2 май 2017 яңалыклары
-
Конкурска яңа пар кушылды: Гүзәлия белән Радик
Конкурсыбызда яңа катнашучы пар Гүзәлия һәм Радик Шәрифуллиннар, Лениногорск шәһәре
-
НА МАТЧ «РУБИН» - ЦСКА В КАЗАНИ МОЖНО ПРОЙТИ БЕСПЛАТНО ПО ПАСПОРТАМ БОЛЕЛЬЩИКА КУБКА КОНФЕДЕРАЦИЙ
Игра чемпионата РФПЛ между «Рубином» и «ЦСКА» пройдет 17 мая в Казани и станет тестовым матчем Кубка конфедераций: в рамках этой игры будут апробированы системы пропуска болельщиков на стадион, транспортная схема города в дни матчей турнира и другие сервисы. Паспорт болельщика Кубка конфедераций и бесплатный билет на матч чемпионата РФПЛ...
-
Лениногорскилылар, моны белү файдалы: Талпаннан ничек сакланырга? (Роспотребнадзор киңәшләре)
Инде 12 меңләп россияле медицина учреждениеләренә талпан кадалуга зар белдереп мөрәҗәгать иткән. Медицина учреждениеләренә талпаннан зыян күргән 12 меңләп россияле мөрәҗәгать иткән. Әлеге мәгълүматларны Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) җиткерә. Ведомствода 16 марттан башлап, талпан тешләүдән таралучы вирус энцефалиты һәм башка инфекцияләр буенча атналык...
-
Татарстанда зур фаҗигада 5 кеше һәлак: арада 5 айлык бала да бар [+ФОТОЛАР]
Югары Ослан районында өч машина бәрелешкән, биш кешенең гомере өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте җиткерде. Һәлакәт Казан - Ульяновс юлының 38 нче чакрымында булган. Бу хакта коткару хезмәтенә 17.50 сәгатьтә хәбәр керә. Юлда «Пежо», «Форд Фокус» һәм «Лада...
-
Районда чәчү башланды
Узган атнада район хуҗалыклары язгы чәчүгә кереште, дип хәбәр итә авыл хуҗалыгы идарәсе. Хәзерге вакытта 2 мең 300 гектарда арпа, 350 гектарда борчак чәчелгән. Шул ук вакытта берьеллык үләннәр һәм яшел массага кукуруз чәчү эше дә бара. Быел хуҗалыклар алдында 38 мең гектардан артык мәйданда чәчүне башкарып чыгу бурычы тора....
-
Лениногорсиклылар, конкурсыбыз дәвам итә. Актив катнашуыгызны көтәбез
"Иң матур пар" конкурсы дәвам итә. Үзгәреш: фотоларны 9 майга кадәр кабул итәбез! Лениногорскилылар, активрак булыгыз, конкурска фотоларыгызны юллагыз. Җинүчеләрне бүләкләр көтә! Фотоларны zaman5@yandex.ru һәм ВКонтактеда "Заман сулышы" страничкасына юллагыз!
-
Лениногорскида ягулык сезоны төгәлләнде
Бүген Лениногорскида җылылык бирүне туктаттылар. Югыйсә, ял көннәрендә социаль челтәрләрдә урамда 25 градус, һаман җылылык бирәләр, дип зарландылар. Бүгеннән батареялар - сап-салкын.
-
Лениногорск теннисчылары беренче урыннар яулады
Шушы көннәрдә Лениногорскида теннис буенча турнир узды. Анда 12 яшь һәм аннан яшьрәк малай һәм кызлар ярышты. Уфа, Яр Чаллы һәм Лениногорск теннисчылары килгән иде. Нәтиҗәдә Лениногорск спортчылары Камил Әхмәтов, Ксения Трифонова I урыннар, Илья Сергеев һәм Рената Гәрәева II урыннар яулады.
-
Лениногорскида апрель аенда 68 бала туган
Язның икенче ае тәмамланды. Шәһәр һәм районда апрель аенда барлыгы 68 бала дөньяга килеп, шулар арасында бер пар игезәк балаларның тууы теркәлде. Гаиләдә беренчегә 27 бала, икенче бала 28 гаиләдә, 9 гаиләдә ата-аналар өченче тапкыр, ә инде дүртенче һәм аннан ары бәби алып кату бәхетенә 4 пар иреште. Еш кына...
-
Шөгер авылының яшь артистлары спектакль куйды (фотолар)
Узган атнада Шөгер авылы мәдәният йортында Шөгер халык театры каршында оештырылган "Әкият " балалар театры Илгиз Зәйниевның "Кәҗә,сарык һәм башкалар"дип исемләнгән әкиятен тәгъдим иттелэр. Рольллэрне башкардылар: Эльвина Бигманова, Диана Валеева, Зарина Газизова, Юлия Антипова, Алия Зиатдинова, Расим Гафиятуллин, Риназ Минапов, Рахим Закиров. Режиссеры Зилия Гәрәева. Фотолар Шөгер авылының ВКонтактедагы төркеменнән...
-
Лениногорскида 1 май эстафетасы узды (фотолар)
Узган ялларда шәһәрдә 61 нче кат 1 май эстафетасы үтте. Анда мәктәп укучылары, студентлар, район администрациясе командасы, оешма, предприятияләр эшчеләре катнашты - барлыгы 56 команда, 700дән артык кеше. Эстафета Үзәк мәйданнан старт алды, Шашин, Тукай, Ленинград урамнарыннан узып, Үзәк мәйданда тәмамланды. Нәтиҗәләр: 1нче группа - 6-7 сыйныфлар 1 урын -...
-
Юлтимер мәчетендә моңлы азан тавышы тынмый (фотолар)
Юлтимер авылы әллә ни зур түгел - биредә йөздән артык йорт бар, ә тирә-юньне бизәп торучы кечкенә манарасы булган мәчет бинасы әллә кайдан күренә. - Көн дә моңлы азан тавышын ишетә алуыбыз белән чиксез бәхетле, - ди Дания апа Миняҗева. Йорт- җирне тиешенчә карап торганда гына ул таркалмый һәм тузмый....
-
Лениногорскилылар, синоптиклар бүген җилнең көчәю ихтималы турында кисәтә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Көндез Татарстан районнарында һәм аның башкаласы Казанда көньяк-көнчыгыштан искән җилнең көчәю ихтималы бар. Көчәйгән вакытта җил секундына 15-16 метрга җитәчәк, ди синоптиклар. 2 майда республикада явым-төшем көтелми. Көндезге һава температурасы +22..+27 градуска кадәр күтәрелә....
-
Хәерле иртә, лениногорскилылар! Якташыбыз Айрат Шәйхлисламовтан язгы шигырь