29 июль 2022 яңалыклары
-
Татарстанда 70 яшьлек пенсионерга бакчасында мәк үстергән өчен җинаять эше ачканнар
Баулы районында бакчасында мәк үстерүче 70 яшьлек пенсионер хатын-кызга карата җинаять эше ачылган.
-
Эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 19 мең сумнан артып китәчәк
Россия Хөкүмәте, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган эшләмәүче пенсионерларга ярдәм итү өчен, төбәкләргә 10 миллиард сумнан артыграк акча бирәчәк. Субсидияне алар пенсиягә өстәмә сыйфатында алачак.
-
Татарстанда энтеровирус йоктыручылар арткан
Беренче яртыеллыкта Татарстанда энтеровирус (тән температурасы күтәрелә, эч китә, укшыта) йоктыруның 30 очрагы теркәлгән.
-
29 яшьлек лениногорскилы мошенниклар тозагына эләккән
Кызның телефонына банктан шалтыратканнар.
-
Горчица тамак авыртудан коткара
Тамак авыртканда бер чәй кашыгы тозга бераз гына лимон согы, бер чәй кашыгы бал, ярты чәй кашыгы горчица һәм 100 мл җылы су салабыз.
-
Роспотребнадзор: Татарстанда ковидның «кентавр» штаммы белән авыручылар юк
Татарстанда Covid-19 инфекциясенең яңа мутациясе - «кентавр»ны йоктыручылар юк.
-
Илшат Сафин: “Кызларга түгел, техникага гашыйк мин”
Татар эстрадасының танылып килүче яшь, талантлы җырчысы Илшат Сафин “Агыйделнең буйлары” җыры белән зур сәхнәгә чыкты. Ә быел ноябрь аенда Казанда аның тәүге концерты узачак. Илшат концертка яңа җырлар яздыра, киемнәр тектерә, төркем составын да зурайтырга җыена.
-
Лениногорск суды хатын-кызны йодрыгы белән тукмаучыга карата хөкем карары чыгарды
Лениногорск суды тарафыннан, Россия Федерациясе Җинаять кодексының 116 нчы маддәсе нигезендә, административ җәза алган К.га, яңадан хөкем каршына килеп басарга туры килде. Башкаларга булган ачуын йодрыгы белән басарга күнеккән сугышчыны инде бер кат хөкем ителгән булуы да тыеп кала алмаган.
-
Колорадо коңгызына каршы чаралар исемлеге - әстерхан чикләвеге, дегет һәм башкалар
Бәрәңге бакчасында колорадо коңгызыннан котылу өчен берничә ысул киңәшләр сайтында чыкты.
-
Тимәштә легендар 3нче скважина янында бард җырлары фестивале узды
Тимәш авылы янындагы легендар 3нче скважина янында “Татнефть” буенча беренче тапкыр бард җырлары фестивале үтте.
-
Кышка укроп әзерләдегезме әле?
Кышка әзерләнә башладыгызмы әле? Кайбер яшелчәләрне киптерү, туңдыру вакытын озакка сузарга ярамый. Әле яшь вакытларында алар сусыл, өсләре матур була.