бирегә! Курыкмагыз инде! Менә дигән призларыбыз да бар, кыюрак булыгыз. Вакытны сузмыйк!", - диеп тә күндерә алмагач. "Бармы залда чын ир-егетләр!? Карыйк әле!", - диде ул сабыры бетеп.
Шулай диеп әйтүе генә булды, сәхнәгә айкала-чайкала "чын ир-егет" Дөя Вәсиме менде. Аның белән ярышырга хат ташучы Гөлшат чыкты. Уенның шарты бер-береңә карата такмаклар әйтү иде. Жор телле, шаян Гөлшат бер-бер артлы такмаклар җырлады да җырлады. Ә менә Вәсим телен әйләндерә алмыйча "бе-ме" килде, күбрәк кәҗә тәкәсе кебек сикеренде генә. Бу тамашаны җанланып күзәтте халык. Вәсимнең кыланмышларыннан бот чаба-чаба көлделәр. Әбиләр көлеп туйгач, кабат фикер алышуга күчте:
- Бу кыю егеткә берәр ярты тоттырсаң, мөгаен, төшеп китәр иде.
- Приз була дигәч, шайтан суына алданып кына менгәндер дә ул!
- Үзе беркая да эшләми, көн дә күбенергә каян акча табып бетерә икән?
- Белмисезмени, Үрдәк Әминәсе һаман яшерен генә яртылар шудырып ята бит.
Ниһаять, кулына үз призын - буш куыгын тотып Вәсим сәхнәдән төшеп китте. Бу вакытта ул үзе дә бөрешеп куырылган шардан бер дә ким түгел, борыны салынган иде. Хатыны каршына килде дә, аңа әле генә откан "кыйммәтле" бүләген сузды. Рәсимәсе чыраен сытып нидер мыгырданып алды. Тегесе гайрәтләнеп бер сүгенде дә, берни булмагандай кысык күзле хатынын кочып гырылдый-гырылдый йокыга да китте. Гаилә күренешен бер минутка да күз уңыннан ычкындырмый күзәткән әбиләр: "Менә нинди була икән ул чын мәхәббәт!", - дип төрттереп алдылар.
Концерт программасын дәвам итеп авылның яшь йолдызы Гөлчәчәк тамашачыларга "Мәхәббәт" исемле җыр бүләк итте. Аның чыгышы әбиләр арасында бәхәс тудырды.
- Бу сылу кыз укытучы Фәридә малае белән чуала! - диде бик белдекле кыяфәт чыгарып Нурия.
- Юк ла, коммерсант Рәсих малае озата үзен, - диде Зәмзәмия.
- Юк, Фәридә малае! - диеп чәрелдәде Нурия.
- Әйтеп торам бит Рәсих малае белән! - дип карышты калай кебек күгәргән тавышы белән Зәмзәмия.
- Белдегез ди! Иштегез ишәк чумарын! Ул Себердә эшләүче Сәлихның уртанчы малае Рифат белән йөри. Сезме кызның күршесе, әллә минме? - диде каршы дәшәргә урын калдырмыйча Мәрьям.
Сәхнәгә бер төркем кыз-егетләр чыкты. Күңелләрне җилкетеп заманча бию башкардылар. Аларның бертуктаусыз "Бим-бом, Бим-бом"га сикерүләре бик ярады әле, чөнки кинәттән Нуриянең йөзе яктырып китте. "Тәки исемә төште! Билемә "бамбинго" мазе файда бирде! Сез дә шуны сөртеп карагыз әле!" - диде ахирәтләренә даруны хәтеренә төшерә алуына шатланып. Алып баручы, әлеге дә баягы, Чыра Фираясы: "Бәйрәм белән котларга күрше авылдан да килгәннәр, рәхим итеп каршы алыгыз!", - дигән иде, Нурия аптырап: "Безнең якын тирәдә күрше авыллар күп ич", - диде. Зәмзәмия: "Алай да кайсы авылдан булырлар икән?" - диеп киң җилкәләрен селкетте. Мәрьям исә:
- Без конкретлык яратабыз! Безгә исем-фамилиясе белән кирәк! - дип ничек бөтен залга кычкырып җибәргәнен сизми дә калды. "Күрше" авыл кунагы озын-озак көттермәде. Сәхнәгә чуаш киемендә, чуашча җырлый һәм бии-бии бер хатын чыкты.
- Бу бит Наилә! Нинди чуаш булсын ди?! - дип бала-чага сыман куанды Мәрьям, башкаручыда авылдашын танып.
- Нинди Наилә?
- Соң теге "Моңлы сандугач 2006"да җиңү яулаган Ябалак Наилә.
- Син аны каян беләсең?
-Һе, ничек белмәскә?! Син бер дә газет укымыйсың әллә? Район газетында аның турында бер бит язып чыкканнар иде ич. Анда безнең бөтен авыл хәбәрләре бар! Неужели язылмадың? Шәп газета!
Галиянең артында гына белдекле әбиләр гөр килешеп матбугат хәлләренә, политикага да кереп киткәннәр иде, шунда барлык катнашучылар чыгып: "Үтсен гомер юлларыгыз исәнлектә-саулыкта, тазалыкта-байлыкта", - диеп җырлый башладылар. Соңгы булып яңгыраган әлеге җыр әбиеңнәр күңеленә бик үтә дә хуш килеп: "Бирсен, Ходай! Бу заманда тазалык та, байлык та би-и-к кирәк!" - диештеләр бу җырга югары бәя биреп...
... Галия, үз авылларында шундый шә-ә-п, комментарияле концерт карый алуына эчтән генә сөенеп-көлеп кайтты. Шундый сәләтле якташлары, көр күңелле, белдекле авылдаш әбиләр булганда Сәйлән авылы гөрләп яшиячәк әле!
Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев