Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

Ләйсән Мәхмүтова: «Иң яратмаган нәрсә – акча эзләү»

Ул булган җирдә тормыш кайный. Һәрхәлдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова янында тыныч калып булмый. Шунда ук идеясе туа, шунда ук сине кызыксындыра, үзе артыннан ияртә. Без аның белән мәдәни тәҗрибәләр, аларның файдасы һәм зыяны, кино сәнгате турында сөйләштек.

– Ләйсән, театр һәм «Зө-Ләй-Лә»дән соң сине популяр иткән өлкә – кино. «Уеннан уймак» сериалын, мәсәлән, ике сезон түгел, 3, 4 сезон итәргә була иде. Кызык, җиңел, фикерле чөнки. Ә бездә кызык булса, фикере булмый, фикере булса, кызыгы югала. Кино режиссеры буларак тагын идеяләр юкмы?

– «Уеннан уймак»ны берничә сезонлы итеп була иде, әлбәттә. Хәл ителмичә сузыла килгән берничә сәбәп аркасында тукталып калды ул. Башта ничек дәвам иттерергә икәнен белми идем, аннары инде, ниһаять, фантазия эшли башлаганнан соң, акча табу мәсьәләсе килеп басты. Аннары әни авырып китте, пандемия килеп чыкты… Сценарийның төп идеясе үзгәрә башлагач, тагын туктап калды. Хәзергә илһам килгәнне көтәбез һәм вакыйгалар агышын күзәтәбез.

Карагыз әле, мине, зинһар, кино режиссеры дип язмагыз. Бу – бик бөек исем, мин – шул тирәдә буталып йөри торган хыялый кеше генә. Яна идеяләр бар, әлбәттә, шуларны җиң сызганып, җиренә җиткерергә кирәк. Бер әзер сценарий да бар, анысы үз сәгатен көтә. Иң яратмаган нәрсә – идеяләрне тормышка ашыру өчен акча эзләү. Менә моны укып, берәрсе алып килеп бирмәс микән, мәгез, берәр күңелле әйбер төшерегез әле диеп (көлә).

– Тинчурин театры – синең өчен нинди җир ул? Һәм ул нинди юнәлештә үсәргә тиеш?

– Кайчандыр бу бинаны минем әти белән әни, күренекле шәхесләр, Мәскәүләрдә йөреп, соранып, ялынып алган. Үзем күптән анда эшләмәсәм дә, бу театр өчен йөрәк әрни. Бу театр – минем өчен иң якын җир ул. Һәм аның потенциалы бай. Иң мөһиме, театрны ярата һәм артистларны хөрмәт итә торган режиссер кирәк!

– Ярый әле киттем театрдан, дип уйлаганың бармы?

– Алай уйлаган чаклар күп булды. Чөнки режиссер белән бер дулкында булмасаң, анда эшләүдә мәгънә юк, гомерең заяга узар.

– Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Улларыгыз Сөләйман белән Йосыф сәнгатькә тартыламы? Аларның киләчәктә нинди һөнәр сайлавын теләр идегез?

– Малайларымда режиссерлык сәләте бар, үзем дә гаҗәпләнәм. Алар компьютер уеннарында, үз сценарийлары буенча уйнатып, шуны төшереп, видеороликлар ясарга яраталар. Нәрсә булып бетәр, күз күрер.

– Ике малай өчен нинди әни булырга кирәк?

– Акыллы, тәртипле, чыдам. Үземдә андый сыйфатлар барын бар, әмма кайвакыт бетеп тә китә. Иң мөһиме балаларны ярату булырга тиеш, калганы баш бәласе түгел.

– Менә сине мәдәният министры итеп куйдылар ди, иң беренче нәрсәне үзгәртер идең?

– Ооо, мәдәният министры, гомумән, булмас идем. Бик авыр, рәхмәтсез эш бит ул (көлә).

– Ләйсән, кайсы гына эшкә алынма, син – йөз процентка башкарып чыга торган кешеләрнең берсе. Шулай да, потенциалың тулысынча файдаланылмады кебек. Дөресме?

– Минем потенциал 40 процентка гына файдаланыла, күп эш эшләнмичә кала. Элегрәк ялкаулык, вакытында арт санга төртүче булмаганга эшләнми иде. Хәзер кайбер әйберләр хәтердән китә башлады.

– Зур, грандиоз планнарың белән дә бүлешсәң иде.

– Юк, бүлешмим, кыстамагыз да. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, ди. Вакыты җиткәч, ниятләрем барып чыккач кына сөйләрмен, Алла боерса.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

Тулырак https://vatantat.ru/2022/07/88384/ укыгыз

https://vk.com/lyaisanmahmutova фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев