Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Якташыбыз Людмила Аланлының яңа китабы басылып чыкты

Якташыбыз Людмила Аланлының "Күңелемә кояш элдем" дигән өр-яңа китабы дөнья күрде. Ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан. Анда аның 87 шигыре кергән, шуның 32се җыр тексты. Яшь шагыйрәнең бу китабына ихлас, садә хисләргә бай лирик шигырьләре туплап бирелде, дип язып куелган анда. - Китапны 27 октябрь көнне алып кайттым, бик...

Якташыбыз Людмила Аланлының "Күңелемә кояш элдем" дигән өр-яңа китабы дөнья күрде. Ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан.
Анда аның 87 шигыре кергән, шуның 32се җыр тексты. Яшь шагыйрәнең бу китабына ихлас, садә хисләргә бай лирик шигырьләре туплап бирелде, дип язып куелган анда.
- Китапны 27 октябрь көнне алып кайттым, бик нык шатландым. Аңа шигырьләр hәм жырлар туплап бирелде. Бүгенге көндә җырчыларыбыз тарафыннан башкарылганнары да, әле киләчәктә көй языласы өр-яңа жыр текстлары да бар, - ди шагыйрә.
Людмила Федотовка авылында туып үскән, хәзерге вакытта Әлмәттә яши, актив иҗат эшчәнлеге алып бара: шигырьләр иҗат итә, көй яза, җырлый. Безнең район һәм шәһәрдә узган чараларда да еш күрергә була аны. Якташыбызга киләчәктә дә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев