Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Илшат Сафин: “Кызларга түгел, техникага гашыйк мин”

Татар эстрадасының танылып килүче яшь, талантлы җырчысы Илшат Сафин “Агыйделнең буйлары” җыры белән зур сәхнәгә чыкты. Ә быел ноябрь аенда Казанда аның тәүге концерты узачак. Илшат концертка яңа җырлар яздыра, киемнәр тектерә, төркем составын да зурайтырга җыена.

-    Илшат, кайсы як егете син?

-    Кукмара районының Аш-Буҗи авылында туып үстем. Гап-гади авыл егете. Без гаиләдә ике бала, ике яшькә өлкәнрәк Алия исемле апам бар. Ике бала үстерәләр, Казанда яшиләр. Кечкенәдән эшләп үстек, малын да карадык, басуда суган да утырттык. Уйнарга, ә үсә төшкәч клубка бөтен эшне төгәлләгәч кенә чыга идек. Әти-әни безне шулай тәрбияләде, Аллаһка шөкер. Кечкенәдән әти техника йөртергә өйрәтте, шуңа күрә техниканы бик яратам. 

-    Ни өчен җырчы һөнәрен сайладың? Тәүге тапкыр сәхнәгә кайчан чыктың?

-    Бу – Аллаһы Тәгалә биргән сәләт. Музыка мәктәбендә укымадым. Дүрт ел дәвамында атнасына өч тапкыр районга барып, вокал дәресләре алдым. Әтием Илфат та, әнием Альмира да матур итеп җырлый. Әти баянда уйный, апа бии иде. Башлангыч мәктәптә укыганда ук җырлап йөри идек. Башта өч егет трио булып җырладык, Айнур һәм Рифнур белән өчебез дә бер сыйныфта укыдык. Бишенче сыйныфка күршедәге Зур Сәрдек авылына күчкәч, Рифнур белән икәү генә җырлый башладык. Конкурсларда катнаштык. Унберенче сыйныфтан соң, КХТИга укырга кердем. Дүрт ел укыганнан соң, “Чын дусларга” исемле беренче җырымны чыгарырга булдым. Аны бик яраттылар. Җырны радиога тапшырдым. Аннан соң миңа “Агыйделнең буйлары” җырын биреп, төрле концертларга, банкетларга чакыра башладылар. Менә шулай әкренләп эстрадага кереп киттем. 2015 елда “Татарча солянка”да җырладым. Аннан соң “Татар җыры”нда да катнашырга насыйп булды, Аллаһка шөкер. 

-    Репертуарыңда ничә җыр, клип бар? Синеңчә, җырның уңышы нәрсәдә?

-    Төгәл санаганым юк, 40лап җыр бар дип беләм. Барысын да җырламыйм, йә бу, йә теге җире ошамый. Кирәк дип кенә яздырылган җырлар ул. Хәзер җырларның текстларын кат-кат укып алам. 3-4 клибым бар, соңгысы “Гомер” җырына төшерелде. Бик уңышлы килеп чыкты ул. “Дусларга” дигән яңа җырыма да клип төшерергә исәп. Җыр уңышлы булсын өчен аның мәгънәсе булырга, җырның көе, сүзләре халыкның күңеленә үтеп керергә тиеш. Җыр моңсу икән, тыңлаучыны елата белергә, дәртле җыр икән, кешене биетергә, кәеф өстәргә тиеш. Әгәр халык кабул итсә, аның киләчәге булачак. Җырны тыңлап караганда, ул бертөрле шикелле. Ә эшен төгәлләп, халыкка җиткергәч, башка төрле кабул ителә. Шуңа күрә җырның уңышлы булачакмы, юкмы икәнен алдан белеп булмый. 

-    Бүгенге көндә Илшатның сөйгән яры бармы? Булачак хатының нинди булырга тиеш?

-    Иң актуаль сорау бу. Илшатның йөрәге буш, йөргән кызы юк. Булачак хатыным эшемне аңларга, көнче булмаска тиеш. Без - артистлар өйдә сирәк булабыз. Ике көннән, бер айдан кайткан көннәр бар. Күпчелек вакытта төнлә эшлибез. Әйтик, банкеттан төнге 3тә кайткан чаклар була. Шуңа күрә булачак хатыным түзем һәм сабыр булырга тиеш.

http:// http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/ilshat-safin-kyzlarga-tgel-tekhnikaga-gashyyk-min

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев