“Соңгы дәрес. Балалар белән елап хушлаштык”
Татарстанда татар теле тирәсендәге шау-шу дәвам итә. Каникул вакыты булса да, мәктәпләр мәш килә. Дәресләр кыскара, укытучылар эш эзли. Аларга рус телен укытуга, "продленка"га күчәргә кушучылар да, урам себерергә, автобуска балалар туплаучы булып эшләргә дә тәкъдим итүчеләр бар. Үз укытучыларын яклаган директорлар да юк түгел. Узган атнада Татарстан парламенты утырышында...
Татарстанда татар теле тирәсендәге шау-шу дәвам итә. Каникул вакыты булса да, мәктәпләр мәш килә. Дәресләр кыскара, укытучылар эш эзли. Аларга рус телен укытуга, "продленка"га күчәргә кушучылар да, урам себерергә, автобуска балалар туплаучы булып эшләргә дә тәкъдим итүчеләр бар. Үз укытучыларын яклаган директорлар да юк түгел.
Узган атнада Татарстан парламенты утырышында Президент Рөстәм Миңнеханов прокуратураның мәктәпләрне ни рәвешле тикшергәнен тәнкыйтьләде. "Гаеп бар икән, безнең барыбызда да, әмма мәктәп директорларында түгел. Әлеге кешеләр инструкцияне башкарган, үзләрендә салынган система буенча эшләгән. Сез безгә күрсәтмә бирегез, депутатлардан, миннән сорагыз. Бу мәсьәләдә без сезнең белән ачыктан-ачык фикерләшәбез, беркем дә бернәрсә дә яшерми", - дип сөйләде республика башлыгы.
Татарстанның һәрбер мәктәбенә диярлек прокурор күрсәтмәләре язылган, күбесендә уку планын үзгәртү, аны Россия мәгариф кануннары кысасына кертү таләбе куелган. Мәктәпләр туздырылган кырмыска оясы кебек, җыелышлар артыннан җыелышлар уза. Араларында татар телен факультатив рәвешендә генә укытырга карар кылучылар да бар. Әмма Татарстан Конституциясе, шулай ук "Дәүләт телләре турында"гы канун нигезендә бездә татар теле берничек тә факультативка кала алмый. Ашыгып карар кылган мәктәпләр бу мәсьәләне ничек хәл итәр - билгесез.
Уку елы уртасында уку планнарын үзгәртү дөрес түгел, мәктәпләр инде һәрбер укытучыны эшкә алган, аңа "нагрузка" билгеләнгән. Әмма прокуратураның өркетүе белән мәктәп директорлары, пошаманга калып, аларның күрсәтмәләрен үти. Уку планы үзгәрү сәбәпле, татар теле дәресләре кыскара. Татарстан мәгариф һәм фән министры бер укытучы да эшсез калмый дип вәгъдә бирсә дә, мәктәпләрдән килгән хәбәрләр башка вәзгыять турында сөйли. Ул укытучыларны кая ничек урнаштырып бетерүләре генә аңлашылмый. Әлегә татар теле мөгалллимнәре ватсап кебек социаль челтәрләрдә берләшеп аралаша. Һәрберсендә бер моң-зар - эшсез калу куркынычы. Һәрберсенең үз трагедиясе. Кемдер ялгыз бала үстерә, кемдер кредитка баткан. Әмма күп очракта кешеләрнең үз эшләре өчен түгел, ә татар теле язмышы өчен үзәкләре өзелә.
Дәфтәр урынына - себеркеме?
Укытучылар Мәгариф һәм фән өлкәсе хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан оешмасына да өмет итте. Профсоюзга мөрәҗәгать итүчеләр дә булды, әмма республика профсоюзы аркага пычак кадагандай, укытучыларны яклар урынына, мәктәп директорларына укытучыларга үзләренең кыскартылулары турындагы хәбәрне ничек дөрес итеп җиткерергә киңәш бирә. Район мәгариф идарәләре 1 ноябрьгә кадәр күпме укытучының эштән китәчәген, кыскартылганнарга һәм сәгатьләре кимегәннәргә ике ай дәвамында түләү өчен өстәмә күпме акча кирәк булачагын Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына хәбәр итәргә тиеш. Профсоюз оешмасының башлыгы Юрий Прохоров әйтүенчә, республика мәктәпләрендә татар телен укыту белән бәйле 3 меңнән артык хезмәткәр бар. Үзгәрешләр шуларның берничә йөзенә кагылачак.
Кыскартылуга эләккән укытучыларга төрле вакансияләр эзләнә. Күбесенә сәгатьләр арткан рус телен укытырга тәкъдим ителә. Әмма укытучылар әйтүенчә, кечкенә хезмәт хакына "продленка"га эшләргә күчәргә тәкъдим итүләр дә бар. Казанның 170 нче мәктәбендә татар теле укытучысына, гомумән, мыскыл итеп, урам себерүче вакансиясе генә бар, дип әйтелгән. Ул укытучы башка эш эзлим дип әйтте. Татарстан Президенты инстаграмына Миләүшә Низамова да, ничә буын балаларны тәрбияләп чыгардым, ә мин пенсиягә чыгарга ике ел калган вакытта, уку гөрләп барган чорда эшсез калдым, дип язды. "Йөрәгем әрни, йөрәгемнән кан тама. Телебезнең төп сакчысы булган татар теле укытучылары мыскылга калдырылгач, телне, милләтне саклаучы, яклаучы кем булыр икән? Барлык укытучылар исеменнән, мине кабул итеп очрашуыгызны сорыйм", - дип язган ул.
"Апа, нәрсә булачак?"
Казанның 20 нче гимназиясендә татар телен укыткан Зөлфирә Шәрәфетдинова дә эше белән хушлаша. Атна башында аңа кыскартылуы турында хәбәр ителгән. Зөлфирә ханым "ВТ"га, бу - иң бәхетсез көннәремнең берсе, дип күз яшьләрен тыя алмыйча сөйләде. "Балалар ярату мине мәктәпкә алып килде, башлангыч мәктәптә татар теле һәм уку дәресләрен укыттым. Мәктәптә 7 укытучы, кыскартылуга мин эләктем, чөнки сәгатьләрем әзрәк иде, аннары башка эш белән берләштереп хезмәт куйдым. Башка укытучыларга сәгать җитмәү сәбәпле китәргә мәҗбүрмен. Мин корбан ителдем. Гимназиядә атнасына өч сәгать татар теле укытылачак. Ата-аналар татар теленә каршы чыкмады, татар теле кирәкми дигән чыгышлар ясалмады. Бездә рус сыйныфлары да бар. Әмма прокуратура расписаниене һәм укыту планнарын үзгәртегез дигән күрсәтмә җибәргән, - дип сөйли Зөлфирә ханым. - Мәктәптә барысы да борчыла, аеруча балалар. Соңгы дәрестә алар миннән: "Апа, татар теленә нәрсә булачак?" - дип сорады. "Аллаһ Тәгалә генә белә", - дидем. Балалар мине уртага алып кочаклады, 15 минут дәвамында сөйләштек, елаштык. Алар арасында татар гына түгел, рус балалары да, чеченнар да бар. Ни өчен бездән сорамыйлар, дип аптырыйлар. Алар өчен уку елы уртасында укытучыдан аерылу - зур стресс. Минем дә йөрәк әрни. Бу - иң күңелсез вакыйга. Аларны башка күрә алмаячагым башыма сыймый, авыр кабул итәм".
Мөгаллим әйтүенчә, татар теле укытучылары хокуксыз булып калды, аларга берсе дә ярдәм итми. "Укытучыларның йөрәге тулы сыкрау. Урамда калган танышларым бар. Бер генә җитәкче дә аларны яклап сүз әйтми. Мәгариф һәм фән министрлыгы ни эшлидер, белмим, әмма татар теле укытучылары белән проблема хәл ителмәде. Иҗтимагый оешмалар да дәшмәде, дәшкәннәре дә соң гына мөрәҗәгать язып котылды, күз буяу өчен генә", - дип аптырый Зөлфирә ханым.
"Миңа аларның һәрберсе кадерле"
Татар мәктәпләре, гимназияләрендә кыскартулар барганда, мәктәп директорлары, гафу үтенеп, укытучыларны эшсез калдырырга мәҗбүр булулары турында әйткәндә, Казанның бердәнбер "СОлНЦе" мәктәбе директоры Павел Шмаков кына прокуратура күрсәтмәләренә буйсынмавын җиткерә. Ул ел уртасында укыту планын үзгәртмәячәге, татар теле укытучыларын кыскартмаячагы хакында әйтте. Шмаков әлегә судлашырга йөри, буйсынмау өчен аңа җәза да яный. "Бездә прокуратура тикшерүләре булмады, әмма алар укыту планын үзгәртергә дигән күрсәтмә чыгарган. Мин прокуратура вәкилләре белән очраштым, анда татар теле укытучыларын ничек дөрес итеп эштән алуны да аңлаттылар, әмма мөгаллимнәрне эштән алмаячагымны белдердем. Мине янә чакырттылар, яңа укыту планын, расписаниене сорадылар. Судта хокукларымны якларга дигән карарга килдем, - ди ул. - Мәктәптә ата-аналар җыелышларын уздырып, низагка кадәр җиткерәсем килми. Безнең мәктәп уңышлы эшли, күрсәткечләребез белән мактана алабыз. Балалар яратып укый. Бер генә әни татар теленнән баш тартты, әмма баласының укыйсы килә. Дүрт татар теле укытучысы балаларга белем бирә. Аларның икесе алтынга тиң, миңа алар һәрберсе кадерле. Алар өстеннән берсе дә шикаять яза алмый".
Адвокат Руслан Нагиев исә, Россиянең Югары судында Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны яклап чыгар өчен барлык документлар әзер, дип әйтте. "Прокуратура күрсәтмәләре канунга туры килеп бетми. Прокуратура ФГОСка таяна, ә анда республиканың дәүләт телләре мәҗбүри укытылырга тиеш дип язылмаган. Тик федераль стандарт федераль законнан өстен була алмый. Ә закон нигезендә республика дәүләт телләрендә укытуны оештырырга тулы хокукка ия", - дип фикер йөртә хокук белгече.
Әлегә мәктәпләрдә көзге каникул дәвам итә. Балалар ялдан әйләнеп килгәнче, яңа укыту планын өлгертәчәкләр дигән сүзләр йөри. Әмма әлегә берни хәл ителмәгән, расписаниене үзгәртү дә иртәрәк. Татар теле өчен көрәш тә тәмамланмады әле.
Римма Бикмөхәммәтова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев