Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Югалган Сөләйман хәзрәттән хәбәр юк: мөфти дога кылырга чакыра

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуы буенча әлегәчә бернинди яңалык юк. Бу хакта бүген каләм әһелләре белән очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде. - Бу вакыйга барыбызны борчуга салды. Сөләйман хәзрәт республикада танылган дин әһеле иде....

Казанның Петровский бистәсе имам-хатыйбы, "Нурулла" мәчетенең икенче имамы булган Сөләйман хәзрәт Зариповның хәбәрсез юкка чыгуы буенча әлегәчә бернинди яңалык юк.

Бу хакта бүген каләм әһелләре белән очрашуда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерде.

- Бу вакыйга барыбызны борчуга салды. Сөләйман хәзрәт республикада танылган дин әһеле иде. Без үзебез дә күп әйбердән мәгълүмат чаралары аша хәбәрдар. Шуңа күрә бу мәсьәләдә сездән артыграк белмибез. Прокурор белән дә очраштым, әмма тәгаен генә беркем дә әйтә алмый. Тикшерү дәвам итә, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. - Безгә дога кылырга, бүтән мондый хәл кабатланмавын сорарга гына кала.

Исегезгә төшерәбез, Сөләйман хәзрәт Мордовиядән кайту юлында, быелның февралендә юкка чыккан иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев