ЯҢАЛЫКЛАР
Сиксән яше тулган лениногорскилыларның пенсияләре артачак
Бүгенге көндә район һәм шәһәр буенча 3 мең 500 пенсионерга 80 яше тулу уңаеннан өстәмә түләнә, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе.
Кешегә 80 яшь тулгач, страховой пенсиясенең фиксированный өлеше икеләтә күләмдә түләнәчәк, дип аңлатты алар. Моның өчен гариза язарга кирәкми, ул автомат рәвештә башкарыла. Сиксән яше тулган пенсионерга фиксированный...
Бүгенге көндә район һәм шәһәр буенча 3 мең 500 пенсионерга 80 яше тулу уңаеннан өстәмә түләнә, дип хәбәр итә пенсия фонды идарәсе.
Кешегә 80 яшь тулгач, страховой пенсиясенең фиксированный өлеше икеләтә күләмдә түләнәчәк, дип аңлатты алар. Моның өчен гариза язарга кирәкми, ул автомат рәвештә башкарыла. Сиксән яше тулган пенсионерга фиксированный түләү күләме 9мең 610 сум 22 тиен тәшкил итә.Картлык буенча пенсия алучы беренче төркем инвалидлар искәрмә булып тора, чөнки әлеге категориягә страховой пенсиянең фиксированный өлеше билгеләнгән инде. Шуңа күрә аларның 80 яше тулгач, пенсия күләме элеккечә кала. Моңардан тыш, 80 яшьлек гражданнарны карау сәбәпле, хезмәт яшендә булып, эшләмәүчеләргә ай саен 1 мең 200 сум компенсация түләнә. Ул 80 яшьлек гражданинның пенсиясе белән түләнә, тик моның өчен яшәү урыны буенча пенсия фонды идарәсе клиент хезмәтенә барып, гариза язарга кирәк. Әгәр сез беренче төркем инвалид, инвалид-бала, яисә яше сиксәннән узган өлкән кешене карыйсыз икән, әлеге чорда страховой стаж исәпкә алына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев