Гомер-гомергә кәҗәне малга санамыйча аннан көлеп, мыскыллап торганнар. Үзем дә шундый кешеләрдән идем. Кәҗҗәнең сөтенә итенә якын да килмәдем. Кәҗәсе бар кешеләргә барырга туры килсә чәйне сөтсез, каймаксыз эчә идем. Бер Коръән ашында хуҗаларда кәҗә барлыгын белгәч токмачлы ашны пешә пешә ашасам ашадым, ләкин кәҗә сөтеннән ясаган катыкны ашка салмадым....
Гомер-гомергә кәҗәне малга санамыйча аннан көлеп, мыскыллап торганнар. Үзем дә шундый кешеләрдән идем. Кәҗҗәнең сөтенә итенә якын да килмәдем. Кәҗәсе бар кешеләргә барырга туры килсә чәйне сөтсез, каймаксыз эчә идем. Бер Коръән ашында хуҗаларда кәҗә барлыгын белгәч токмачлы ашны пешә пешә ашасам ашадым, ләкин кәҗә сөтеннән ясаган катыкны ашка салмадым. Бөтен кәҗә сөте исле, тәме тәмсез диеп уйлый идем.
Ләкин бер көнне кәҗә турында фикерләрем тамырдан үзгәреп, миндә чын революция булды. Ә хәл кыскача болай булды. Кунакка баргач ялгыш кына кәҗә сөте белә чәй эчкәнмен,хәттә сизми дә калганмын. Ә ялгышлык сизелгәч соң иде инде. Беткән баш бетсен инде дип шул кешеләрдән авыз итәргә кәҗә сөтен өйгә алып кайттым. Ярый хуш, алдымда бер стаканга кәҗә сөте, икенчесенә сыер сөте. Мин чын дигустатор кебек әле, сыер сөтен, әле кәҗә сөтен эчеп карыйм. Ышанасызмы -юкмы кәҗә сөте сыерныкыннан тәмлерәк булып тоелды, кәҗә асраучылар алдарга ирек бирмәсләр кәҗә сөте сыерныкыннан тәмлерәк һәм төсе агырак. Әйтәм хатынга: "Әйдә, кәҗә алыйк диеп, берне генә" дим. Ул- юк аламмы соң сыер тоткан килеш ,карамыйм да, саумыйм да ди. Мин әйтәм алыйк файдасы да бар диләр балалар да эчәр дим. Ә ул әйтә я мин ди я кәҗә ди мин әлбәттә инде хатынны сайладым һәм кәҗә алмадык.
Һәм менә яз көне сыерны бетерергә туры килде кинәт кенә. Озак озак уйлап тормадык хатын да сөтләп чәй эчәргә ярата , сыер алырга акчабыз җитмәде ниһаят ике кәҗә алып кайттык. Кәҗәләрне яхшы токымлысын, сөтләрен эчеп карап алдык. Алдыкта шатландык, кәҗәләрне бик яраттык. Сөте дә эремчеге дә, каймагыда бик тәмле була икән. Ә иң ошаганы әчкелтем тәмле катыгы булды. Чыннанда акыллы хайваннар, үзләре килеп саудыралар. Ашаганда да сарыклар кебек дәррәү оелешмиләр, бер берсен таптап китмиләр ипләп кенә дәрәҗәләрен белеп кенә ашыйлар. Кыскасы яраттык үзләрен.
Бер көнне күчтәнәч диеп кәҗә сөтен бертуган абыйларга (күршедә генә торалар ) авыз итәргә бирдек. Икенче көнне сорыйбыз кәҗә сөтен эчеп карадыгызмы, тәмле булдымы диеп. Кая ул, бер сүз дә әйтмичәдә китеп бардылар болар машиналарына утырып нәрсә булды диеп торабыз. Ул икән кәҗә алырга китеп барганнар. Кич белән ике кәҗә алып кайттылар бәрәннәре белән. Алар да кәҗә сөте эчү бәхетенә ирештеләр. Хәзер уйлыйбыз ни өчен алданырак асрамаганбыз диеп.
Ришат Әхмәдиев, Түбән Чыршылы
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев