Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

СОҢАРЫП ЧЫККАН КОЯШ

(Хикәя)

Равилнең  торган җире эшенннән ерак иде. Сиңа кирәк дигәндә  транспорты да тиз генә булмый бит аның. Аңа, таш яуса да, эшкә соңга калырга ярамый, чөнки радиотапшырулар сәгате-минуты белән  башлана.
    Шөкер, эшкә соңга калмады ул. Тик төшендә гел соңга калганын күреп уяна иде. Дус булган  җирдә  дошман да бар, диләр:  аңа бәйләнердәй сәбәп эзләп йөрүчеләре дә бар шул. Хәер, Вилгиз аңа нинди дошман булсын? Ул – авылдашы, Сәриянең  җизнәсе. Якташлар... Укуы  тәмамлаганын да   көтеп тормыйча, үз янына эшкә алды.

    – Мин сине үз энем кебек күрәм, – дип салпы  ягына салам кыстырды. Еш кына өенә кунакка чакыра, акыллы киңәшләрен бирә торган иде.
    – Татарның акылы төштән соң, диләрме әле? Яшь чагында кайнар  буласың. Сөйгәнең  белән куышта да оҗмах дигән мәкаль безнең заман өчен түгел. Бер-ике көн чебен-черкидән талаткач, мәхәббәтнең эзе дә калмый. Хәзер аның чебен-черкиләре дә мутация кичергән. Яман да усаллар.  Кеше канын ярата төшәләр... Моны үз  тәҗрибәмнән беләм... Яшьлегемдә  андый ялгышым булды... Әти-әни, туганнар сүзе колакка да кермәде, барыбер өйләнмәкче булдым. Чибәр иде. Усал. Үзсүзле... Мин дә төшеп калганнардан түгел. Дөрес, кырт кисеп каршы да килмәделәр. Укып бетергәнне көтәргә куштылар. Тик көтәр чамабыз юк иде. Әти-әниләргә үч итеп, урманга качып чатыр кордык.  Җәннәтнең үзе инде менә! Бер-ике сәгатьтән күз ачыла башлады.  Ачылмас иде, чебен-черкигә  түзеп булмый.  Ябырыла гына бит! Дәртебезне бик тиз бастылар. Бер-беребезнең аркасына каныккан черкиләргә суга-суга  тәннәрне канатып бетердек... Кая анда бүтән калу! Шуңа күрә мин дәртләренә чыдый алмаган  яшьләргә бераз  куышта торырга киңәш бирер идем.  Аңардан да  нәтиҗәле үгет-нәсыйхәт юк инде, һе-һе!
    – Ул Камилә  апа  идеме? – дип сорады Равил.
    – Юк!  Камилә апаң белән без соңыннан  очраштык. Дөресен әйткәндә, теге чатыр минем өчен зур сабак булды. Бу  юлы инде йөрәкне түгел, акылны эшкә  җиктем. Әгәр дә аңа өйләнмәсәм, радио тапшырулары директоры  түгел, мәктәп директорыннан ары күтәрелә алмас  идем. Анысы да иң караңгы  бер авылда гына. Куышта түгел, сарайда яшәргә тырышырга кирәк.
    Әкренләп сүз Камиләнең сеңлесе Сәриягә күчә. Равил алар белән килешә. Сүз дә юк, Сәрия чибәр. Әйе, ул  үҗәт, шуларның барысы өстенә, таяныр кешеләре бар. Аңа өйләнгән  егет  тә бик бәхетле  булырга тиеш. Әти-әнисе фатир  ачкычын туй көнне үк кулларына тоттырачак.

    – Әйе, әйе,  – дип,  Равил  алар белән килешә. Тик үзен эләктерер өчен үрелгән ятьмәнең авызы  әкрен-әкрен тарая баруын гына аңламый. Ул инде бу гаиләдә үзен чит кеше итеп исәпләми. «Кеше кешегә дус һәм туган», – дигән сүзгә чын-чынлап ышана. 
    Сәрия белән кичкә кадәр бәхәсләшеп утырулар да табигый кебек иде. Шулай утыра-утыра соңгарак калган чакларда, Камилә:
    – Иртүк торасың бар, кунып кына кал, – дигәндә дә шикләнмәде. Тик карават артык киң, урын артык йомшак җәелгән булуы гына күзенә чалынып калды. Шулай да, кунарга яхшысынмады.
    Бер килүендә өстәл янында озаграк утырдылар. Равилгә  дөнья яктысы сүрелгән кебек көннәр иде. Кыстый-кыстый төрле эчемлекләр белән сыйладылар. Каршы килерлек итмәделәр. Беренче чәркә әле яңа гына мәрхүм булган җырчы Чәчкә, икенче чәркә – хуҗабикә, өченче чәркә – Сәрия, дүртенчесе үзе өчен эчелде.
    Кайтырга талпынды, урыныннан кузгала алмады. Күзе күрмәс, колагы ишетмәс булган иде. Вилгиз аны теге киң караватка илтеп яткырды, анадан тума чишендерде һәм Сәриягә:
    – Бу егетне көйләп  торырга минем эшләрем муеннан! Әллә күзе сукыр, әллә башы  томана – янында шундый кыз бөтерелеп йөргәнне күрмәмешкә  салыша. Без аның күзен момент ачабыз. Озакка китте аны бушка ашату, янына менеп ят, – диде.
    Җизнәсенә бервакытта да каршы төшми торган Сәрия кып-кызыл булды:
    – Юк, җизни. Мин оялам, – диде.
    – Кемнән? Шушы мәми авызданмы?
    – Үз-үземнән... Минем алай кияүгә чыгасым килми.
    – Үзең бит, яратам да яратам, имеш...
    – Яратса соң? Аннан яшисе бар...
    – Җизнәң мин булганда, тырнак белән чиртеп карасын! Балдыз хатыннан тары ярмасы бөртеге генә ким.
    –  Иртәгә аның күзенә ничек күренермен? Мәҗбүри яраттырып  булмый. 
    Сәрия бер киреләнсә, сүзеннән кайтмаячагын Камилә белә иде.
    – Вилгиз, уеннан уймак чыгармыйк, – диде ул.  – Ирексезләмә кыз баланы. Ялгыз кала торганнардан түгел, артыннан егетләр көтүләре белән йөри...
    Вилгиз бер минутка башын кашып уйланып торды һәм Камиләгә эндәште:
    – Ул егетләре аның кисеп ташлаган тырнагына да тормый. Алайса, син ят!
    – Син нәрсә?
    – Ахмак! Ул хәзер иртәнгә  хәтле үлгән кебек йоклаячак бит! Аңа син ни, сеңлең ни, утын пүләне ни – барыбер! Тик ул янында хатын-кыз ятканын сизсен. Анысын сизәр... Курыкма, артыгын мин не позволю!
    ...Равил  төне буе җеннәр белән  саташып чыкты. Кемдер аны кочагындагы Чәчкәдән аерырга теләп читкә этә, ниндидер хатын-кыз иде бугай... Ул, Чәчкәсеннән аерылмаска тырышып, аңардан читкәрәк тайпыла, тайпыла торгач, каршындагы биек дивар янына килеп җитә, аны тишеп чыгардай булып, җан-фәрманга маңгае белән төя. Куллары белән дә төяр иде, Чәчкәсен ычкындырудан курка. Барыбер Чәчкәсен кочагыннан  тартып алды, явыз...
  
 Ул куркып, урыныннан сикереп торды. Үтереп башы сызлый. Кайда соң әле ул? Кирәк бит, гомергә булмаганны, артыграк эчелгән. Нишләп шәп-шәрә әле ул? Ә сәгать алты да тулган, узып та киткән. Баш авыртуы, кул белән югандай, юкка чыкты.
    Вилгиз кухняда иде.
    – Йокла, йокла,  – диде ул.
    – Тапшыру... соңга кал...дым, –  диде Равил тотлыгып. Бу минутта аның өчен шуннан да зур кайгы юк иде.
    – Җир җимерелмәгән. Тапшыруны төгәлләделәр инде. Гөлсинә үзе генә ерып чыкты анда. Баҗайлар бит без хәзер, һе-һе-һе...
    – Баҗайлар?
    – Баҗайлар  булмыйча?! Нәрсә, мендәр кочаклап йокладым, димәкче буласыңмы әллә? Син үзең дә, мокыт кебек кенә күренсәң дә, төшеп кала торган егет түгел икәнсең. Ну кызның шәбен эләктердең!
  
 Башына таш белән ордылармыни? Ул бит кичтән берни дә булмавын яхшы хәтерли. Дөрес, күбрәк эчелде. Дөрес, куна калды. Дөрес, төнлә ниндидер хатын-кыз этә-төртә куенына керергә тырышты.  Тик ул моны саташу гына дип уйлаган иде. Димәк... Юк, ул  ярамаган эш эшләмәгәнен яхшы хәтерли! Онытмас иде ул аны!

    Күрәләтә бу ялганга ышанмыйча, ул Вилгизгә күтәрелеп карады. Тик ул шаяртмый иде. Базарда сыер саткан кебек, балдызын мактый, мәһәрен дә мулдан вәгъдә итә иде:
    – Әби белән бабай фатир ачкычы тоттырса, миннән машина булыр!
    Өйләнә алмый иде Равил! Дөрес, Сәриягә тел тидерерлек түгел, тик Чәчкәсе үлде бит, өйләнү кайгысымыни анда?
    – Йокламадым мин  Сәрия  белән!
    – Ә мин әйтәм – йокладың!
    – Йокламадым!
    – Ярар, хуш, йокламадың, ди. Шаһитларың бармы? Менә без Камилә белән шаһитлар! Балдыз да әйтер.
    – Сәрия, дөресме?
    Сәрия оялып, күзләрен аска төшерде.
    – Бергә йокладык бит, Равил,  – диде ул.
    Равил үз колакларына үзе ышанмады.
    – Сәрия,  ничек телең күтәрелә? – диде ул.
    – Яраткач... күтәрелә инде.
    Сәриягә карата  булган  дусларча ярату хисе шунда ук юкка чыкты.
    – Юк, мин алай итеп өйләнә алмыйм! Төрмәгә киткәнем артык! 

    Вилгиз көлемсерәде.
    – Һе-һе-һе... Хәзер генә шулай дисең аны, баҗай... Ятьмәгә эләккәч, балык чәбәләнә бит әле... Сиңа да бу ятьмәдән исән-имин чыгу юк. Ятьмә  затлы бит... Һе-һе-һе...
    – Ә мин әйтәм – өйләнмим!
    Ул атыла-бәрелә чыгып китте һәм Гөлсинә янына килде.
    – Минем башны ашадылар, – диде ул. – Мин хәзер беттем...
    – Ашыкма әле, аңлатыбрак сөйлә, – диде Гөлсинә. Равилне тыңлагач, ул да уйчанланды.
    – Төрмәгә үк утыртмас утыртуын... Балдызына кара тап төшерүдән шикләнер. Тик сиңа радио белән хушлашырга туры килмәгәе.
    Шулай булып чыкты да.
 
   Ул барыбер югалып калмады. Тик бу вакыйга аңа зур сабак булды. Берәү белән дә артык якынаеп китә алмады, дусларына да бик ачылып бетмәде. Вилгизне дә эшендә озак куандырмадылар. Аны да очырдылар... Икенче көнне үк  Равилне кире чакыра килделәр. Тик ул радиога бүтән әйләнеп кайтмады.
    Хәзер аның төшенә радиотапшыруга  соңга калганы гына түгел, шушы вакыйга да еш керә, һәм ул шабыр тиргә батып уяна.
    Бүген дә шулай булды.
    – Казан сөйли, – дигән тавыш ишетелде.
    Гөлсинә... Ул һаман да иртәнге  радиотапшыруларны алып бара. Бөтен Татарстан халкын йокыдан уята. Аның Равилдә эше юк. Ул аның үзен тыңлавыннан хәбәре юк. Республика яңалыкларын, яраткан җыры кебек итеп,  халыкка ирештерүдән тәм таба. Тик артык тырыша бүген, шуңа кабалана. Бүтәннәргә сизелмидер дә, Равилне алдый алмассың. Бергә туры килгән ике  тартыкның  берсен йотып җибәрә. Әнә бит, «җанны»  сүзе – «җаны»га әйләнде. «Тырышма ул хәтле, Гөлсинә», – дип, аның кулын тотып, тынычландырасы килде. Элеккеге гадәт...
    Равил радионы ныграк  ачты, юынды, чәй эчте.
    Хәбәрләрдән соң концерт башланды.
  
 Чәчкәне җырлаталар иде.
    Чәчкә... Инде бу фани дөньядан китүенә дә ни гомер. Чәчкә... Алиһә, гүзәл зат. Менә кем ул Чәчкә.
    Үзе мәңгегә китсә китте, тавышы яши. Моңы, җыры аны элеккедән дә ныграк дулкынландыра. Әле ул якыная, әле ераклаша. Тотып кына, күреп кенә булмый үзен.
    Җырла, җырла, Чәчкә.
    Инде аның һәр сүзе, һәр аһәңе күңелгә яттан уелып калган. Тик һаман тыңлыйсы килә, тыңлап һич туймыйсың. Аның дулкынлануы Гөлсинәгә дә күчте, ахры. Ул тартык авазларны гадәттәгедән ешрак йотуын дәвам итте. Яңгыраячак җырны игълан иткәндә «җырлый» сүзе «җылый» кебегрәк ишетелде. Җырчы җылый...
    Чынлап та, җырчы чираттагы җырны җырлап кына калмый, җылый  да кебек иде.
    – Җыламый, җырлый, – дип төзәтте ул. Элеккечә, янәшә утыргандагы кебек, кулына кагыласы килде. – Җылый белми иде ул. Артык горур иде.
 
   Гөлсинә җырчы турынлагы  тапшыруларны алып барганда  Үзе исән чагында да җырчы турындагы тапшыруларны алып барганда шулай хәрефләрне йота иде Гөлсинә. Хәзер дә дулкынлана. Аның күңелендә яшәвен дәвам итүе инде бу.
    Равил аның студиягә яңа гына килгән чагын хәтерли. Оялып, кыяр-кыймас кына керсә дә, күзләрендәге тәвәккәллектән бу оялчанлыкның вакытлыча гына икәнен сизәргә була иде. Укытучылары аны менә дигән драма артисткасы итеп күрсәләр дә, ул дикторлык һөнәренә теше-тырнагы белән ябышты.
         – Син бит тумышың белән драма артисткасы, нигә ул микрофонга ябышып ятарга? – дигән иде аңа Равил, чираттагы тапшырудан сыгылган лимон кебек булып чыгуын күргәч.
    – Мин бик театрда эшләр идем дә, анда син юк шул, – дип сүзне уенга борды Гөлсинә.
    Равил исә беркайчан да театрда эшләргә кызыкмады. Диктор да булмаган булыр иде. Әнисе үзенең бердәнбер улын табиб итеп күрәсе килә, табиблар беркайчан да югалып калмыйлар, дияргә ярата иде. Чөнки ул – үзе табибә. Илне тамырдан үзгәртү давыллары ничәмә-ничә  тапкыр үтсә дә, әнисе барыбер иң мәртәбәле хатын булып калды. Әзмәвердәй ирләр дә аның абруена кызыгып куйганнардыр  әле.
    Равил әнисе сүзеннән чыкмаган да булыр иде. Киләчәктә үзен аның кебек ак халаттан күрергә ияләшеп тә бетте.
    Балалар аның белән хастаханә уенын уйнарга яраталар иде.   Алар – авырулар, Равил  табиб  була һәм авырулардан башлары чыкмаган ыбыр-чыбырны «дәвалый» торгач, кич белән кайда ятканын да белмичә, арып-талып йокыга китә.
         Әнисе  дә бөтен кеше авырып урынга егылганда да аяк өстендә йөрде. Хәлен сорарга берсенең дә башына килми иде. Булгандыр, аның  да авырган чаклары булгандыр. Табиб булырга дип әнисе белән сүз  берләшеп тә куйганнар иде инде. Тик чыгарылыш кичәсенә кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган һәм халык арасында танылып өлгергән җырчы Чәчкәне чакырырга кемнең башына килгәндер, анысы әлегә хәтле сер булып калды. Бәлки, ул үзе болай гына туган авылына кайткандыр. Әмма ни булса да булды, Чәчкә чыгарылыш сыйныфларына багышланган кичәдә яшьләргә беничә җыр башкарырга рәхәтләнеп риза булды.Үзләрен олы юлга чыгарган  мәктәп коллективына рәхмәт әйтеп,  укучылар исеменнән  Равил чыгыш ясады. Ул каушады, дулкынланды. Дулкынланырсың да, сәхнә йолдызы Чәчкә үзе килгән бит!
  

 Чәчкә! Ул аның җырларын радио аша ничәмә тапкырлар ишетте! Моңы, үзәкләрне өзеп,  әллә кайларга алып китә торган иде. Мондый моң иясе  гүзәл алиһә булырга тиешлегенә ул һич шикләнми иде. Тик менә үзен күргәч,  хыялындагы сурәт тоныкланды. Ул үзе күп тапкырлар гүзәлрәк кебек күренде. Кояш та кояш, ул да кояш: аңа караган саен карыйсы, моңын тыңлаган саен тыңлыйсы килә иде. Ул моң һич тә туйдырмый, чишмә тавышы кебек челтери дә челтери.
    Концерттан соң әзерләнгән табын  артында  урыннары бергә туры килгәч, Равил каушавыннан нишләргә дә белмәде, ашавын  да, эчүен дә онытты.
    Җырчының  нәрсә сөйләгәнен дә аңламады. Бөтен халыкны әсир иткән моң иясенең үзенә атап сөйләвен генә  төшенде ул. Бу аны тагын да исертте, исәрсетте, башы әйләнде.
    Тукта әле, нишләп болай  җебеп төште соң  ул? Үзе дә төшеп калган егетләрдән түгел ләбаса. Танылган җырчы белән бер өстәл янында утырганда да җебеп төшкәнен күрсәләр, үзенә бармак белән төртә-төртә  көләчәкләрен күз  алдына китереп, сискәнеп китте. Равилгә кыюлык иңде, гәүдәсен киеребрәк куйды, болытлар өстеннән төшеп, бу дөньяга кайтты.
    – Синең тавышың  сәхнә өчен генә яратылган. Беләм, әниең кебек  табиб булырга җыенасың.  Табиблар алар тәндәге чирне дәвалый,   ә сәнгать кешеләр – җанны.  Бер үк сүзне берничә төрле әйтеп була.  Нинди мәгънәдә әйтелүенә карап, ул сине йә үтерү яки  сихәтләндерү көченә ия.  Тукта әле, нишләп мин сине дикторлыкка кодалыйм соң? Бәлки, син  җырлыйсыңдыр? Менә дигән җырчыдыр әле син?
    – Мин җырларга түгел, тыңларга гына яратам.
    Җырчы рәхәтләнеп  көлде.
    – Тыңларга яратам дисең инде, ә? Синең кебек тамашачылар  күбрәк булса, татарның моңы да, сәнгате дә яшәр. Безнең халык бит ул  бүген сарык көтүе кебек: кая кусалар, шунда бара. Шулай итмичә  хәле юк. Иван Грозный шулай өйрәтеп калдырган. Аңа баш ияргә  теләмәгәннәрнең каннары Казансуда ташып-ташып аккан. Хәйлә юк татарда, ул үзенең көченең чамалы булуын белү  белән, баш  биргән кебек булып кыланасы калган да... Иван Грозный  сытуыннан баш калкыткан халык бит ул. Тик халыкның күндәмлеге яшенле яңгыр алдыннан  була торган тынлык икәнен аңламыйлардыр әле. Бу өлкәдә йөкнең авыр башы сәнгать әһелләренә һәм язучылар өстенә төшә. Аларның эше әкрен генә тамган тамчы ташны тишкән ише ул.
    Равил ул көнне эчмичә исерде. Һәм бу кичә аның тормышын тамырдан үзгәртте.
    Табиб булырга киткән җиреннән сәнгать академиясенә укырга кергәнен белгәч, әнисе ниләр уйлагандыр, Равил өчен сер булып калды, ә менә Гөлсинә уен яшереп тормады.
         – Минем әти, ир-ат авыз күтәреп җырлап, адәм көлдереп акча эшләргә тиеш түгел, дип, бик шәп  җырласа да, абыйны артистлыкка укытмады. Хәзер абый шуның өчен рәхмәт әйтеп бетерә алмый. Юкса аның тавышы янында Чәчкә  апаныкы чикерткә чәрелдәгән шикелле генә булып кала. Чын ир-ат ул ир-ат эше эшләргә тиеш.
    – Ир-ат эше нәрсә соң ул? – диде Равил.
    Бу сорауга Гөлсинә ачык җавап бирә алмады. Гөлсинәгә уку авыр бирелде. Шуңа күрә ул, вузга керә алмаудан куркып, медицина училищесын  сайлады.
    Әмма әлеге кичә  Равилнең генә түгел, аның да тормышын үзгәрткән булып чыкты. Башта ул моны аңламаган иде әле. Кечкенәдән бергә уйнап үскән, аннан соң бер мәктәптә, бер парта артында утырып укыган Равилдән һәм сыйныфташларыннан аерылуына ул юкка сөенгән икән. Сагындыра, әй, сагындыра икән бергә булган  чаклар!
    Ул әле Равилне яратуын аңламый да иде. Таныш булмаган үзәк өзгеч моң җанын телеп үткәч,  ул Равил белән очрашу җаен эзләргә тотынды.
    Кыз сәнгатьне яратса да, үзен сәнгатькә багышларга һич тә  уйламаган иде әле.  Равил белән сирәк-мирәк очрашулар аңа җитми, ә Равил аңардан башка да бик шәп яшәп ята иде. Танылган артистка аны канат астына алсын да, яшәмә, имеш! Теләсә, Гөлсинә үзе дә  әллә кемнәр канаты астына керә алыр иде. Тик ул әнисенең: «Хатын-кызның  төп урыны – гаилә. Чибәрләр мең иләк аша үтә, тик юньләп тормыш кора алмый,  балаларымның шулай булуыннан Алла сакласын», – дигәнен исеннән чыгармады.
  
  Кыз Равилгә кияүгә чыгу турында уена да кертми иде. Равил аның  якын дусты, бары шул гына. Балачак дусты. Сыйныфташы.  Ә ярату? Ярату ул кешене бер утка, бер суга сала . Яндырып та бетерми, батырмый да, рәхәт тә яшәтми. Ярату – аның өчен әлегә ирешеп булмый торган зиннәт. Аңа хәзер укырга, һөнәр алырга, тормышта үз юлын табарга кирәк.
    Акылы белән шулай уйласа да, Равилне һич башыннан чыгара алмады. Юк, ул аның өчен  утка керергә дә, суга төшәргә  дә уйламады. Табигать аңа гаҗәеп талант биргән: ул берьюлы берничә эшне башкарып чыга ала, артык өзгәләнми. Үзен дә  бетерми. Дус егетләре дә   җитәрлек. Тик менә  Равил белән очрашу, аны күрү, аның белән сөйләшү, хәтта әрепләшеп алу да аның көндәлек ихтыяҗына әйләнде.
    Ә Равил, студент кына булуына карамастан, радиотапшырулар алып бара башлады. Тиз арада аның тавышын яратып та өлгерделәр, дөрес булса, яшь кызлардан күп кенә мәхәббәт хатлары да килә, диләр. Гөлсинәне уйларга вакыты да юк, баштанаяк  укуга, эшкә чумган, зур кеше булган Равил.
    Их, бу гөлдерек тавышны ничек чарларга? Ул да Равил кебек диктор булыр иде, анда хатын-кыз  диктор кирәк, диләр.  Әллә бәхетне сынап карарга инде? 
    Равилне очратырга теләп, Горький урамында  йөри торгач, бер көн радиокомитетка керергә батырчылык итте.
    Постта торучы  милиционер аны бик игътибар белән  тыңлады, документын карады һәм, кем беләндер телефоннан сөйләшкәч кенә, тиешле бүлмәгә кертеп җибәрде.
    Кызны  сөйләштерделәр, текст укыттылар, тавышын яздырып карадылар. Танылган кешеләрнең үзенә игьтибары Гөлсинәгә батырлык өстәде. «Юк,  синнән диктор чыкмый, сеңлем», – дип берсе дә әйтмәде.
  
 Ниһаять, үзара сөйләштеләр, киңәштеләр һәм кызга:
    –  Сеңлем,  сине коеп куйган диктор дип әйтеп булмый әле, шулай да тавышың бар. Аны шомартырга кирәк.  Моның өчен сәхнә серләрен белү мәҗбүри. Киләчәктә тавышың белән эшләргә телисең икән, сиңа укырга кирәк, – диделәр.
    –  Ә Равил? Ул да  студент кына бит,  – диде Гөлсинә.
    – Әйтәм, бу арада диктор булырга теләүче кызлар күбәеп китте, – дип көлде Гөлсинәне тыңлаучыларның берсе. – Аның бәхет капкасы иртәрәк ачылды...
    Бәхет капкасы... Гөлсинә дә шәфкать туташы булырга укырга кергәч, бәхет капкасы ачылган кебек булган иде. Их, Равил дә, әнисе кебек, табиб булса икән! Ул чагында Гөлсинә аның артыннан, кая барса да,  калмас иде. 
    – Сеңлем, укый торган җирең бик әйбәт, бик кирәкле һөнәр иясе булырсың, – диде сөйләшүләргә  катнашмый гына читтәрәк торган бер хатын-кыз. – Гөлсинә аны тавышыннан таныды: Равил белән бергә тапшырулар алып баручы Кәүсәр Ялалова.
    – Сез  чынлап та миндә тавыш бар дип уйлыйсызмыни? – диде ул гаять дәрәҗәдә аптырап.
    – Бар һәм ничек кенә әле!
    Тик Гөлсинәнең  башлаган эшен ташларга ниятендә юк иде. Ул медучилищеда укуын ташламады. Хастаханәгә урнашканнан соң гына сәнгать академиясенә укырга керде. Вакыт-вакыт аны да радиотапшыруларда катнаштыра башладылар.
    Равил аның диктор  булырга әзерләнүенә гаҗәпләнмәде. Үзенең дә хезмәт юлы, көтмәгәндә, бөтенләй  бүтән якка үзгәреп китте бит. Тик ул Гөлсинә кебек үзен берничәгә  бүлә алмый.   Ул бары тик бер генә эшне җиренә җиткереп башкара ала, бүтән эшкә  тотына алмый. 
    Мәхәббәттә дә шулай. Ул бары тик бер генә кешене яратты.  Чәчкәне! Тик бу яратуның ахыры кавышу белән бетмәсен дә аңлый иде. Аңламыйча! Дөрес, соңгы вакытта  ире белән аралары әйбәт түгел икән, дигән   имеш-мимешләр дә колагына  чагыла  иде. Арада тирән упкын. Ул упкынга тормыш тәҗрибәсе дә, еллар да яшеренгән. Аларны бары тик сәнгатькә мәхәббәт кенә берләштерә.
    Тик аның тормышы яңа моң, яңа аһәң белән тулды. Гөлсинә аның өчен якын дус, сердәш кенә булып калды. Кызның хисләре турында ул уйлап та карамады. Шуңа күрә  Гөлсинәнең радио  тирәсендә йөрүләрен,  диктор булырга тырышуларын ул үзенә бәйләп карамады. Бүтәннәр йөри бит әле. Аларга ярагач, нигә  Гөлсинәгә ярамасын?
    Гөлсинә ныклап микрофон алдына утырырга ниятләгәндә, Равил инде чарланып беткән иде. Шуңа күрә ул, Гөлсинә каушап, авазларны йота башлаганда, аның кулына кагылып куя иде. Бу аның:
    – Тыныч тот үзеңне, каушама, барысы да әйбәт булыр, – диюе иде.
    Кызның тавышы моңарчы бер генә хатын-кыз диктор тавышына да охшамаганлыгын  радиода тиз сизеп алдылар һәм, вак-төяк тапшыруларда чарланып киткәч, хәбәрләр программасына Равил белән даими пар итеп куйдылар.
  
 Гөлсинә моны күктән төшкән бәхет итеп кабул итте. Һәм бу эшкә башы-аягы белән  чумды. Иртәнге тапшырулардан соң укуга йөгерә, укудан соң кичке тапшыруларны алып бара да хастаханәгә төнге дежурга чаба. Шулай атналар, айлар, еллар үтте, һәм тора-бара, ике кулына бер булып, радио гына калды.
        Көн саен бергә чыгыш  ясауларына халык шулхәтле ияләште, ә радиодагылар аларны стажлы кияү-кәләш дип тә  йөртә башладылар.
    Кызлар чәчәк кебек бит ул. Бер вакыты узгач,  алар сула. Тик Гөлсинә үзен килеп алганнарын көтеп  тора торган кыз түгел иде. Ул, ниһаять, үгезне мөгезеннән үзе тотарга булды.
    – Стажлы кияү белән кәләш булып күпме яшәргә була? Болай булса, без синең белән гомер буена кысыр кияү белән кәләш булып калачакбыз. Туй балдагы алырга күптән вакыт, – диде ул Равилгә.
    – Нинди туй балдагы? Кемгә? Әллә кияүгә чыгасыңмы? – диде Равил аны аңламыйча.
    – Кемгә булсын? Синең белән миңа инде.
    – Мин бит өйләнергә уйламыйм. Аның өчен минем кәләшем юк.
    – Ә мин?
    – Син? – Равил тотлыкты. – Чынлапмы?
    – Чын булмыйча! Гел уйнап йөрергә без бала-чага түгел!
    Шулай икән шул. Бала-чага түгел икән. Ярата ул Гөлсинәне, тик өйләнер өчен башкача ярату кирәк. Егет Гөлсинәдән башка яши ала, ә  Чәчкәдән башка?
    Ул аның һәр концертын карап барды, үзенең аңа тиң түгеллеген белә торып аны сөйде. Аның үзе  яшендәге җырчы улы барлыгын да, ир хатыны булуын белү дә өметен өзмәде. Нәрсәдер көтте дә көтте, өмет юклыгын белә торып көтте.
    Ул аның өчен – кояш, ул аның өчен – сулар һава, эчәр су иде. Егетнең Чәчкәле дөньясында Гөлсинәгә урын юк иде.
            Гөлсинә аны икенче көнне үзе белән ательега алып керде һәм туй күлмәгенә  заказ бирде. Кибеткә  кереп балдак сайлады. Равил алдында бертуктаусыз сөйләнде, «өйләнмим»  дип авыз ачарга җай калдырмады.
    Икенче көнне Равил Чәчкә янына керде. Өйдә Чәчкә үзе генә иде. Ул җылы  шарфка төренгән, кәефе юклыктан зарланды. Соңгы вакытта «Чәчкә авырый, авыруы җитди», дигән сүзләр Равилнең колагына килеп ирешкән иде.
    – Өйләнергә җыенуыңны ишеттем. Әнә бүгенге газеталар сезнең турыда язалар. Кибеттә  балдак сайлаганыгызны фотога төшергәннәр, – диде ул.
    Равил өчен Чәчкә ифрат шат иде.
    – Мин өйләнмим! – диде Равил чарасыз калып.
    – Ничек инде өйләнмисең, үскәнем? Ир-ат кеше өйләнергә тиеш. Табигать кануннарына каршы килергә ярамый. Хатын-кыздан  башка  тормыш тормышмыни?
    – Өйләнә алмыйм мин!
    – Юкны сөйләмә. Гел яратып кына өйләнмиләр. Гел бергә булгач, бер-берегезгә ияләшкәнсез, хисләрегез үткенлеген  югалткан төсле тоеладыр. Бергә тора башлагач, яңара ул. Хәер, инде бергә дә яши торгансыздыр. Араларны рәсмиләштерү сиңа дәрәҗә генә өстәр.
    – Безнең арада берни дә юк!
     – Ничек инде?
    – Мин бүтәнне яратам.
    – Ә ул?
     – Ул... ул...
    – Аңлашылды. Җавапсыз мәхәббәт.
    – Мин сезне яратам! – диде чарасыздан Равил.
    – Ах син, әнә күңелеңдә нинди хөсетлек икән бит! – диде Чәчкә. – Рәхмәт сиңа, үскәнем. Мине шундый биеклеккә күтәргән, йөрәгеңне ачкан өчен рәхмәт. Ә мин тормышымның мәгънәсезлегенә ышанган идем, алга  таба халкымның мәхәббәте булмаса, нишләр идем, үзем дә белмим. Синең сүзләрдән соң миңа күк капусы ачылгандай булды. Соңгы  сулышымда да үземне бәхетле тоярмын.
    
Равил, чарасызлыктан хушлашып, ишеккә  юнәлде.
     – Равил! – дип туктатты аны Чәчкә. – Син дә бит... Син дә минем соңарып чыккан кояшым... Кил әле, шуның өчен маңгаеңнан үбим үзеңне...
    Шулай аерылыштылар. Ә икенче көнне иртән радиога  килгәч, Равил аның үлем хәбәрен ишетте. Йөрәге... Артык таушалган булган  аның йөрәге... 
    Аның үлеме белән Равилне радио белән бәйләп торган җеп өзелде. Шуңа күрә радиодан китү аның өчен фаҗига булмады. Равил бүтән эшкә  күчте. Гөлсинә калды.
    Чәчкә үлсә дә, Гөлсинәдән барыбер тартып алды Равилне.  Гөлсинә аны менә шуның өчен хәзер дә көндәше итеп кабул итә. Әнә бит, бәхетле гаилә  корып,  оныкларын күрү бәхетенә  ирешсә дә, Чәчкә турындагы һәр тапшыруда каушый, кабалана, дулкынлануын  сиздермәскә тырышкан саен, тартыкларны йота.
    Равил һаман ялгыз. Аның өчен бер нәрсә ачык: ул ике дистәдән артык елга соңлап туган, әллә Чәчкә апасы алдан туганмы? Бары тик шуңа күрә юллар аерылган, язмышлар буталган.
     Гөлсинә, тырышып-тырышып, Чәчкә  апасына чираттагы  мәрсия укуын тәмамлап килә...

http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=3217

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев