Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Укытучылар һәм укучылар имтихан хаталары күрсәтелгән белешмәлекләр белән таныша ала

Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) укытучыларга һәм булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәмлек буларак 2017 елда Бердәм дәүләт имтиханында катнашучыларның типик хаталарын анализлауга нигезләгән методик белешмәлек бастыра башлаган. Бу эш имтиханнар кампаниясе тәмамлангач ел саен үткәрелә. Тәкъдимнәрдә имтихан эшләренә характеристика һәм анализ, агымдагы елда БДИ тапшыручыларның нәтиҗәләре, ачыкланган кыенлыклар һәм типик...

Педагогик үлчәнешләр федераль институты (ФИПИ) укытучыларга һәм булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына ярдәмлек буларак 2017 елда Бердәм дәүләт имтиханында катнашучыларның типик хаталарын анализлауга нигезләгән методик белешмәлек бастыра башлаган.


Бу эш имтиханнар кампаниясе тәмамлангач ел саен үткәрелә. Тәкъдимнәрдә имтихан эшләренә характеристика һәм анализ, агымдагы елда БДИ тапшыручыларның нәтиҗәләре, ачыкланган кыенлыклар һәм типик хаталар кертелгән. Алар уку елы башланганчы басылып чыгачак. Бу укытучылар ел дәвамында аларны исәпкә алсын һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханга әзерленгәндә нәтиҗәле ярдәм итү өчен кирәк.

Институт сайтында рус теле, математика, физика, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география, рус әдәбияты, биология, тарих, җәмгыять белеме, чит телләр буенча методик белешмәлекләр бар. Якын арада башка фәннәр буенча да пәйда булачак, дип ачыклык кертә Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек (Рособрнадзор) федераль хезмәте матбугат хезмәте.

http://tatar-inform

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев