4 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Яшелчәләрне ничек ашарга?
Чи яшелчә файдалырак кебек. Әмма бу һәрчак дөрес түгел икән. Бөекбритания галимнәре, яшелчәләрне ничек ашарга икәнен тикшергәннән соң, түбәндәге нәтиҗәгә килгән. Баксаң, помидор, шпинат, кишер, спаржаны пешереп ашау чи килеш ашауга караганда күпкә файдалырак икән. Термик эшкәртү аша узган помидорда С витамины таркала. Аның каравы яман шештән сакларга сәләтле ликопин...
-
Рамия Гарифуллинадан гади генә кекс рецепты
Кирәк булачак: 4 йомырка 4 аш кашыгы майонез ("Махеев Провансаль с лимонным соком") 1п. разрыхлитель 1 п. ванилин 1 стакан шикәр комы 1 стакан он (югары сортлы) Әзерләү: Тирән булмаган савытка йомырка, майонез, разрыхлитель, ванилин, шикәр комы, онны саласыз да, яхшылап болгатасыз. Күпме күбрәк болгатасың, ул шуның кадәр ныграк кабарып...
-
Татар телен укыту турындагы сорауны Дәүләт Советы 8 ноябрьдә караячак
Узган утырышта республиканың башкарма хакимияте һәм Татарстан Прокуроры адресына Татарстан Республикасының дәүләт телләрен укыту һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту хакында юлланган сораулар җавапсыз калган иде. Шуңа күрә сессия эшендә тәнәфес игълан ителде. Барыннан да бигрәк парламентарийларны җәмгыятьтә милли һәм тел аерымлыклары нәтиҗәсендә килеп туган хәлләр борчуга салды....
-
“Соңгы дәрес. Балалар белән елап хушлаштык”
Татарстанда татар теле тирәсендәге шау-шу дәвам итә. Каникул вакыты булса да, мәктәпләр мәш килә. Дәресләр кыскара, укытучылар эш эзли. Аларга рус телен укытуга, "продленка"га күчәргә кушучылар да, урам себерергә, автобуска балалар туплаучы булып эшләргә дә тәкъдим итүчеләр бар. Үз укытучыларын яклаган директорлар да юк түгел. Узган атнада Татарстан парламенты утырышында...
-
Лениногорскида узган ярминкәдә "Заман сулышы" һәм "Лениногорские вести" газетларына да язылырга була иде
Үзәк мәйданда узган ярминкә вакытында "Заман сулышы" һәм "Лениногорскииие вести" газетларына да язылырга була иде. Бу мөмкинлектән файдаланырга теләүчеләр булды, безнең өстәл янына килеп, 2018 елның беренче яртыеллыгына җирле газетларга язылдылар. Розалия Мостафина фотосы
-
Лениногорск ярминкәсендә Чирмешәннән алып килеп каз саттылар
Лениногорск ярминкәсендә ике җирдә Чирмешән районыннан каз ите алып килеп саттылар. Лениногорск казлары күренмәде. Бер килограммы 400 сум тора иде. Казларның 4 килограммлысы бар иде. "Болар апрель аенда ук алганнар, өлгереп җитешкәннәр" дип мактадылар. Каз эч-башын 200 сумнан саттылар. "Безнең базарда 300 сум тора бит, алдым әле, - дип сөйләнде...
-
Лениногорскида ярминкә үтте (ФОТОЛАР)
Лениногорскида чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Бик күп итеп алып килгәннәр иде. Шулай ук кәбестә, бәрәңге, сөт, йомырка кебек азык -төлек саттылар. Бал да бар иде. Розалия Мостафина фотолары
-
Лениногорскида Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт булды
Лениногорскиның үзәк мәйданында бүген Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Халыкны район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәйрәм белән котлады. -Әлеге бәйрәм дәүләтнең нигезен тәшкил итә, җәмгыятьнең рухи һәи хокукый нигезен ныгыта, диде ул. -Бәйрәм белән сезне! Сәламәтлек, уңышлар телим, - диде ул. Концертны яшь артистлар һәм үзешчән...
-
Лениногорскида яшәүче Демакиннар гаиләсе "алтын туй"ларын билгеләп үтте
Лениногорскиның ЗАГС бүлегендә Станислав Павлович һәм Анастасия Михаиловна Демакиннар бергә гомер итүләренең 50 еллыгын билгеләп үттеләр. Моннан нәкъ 50 ел элек алар үзләренең никахларын Лениногорск шәһәрендә рәсмиләштергәннәр. Шушы олы көннең истәлеге итеп юбилярлар почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар һәм күпсанлы җылы котлау һәм рәхмәт сүзләре ишеттеләр. Фото- Лениногорск ЗАГС бүлегеннән