Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалыда яшәүче Әлфинур апаның карусыз башкара торган “гадәте” бар

Урдалыда яшәүче актив хәбәрчебез Әлфинур апа Галимова һәрвакыт авылдашлары турында газетка язып тора, авылда узган чараларны яктырта, социаль челтәр аша фотоларын җибәрә. "Настоящий" хәбәрче инде менә. Урдалы тормышы белән якыннан таныштырып торган Әлфинур апаның үзенең дә шушы көннәрдә гомер бәйрәме икән бит. Ачык йөзле, киң күңелле әлеге ханымның юбилее турында...

Урдалыда яшәүче актив хәбәрчебез Әлфинур апа Галимова һәрвакыт авылдашлары турында газетка язып тора, авылда узган чараларны яктырта, социаль челтәр аша фотоларын җибәрә. "Настоящий" хәбәрче инде менә. Урдалы тормышы белән якыннан таныштырып торган Әлфинур апаның үзенең дә шушы көннәрдә гомер бәйрәме икән бит.

Ачык йөзле, киң күңелле әлеге ханымның юбилее турында уйларга вакыты да юк, чаба да, чаба. Иртүк торып, көтү озата. Уполномоченный булгач, бу эш аның җилкәсендә. Кеше терлеген генә түгел, үзеңнең абзардагы мал-туарны да карарга, тәрбияләргә. Әнә аяк астында кош-корты да буталып йөри. Аларын да күпләп асрыйлар икән. Бакчада әле хәзер генә эш бетеп килә, җәй айларында нихәтле икәнен язып тормасам да, чамалыйсыз. Яраткан эшеңә дә өлгерәсе бар. Бер авылда яшәп, ничек инде әни янына барып, хәлен белеп килмисең. Ул арада шимбә - ял җитә, балалар, оныклар кайта дип, тәмле ризыгын әзерли башлый Әлфинур апа.

Үз хезмәтеннән тыш, авылдагы җәмәгать эшләре үзәгендә дә кайный. Сайлау кампанияләре, халык санын исәпкә алулар, узган елгы авыл хуҗалыгы исәбен алуда катнаша, "өч авылны йөреп чыгарга туры килде, төшкә кадәр китапханәдә, аннан соң исәпкә алырга чыгып китә идем", ди. Болай һәр җиргә дә өлгерлегенә - кушкач, карусыз башкара торган "гадәте" "гаепле"дер, мөгаен. Гомумән, авыл тормышы, аның проблемасы, шатлыгын бүлешеп яшәүче ханым ул. Барысына да ничек өлгерәсез дигәнгә, бөтенесе шул сорауны бирә, үземнең бу турыда уйлап караганым да, авырсынганым да юк. Эшләр бер-бер артлы, үз җае белән бара ул, исәнлек кенә кирәк, ди.

Гаиләдә дүрт бала арасында иң олысы буларак үскән Әлфинур мәктәпне тәмамлауга эшкә керә. "Шундый яхшы укыган идем, аттестатта бер генә "4"ле иде, алга таба да укырга кирәк диюче булмады, клубка сәнгать җитәкчесе итеп тоттылар да куйдылар", ди ул. Анда озак эшләми, колхоз идарәсенә кассир итеп билгелиләр. Үзе дә батыр йөрәкле булган икән, яшь килеш кулыңа акча ышандырып ал әле. Батырлыгы 18 яшендә кияүгә чыгып, тормыш йөген тартуда да күренә. Менә инде ире Фирдәүс белән 36 елдан артык бергә гомер итәләр. Хезмәт юлында алга таба да саннар, кәгазьләр көтеп торган әле: 20 елга якын авыл советында бухгалтер булып эшләвен әйтүем. Хәзер исә китаплар "мәгарә"сендә эшли, китап укуның тәмен нәниләрдән башлап, олыларга кадәр төшендерә. Туган авылында эшләгән еллары 37 еллык хезмәт стажына сыйган да беткән.

- Еллар узгач шуны уйлап торам: эш урыннарында диплом сораучы да булмады. Кайда кереп эшләсәм дә, шелтәсез-кисәтүсез башкардым, шунысы күңелемә шатлык бирә, - ди ул.

Розалия Мостафина

Язманың тулы вариантын "Заман сулышы"ның 29 сентябрь санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев