Татарстанда боз яварга мөмкин
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, иртәгә - 28 июльдә, һава торышының бозылуы көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар. Яшен һәм явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин. Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 13-18,...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе мәгълүматына караганда, иртәгә - 28 июльдә, һава торышының бозылуы көтелә.
Синоптиклар фаразлавынча, республиканың аерым районнарында кыска вакытлы яшенле яңгыр һәм боз яву ихтималы бар. Яшен һәм явым-төшем вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә мөмкин.
Республикада һава температурасы төнге сәгатьләрдә - 13-18, көндез 26-30 градус җылы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев