29 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорскида Дуслык бәйрәменә багышланган концерт узды (ФОТОлар)
Мәдәният Сараенда дуслык бәйрәме булып узды. Анда мәктәп укучылары каршында шәһәребезнең талантлары чыгыш ясады. Дәртле биюләр, күңелле җырлар белән үрелгән чара барысына да ошады. Артистлар чыгышын яшь тамашачылар алкышларга күмде. Чараның төп максаты - милләтара дуслыкны ныгыту, бер-береңә карата ихтирамлылыкны арттыру иде. Бәйрәмдә төрле дин вәкилләре дә катнашты. Зилә Мөдәрисова...
-
Урдалыда яшәүче Әлфинур апаның карусыз башкара торган “гадәте” бар
Урдалыда яшәүче актив хәбәрчебез Әлфинур апа Галимова һәрвакыт авылдашлары турында газетка язып тора, авылда узган чараларны яктырта, социаль челтәр аша фотоларын җибәрә. "Настоящий" хәбәрче инде менә. Урдалы тормышы белән якыннан таныштырып торган Әлфинур апаның үзенең дә шушы көннәрдә гомер бәйрәме икән бит. Ачык йөзле, киң күңелле әлеге ханымның юбилее турында...
-
Татарстан Гидрометеорология үзәге: октябрь башы кояшлы, коры, әмма салкынча булачак
Шул ук вакытта синоптиклар октябрь аенда уртача айлык температура нормадан 3,1 градуска югары булачак, дип белдерә. Татарстанда "әбиләр чуагы" сентябрь уртасында төгәлләнде, әмма октябрьдә коры, салкынча һава торышына өмет бар. Бу хакта беренчел фаразларга нигезләнеп, XXI гасыр эклологик вазгыятенә багышланган III халыкара конференциядә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең...
-
Лениногорскида 15 яшьлек кыз мошенник тозагына эләккән
27 сентябрь көнне урамда кызга бер ханым бозым, бозымны бетерү, аны "чистарту" турында сөйли. Һәм өйдәге булган барлык акчаларны алып чыгарга куша. Кыз шулай эшли дә. Полициягә зыян күргән кызның әнисе мөрәҗәгать иткән. "Мошенниклык" статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Кызны алдаган ханымның фотороботын төзегәннәр, дип хәбәр итә Лениногорск эчке эшләр...
-
Беренче чын суыклар, карны кайчан көтәргә?
Халык иртән-иртүк, чәй эчкәнче тәрәзәгә күз ташлый: һава торышы ничек, янәсе. Шулай итеп, һава торышы фаразларына ихтыяҗ арта бара, кеше радио-телевизордан ишетергә өлгермәсә, көнлек һава торышын мобиль телефоннан булса да карап чыгып китә. Әмма һава температурасы көне-сәгате белән үзгәреп тора. Ярый әле, табигать үзгәрешләрен язып баручы, шуңа карап, фаразлар ясаучы...
-
Лениногорск әти-әниләренә баланы бәхетле итү өчен 7 төп киңәш
Кайсыбыз гына балаларның бәхетле булуын теләми икән? Һәр ата-ана үзенчә тырыша, баласының күңелен күрә, бәхетле итәм дип әллә нәрсәләргә бара. Әмма психологлар бераз уйланырга тәкъдим итә. "Баланы бәхетле итәсегез килә икән - тирәнрәк фикер йөртегез. Моның өчен шактый тырышырга кирәк булачак һәм иң беренче чиратта үзегезне үзгәртү мөһим", ди алар....
-
В Татарстане тепло пущено в 86 процентах жилых домов
Стопроцентно отапливается жилье в 31 районе республики - это 14,7 тысячи жилых домов. На сегодняшний день в Татарстане пуск тепла в жилые дома достиг показателя в 85,9 процента. Согласно информации о подаче тепла на объекты ЖКХ и социальной сферы республики, предоставленной ИА «Татар-информ» Министерством строительства, архитектуры и ЖКХ РТ, в...
-
Гөмбә яратучы лениногорскилыларга файдалы киңәш: Агулы гөмбәне ничек ачыкларга?
Көз - гөмбә чоры, күп кенә кеше урманга гөмбә җыярга йөри. Кызганыч, гөмбә белән агуланган очраклар да еш була. Ничек итеп агулы гөмбәне ачыкларга? Бик гади бер ысулы бар икән. Гадәттә гөмбәләрне кыздырганчы яки маринадлаганчы суга салып кайнатып аласы. Менә шулай кайнатканда, гөмбәләр янына кабыгыннан чистартып бер баш суган салырга...
-
Лениногорскилылар “РИТЭК” конкурсы җиңүчеләре булды
Күптән түгел Казанда "Пирамида" комплексында социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар. Безнең районнан "Экология" номинациясендә Балалар иҗат йорты белгече, проектның җитәкчесе Ирина Кушилкова җиңүче булды. Грант акчасы иҗат йортында экологик лаборатория ясау өчен тотылачак. "Мәдәният һәм рухият" номинациясендә Лениногорск шәһәр Советы - проектның җитәкчесе,...
-
Лениногорск уку йортлары арасында ярышлар узды (фотолар)
27 сентябрьдә шәһәребезнең уку йортлары җиңел атлетикада ярышты. Анда 100 якын спортчы катнашты. Беренче урынны "ЛНТ" командасы яулады. Икенче - "ЛПК", өченче - "КНИТУ-КАИ" командалары булды.
-
29 сентябрьгә һава торышы
29 сентябрь. Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемнәрсез, иртән һәм көндез вакыты белән яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын. Төнлә һава температурасы +4..-1˚, көндез +4..+9˚ градус.
-
Хәерле җомга иртәсе белән!