3 май 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида яшәүче ир мошенникларга 56 мең сум күчергән
26 апрельдә Лениногорск эчке эшләр бүлеге дежур частена 46 яшьлек ир мөрәҗәгать итеп, үзен алдаулары турында әйтә.
-
Иске Куак мәктәбе укучысы Сиринә Сәхапова республика бәйгесе финалына үтте
Бүген “Яңа гасыр” телеканалында “Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары ачыкланды. Бу хакта "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Финалга чыккан алты укучы арасында Иске Куак мәктәбе укусысы Сиринә Сәхапова да бар, бу турыда "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
-
Эт эчәгесеннән котылуның бер генә юлы бар
Без “икенче икмәк”не тиешенчә үстерә белмибез.
-
Узган елда Татарстан Президентының хатыны иреннән 18 тапкырга күбрәк акча эшләгән
Узган елда Рөстәм Миңнехановның хатыны 137 миллион сумнан артык акча эшләгән.
-
Лениногорскилыларга май аена намаз вакыты
Намаз укучы лениногорскилылар игътибарына
-
Лениногорскилылар йөзү буенча көч сынашты (ФОТОЛАР)
“Юбилейный” бассейнында предприятие-оешма һәм уку йортлары арасында йөзү буенча ярышлар узды. Ул шәһәр Спартакиадасы кысаларында үтте.
-
Бәйгебезгә Швециядә яшәүче якташларыбыз - Абзалимовлар гаиләсе кушылды (ФОТОЛАР)
Бу минем гаиләм.
-
Бөек Ватан сугышы ветераннарына "Фидакарь хезмәте өчен" медале тапшырылачак
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидларына Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медале биреләчәк. Бу хакта карар бүген кабул ителгән. Татарстан Министрлар Кабинетында брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шулай дип хәбәр итте.
-
Татарстанда яңа министр
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпованы Татарстан мәдәният министры итеп билгеләде. Шул хактагы указ бүген имзаланган, дип хәбәр ителә республика Хөкүмәте порталында. «Әюпова Ирада Хафизҗан кызын, моңарчы биләгән вазифасыннан азат итеп, Татарстан Республикасы мәдәният министры итеп билгеләргә», - диелә документта.
-
Лениногорск авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә бәхетсезлек очракларын булдырмаска, дип сөйләштеләр
Авыл хуҗалыгы производствода травма алу куркынычы югары булган тармак булып тора. Былтыр, мәсәлән, районыбызның ике хуҗалыгында кеше үлеменә китергән ике бәхетсезлек очрагы булган.
-
Татарстанда берәү урамда скелет тапкан
Чаллы кешесе урамда скелет тапкан. Бу хакта "Челнинские известия" хәбәр итә.
-
Татарстанда берәү авырлы хатынын үтергән
Фаҗига Казанда 1 май көнне була.
-
Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүченең гомере өзелгән
Һәлакәт 1 майда Казан-Шәмәрдан автоюлында булган.
-
Түли алмаган займ бурычын киметеп буламы?
– Мин 5000 сум күләмендә займ алдым, тик түли алмадым. Суд приставларыннан 25000 сум бурычым җыелганын белдем. Нишләргә инде? Бурычны киметү өчен ни дә булса эшләргә мөмкинме?
-
Гөлшат Котенкованың әнисе: “Чал башымны иеп рәхмәт әйтәм...”
Түбән Камада Гөлшат исемен белмәгән кеше юктыр. 9 гыйнвар көнне интернетта “Алмаш” ял базасында чаңгы шуып йөргән җиреннән Гөлшат исемле яшь ананың югалуы турындагы хәбәр бөтен шәһәрне аякка бастырды.