10 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәләр
Хөрмәтле редакция, сезгә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган полиция офицеры Трункин Александр Дмитриевичның тол калган хатыны хат яза. Александр Трункин 1995 елның 30 маенда вафат булды. Аны югатканнан бирле 22 ел вакыт узды. Ул шәфкатьле, бик ачык кеше иде, без, аның туганнары һәм якыннары бу югалтуны хәзер дә авыр кичерәбез....
-
ГҮЗӘЛ УРАЗОВА БЕЛӘН ИЛДАР ХӘКИМОВ БУ КИЕМНӘРЕ БЕЛӘН НИ ӘЙТЕРГӘ ТЕЛӘГӘН?
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов 14 сезонга аяк басты. Алар Казан тамашачысына "Эксклюзив" дип исемләнгән яңа шоу программаларын тәкъдим итте. Ни өчен тамаша "Эксклюзив" дип атала? Концертның үзенчәлеге нәрсәдә? Интертат хәбәрчесе барысын да үз күзләре белән күреп кайтты. Иң элек тамашачы сәхнәгә чыккан артистларның һәм биючеләрнең киемнәренә...
-
Татарстанда берәү 40 ел бергә яшәгән хатынына карета бүләк иткән (ФОТОЛАР)
Нурлат районының Чулпан авылында яшәүче Әнвәр абый белән Наилә апаның бергә гомер итүенә кырык ел булган. Әнвәр абый хатынына бүләккә дип чып-чын карета ясаган. - Элек каретада патшабикәләр генә йөргән, минем дә хатынымны, соңрак булса да, Золушка әкиятендәге кебек каретага утыртып йөрисем килде. Пенсиягә чыккач, вакыт та иркен. Кырык бер...
-
Хәтерегезне тикшереп карагыз (ТЕСТ)
Һәр сорауга «әйе» яисә «юк» дип җавап бирегез. Һәр уңай җавапка 1 балл санагыз, "юк" дип җавап бирсәгез 0 балл була. 1. Вспомните ли вы, что ели в прошлое воскресенье на завтрак? 2. Случалось ли вам забыть о важной деловой встрече? 3. Можете ли вы вспомнить запросто пять разных телефонных...
-
Ялгыш кәҗә сөте эчкәнмен (безнең районда булган хәл)
Гомер-гомергә кәҗәне малга санамыйча аннан көлеп, мыскыллап торганнар. Үзем дә шундый кешеләрдән идем. Кәҗҗәнең сөтенә итенә якын да килмәдем. Кәҗәсе бар кешеләргә барырга туры килсә чәйне сөтсез, каймаксыз эчә идем. Бер Коръән ашында хуҗаларда кәҗә барлыгын белгәч токмачлы ашны пешә пешә ашасам ашадым, ләкин кәҗә сөтеннән ясаган катыкны ашка салмадым....
-
Илфак Шиһаповның әнисе Асия апа: «Нәрсә җитми безгә?»
Асия апа Шиһапова турында "Шәһри Казан" газеты менә ниләр яза: Асия апа - безнең өчен чит кеше түгел. Хезмәттәшебез Илфак Шиһаповның әнисе. Илфакның әнисенә шалтыратмаган бер генә көне дә юк иде. Асия Шиһапова Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында яши. Җәй көне дустыбызның каберенә кайткач, әнисе белән дә озак сөйләшеп утырган...
-
Сугышлы мәктәбе укытучысы Гүзәлия Арсланова юбилеен билгеләп үтә (укучылары яза)
Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Авыл укытычысы - ул авылның йөзе, шуңа күрә дә, без - укучылары, хөрмәтләү йөзеннән "апа" дип эндәшәбез. Бүген без үзебезнең апа - Гүзәлия апабыз турында язасыбыз килә....
-
Лениногорск хуҗабиләренә кабак коймагы рецепты
Зур булмаган кабак кисәгенең кабыгын чистартырга, угычтан уарга, бүленеп чыккан суын сыгарга кирәк. Шулай ук уртача зурлыктагы алманың кабыгын әрчергә, нәзек итеп турарга. 4 аш кашыгы карабодай яки бодай онын 2-3 аш кашыгы су белән болгатырга, ярты стакан суда 0,5 чәй кашыгы соданы эретергә һәм он белән бутарга, шул катнашмага...
-
Синоптиклар Татарстанда томан һәм бозлавык турында кисәтә
Татарстан синоптиклары һава торышы шартлары бозылуы турында кисәтә. ТР Гидрометеорология үзәге фаразынча, 11 ноябрьдә республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, төнлә һәм көндез урыны белән томан төшәчәк. Моннан тыш, көндез һәм кич кар, юеш кар яварга, кайбер районнарда юлларда бозлавык урнашырга мөмкин. Җил: көньяктан, талгын. Төнлә һава температурасы -2..-7 градус,...
-
Тәмәке тартмаучылар өчен эш атнасын 35 сәгатькә калдыру мөмкинлеге каралачак
Россия Хезмәт кодексы нигезләмәсе буенча, бүген «нормаль эш вакыты атнасына 40 сәгатьтән дә арта алмый». Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга тәмәке тартмаучыларга эш атнасын 5 сәгатькә киметеп, 35 сәгатькә калдыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Парламентарий искәрткәнчә,...
-
Танылган сатирик Михаил Задорнов вафат
Танылган язучы һәм сатирик Михаил Задорновның йөрәге тибүдән туктады, дип хәбәр итә «Известия». Ул онкологик авырудан интегә иде. 2016 елның ахырында юмористка операция ясадылар. Якыннары һәм туганнары әйтүенчә, баш мие биопсиясе артистның хәлен сизелерлек яхшыртырга ярдәм иткән. Аңа 70 яшь иде. http://tatar-inform.tatar
-
Лениногорск уку йортлары баскетбол уйнады, кем җиңүче?
Лениногорскида шәһәр Спартакидасы кысаларында баскетбол буенча беренчелек узды. Анда нефть техникумы, КНИТУ-КАИның Лениногорск филиалы, политехник һәм педагогия колледжы студентларының ир-егетләр һәм хатын-кызлар командасы катнашты. Катнашучылар барысы да югары дәрәҗәдә әзерлекле иде, уен бик кискен барды. Ир-егетләр командалары арасында беренче урынга нефть техникумы, икенче урынга КНИТУ-КАИ филиалы лаек булды. Өченче урынны...
-
Лениногорск эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте (фотолар)
Бүген эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бәйрәм көннәрендә дә күбесе эштә аларның. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, Мәдәният сараенда тантаналы чара узды. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов хокук саклау хезмәткәрләренә үзенең котлау сүзләрен җиткерде. -Сезнең фидакарь хезмәтегез - җәмгыятьтәге тотрыклылыкның, халыкның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм тынычлыгы нигезе. Тәртип һәм лениногорскилыларның куркынычсызлыгын...
-
Җәяүлене үткәрмәгән өчен штраф күләме артты
Бүген, 10 ноябрьдә, Россия җәяүлеләргә юл бирмәгән дәмашина йөртүчеләргә карата җәзаны катгыйландыра торган административ кодекс маддәсе гамәлгә керә. Элек булган 1500 сум урынына, санкция хәзер 1500 дән 2500 сумга кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә "Известия". Машина йөртүче өстенлеккә ия җәяүлене яки велосипедчыны үткәрмәсә, штрафка тартылачак. iz.ru порталы хәбәр иткәнчә,...
-
Ижауда өлешчә җимерелгән йорт урынында эзләү-коткару эшләре дәвам итә
Тугыз катлы йортның җимерекләре астында калу ихтималы булган кешеләрне төне буе эзләделәр. Фаҗигадә әлегә алты кешенең үлүе һәм дүрт кешенең зыян күрүе билгеле. Удмуртия коткаручыларына ярдәмгә Казан, Чаллы, Уфа, Пермь һәм Красноярскидан да коллегалары килде, дип хәбәр иттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Удмуртия Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән....