Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар кызы Алинә Заһитова фигуралы шууда Европа чемпионы булды

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта алтын медаль яулады Икенче урында - ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева, өченчедә - Италия спортчысы Каролина Костнер. Алинә Заһитовага 15 яшь. Ул - "Ижсталь" хоккей ко­мандасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Аңа бу исемне гимнастка Алиә Кабаева...

Алинә Заһитова фигуралы шуу буенча Европа чемпионатында хатын-кызлар арасында ялгыз чыгышта алтын медаль яулады

Икенче урында - ике тапкыр Европа чемпионы Евгения Медведева, өченчедә - Италия спортчысы Каролина Костнер.
Алинә Заһитовага 15 яшь. Ул - "Ижсталь" хоккей ко­мандасының элеккеге баш тренеры Илназ Заһитовның кызы. Аңа бу исемне гимнастка Алиә Кабаева хөрмәтенә кушканнар. Әтисе һәм әнисе кызны тимераякка 4 яшендә бастыра. 6 яшеннән ул фигуралы шуу белән ныклап шөгыльләнә башлый. Илназ Заһитов - тумышы белән Актаныш районыннан. Алинәнең сеңлесе Сабина да фигуралы шуу белән шөгыльнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев