Татарстан синоптиклары алдагы көннәргә һава торышының нинди булачагын әйтте
Республикада алдагы өч көн яңгырлы һәм җилле булачак. Татарстан Гидромеиеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 5 июньдә, алмашынучан болтылы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көттелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. исәчәк. Төнлә һаваның минмаль температурасы +1...+6, көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак. 6...
Республикада алдагы өч көн яңгырлы һәм җилле булачак.
Татарстан Гидромеиеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә, 5 июньдә, алмашынучан болтылы һава торышы саклана, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көттелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. исәчәк. Төнлә һаваның минмаль температурасы +1...+6, көндез иң югары температура +12...+17 градус булачак.
6 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава, төнлә урыны белән күпчелек районнарда яңгыр, яшен көтелә. Көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Синоптиклар бу көнне вакыты белән җилнең тизлеге секундына 18 метрга, яшен вакытында 20 метрга кадәр җитеп көчәю ихтималы булуын да җиткерә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4...+9, көнбатышта +12, көндез иң югары температура +12...+17 градуска күтәрелә.
Чәршәмбе, 7 июньдә, аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар, көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшен фаразлана. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил, яшен вакытында аның тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы +4...+9, көндез иң югары температура +15...+20 градус булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев