Юлтимер мәчетендә моңлы азан тавышы тынмый (фотолар)
Юлтимер авылы әллә ни зур түгел - биредә йөздән артык йорт бар, ә тирә-юньне бизәп торучы кечкенә манарасы булган мәчет бинасы әллә кайдан күренә. - Көн дә моңлы азан тавышын ишетә алуыбыз белән чиксез бәхетле, - ди Дания апа Миняҗева. Йорт- җирне тиешенчә карап торганда гына ул таркалмый һәм тузмый....
Юлтимер авылы әллә ни зур түгел - биредә йөздән артык йорт бар, ә тирә-юньне бизәп торучы кечкенә манарасы булган мәчет бинасы әллә кайдан күренә.
- Көн дә моңлы азан тавышын ишетә алуыбыз белән чиксез бәхетле, - ди Дания апа Миняҗева.
Йорт- җирне тиешенчә карап торганда гына ул таркалмый һәм тузмый. 1995 елда сафка баскан мәчет бинасын һәрвакыт тәртиптә тоткан, аны караганнары өчен юлтимерлеләр Мифтаховлар гаиләсенә аеруча да рәхмәтле. Авылның ак сакаллы сугыш ветераны Мирза бабайга, аның кызлары Асия, Рушания, Саниягә, уллары Шәүкәткә, Нәфискә, киленнәре Гөлиягә, Минзиләгә, гомумән, аларның гаиләләренә кылган игелекләре үзләренә артып кайтсын, дип телиләр.
Мәчет ишегенең ябылып торганы юк. Ничә кеше килүенә карамастан, көн дә авыл өстендә моңлы азан тавышы яңгырый, җомга намазлары да укылмыйча калмый. Менә дүрт ел рәттән, октябрь аеннан алып апрельгә кадәр мәчеттә дини дәресләр алып барыла. Анда юлтимерлеләр ислам тарихын, сүрәләр, хәдисләр һәм гарәп графикасын өйрәнергә бик теләп йөри. Атнасына ике тапкыр - чәршәмбе һәм җомга көннәрендә аларны "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган Фәния ханым Галимова шәһәрдән килеп укыта. Авылга "кунакка" килгәндә, аларның соңгы дәресләре иде.
- Юлтимер апалары мине шулхәтле яратып кабул итте. Өченче ел инде бу авылга йөрим, бик тырышлар, кызыксынып укыйлар - ди укытучылары.
Фәния ханым үзе тумышы белән Сугышлыдан икән. Мөгаллимә буларак, беренче адымнарын үзенең туган авылында башлаган. Әле кайтышлый Сугышлы авылының мәчетенә керәсен әйтте. Анда Сабилә, Тәслимә һәм Зөлфирә апалар да күп нәрсәгә өйрәнгәннәр, һәр дәресне көтеп алалар икән.
Мәчетне салганда бөтен авыл халкы булышкан, әле кайбер апалар түбәгә чиләк-чиләк измә ташыганнарын да хәтерли. Шуңа да бу йортны уртак шатлыгыбыз, дип кулдан килгәнчә ярдәм, "өйләрен" тагын да ямьләндерү өчен тырышалар. Матди яктан һәрвакыт ярдәм итүче, мәчеткә келәм, урындыкларын биргән киң күңелле авылдашлары Рәйхана апа Вилданованың игелеген әйтеп уздылар. Мәчеткә укырга йөргән мәрхүм ире Ринат абыйны да искә алдылар.
Бу кечкенә "хуҗалыкта" эшләр башкарылмыйча тормый, мәчет "җанлы" тормыш белән яши. 2016 елда мәчетнең иске тәрәзәләре пластикка алыштырылган, урта ишекләре дә яңартылган. Тимер һәм затлы ишек белән ярдәм иткән авылдашларының исемен атарга теләмәсәләр дә, аңа савабы булсын, дип шатлыкларын яшермәде. Әлегә мәчеткә суны каршы йорттан ташыйлар икән. Берсүзсез йортларыннан су алырга рөхсәт иткән Закировларга да алар рәхмәтле. Киләчәктә суны мәчетнең үзендә булдырып, канализация дә ясарга исәпләре юк түгел.
- Барып чыкса, бер авылдашыбыз бу мәсьәләне дә хәл итәргә вәгьдә итте, ә калганын җиң сызганып үзебез эшләргә әзер, - дип киләчәк планнары белән уртаклашып алдылар. Тәһарәт кылу өчен аерым бер почмак булдыру турында да хыялланалар икән.
Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев