Түли алмаган займ бурычын киметеп буламы?
– Мин 5000 сум күләмендә займ алдым, тик түли алмадым. Суд приставларыннан 25000 сум бурычым җыелганын белдем. Нишләргә инде? Бурычны киметү өчен ни дә булса эшләргә мөмкинме?
– Сезгә шул карарны чыгарган судка мөрәҗәгать итеп, приказның күчермәсен алырга кирәк. Аны кулыгызга алган моменттан, мировой судьяга шул приказны гамәлдән чыгару дәгъвасы бирергә 10 көн вакытыгыз бар. Әгәр дә шул срок узган икән, бу очракта аны торгызу кирәк. Ул вакытта суд приказын гарантияле юкка чыгарачаклар. Шуннан соң кредитор дәгъва бирәчәк һәм суд утырышы булачак. Анда неустойканы киметү турында үтенеч тапшырсагыз, суд бурыч суммасын ярыйсы ук киметәчәк.
Гөлнара Вәлиева
http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/tli-almagan-zaym-burychyn-kimetep-bulamy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев