3 август 2022 яңалыклары
-
Лениногорскилы үзе белән өйдәш булып яшәүче хатын-кызга кул күтәрүдә гаепләнә
Башка кешегә карата физик көч куланган өчен, элегрәк инде административ җаваплылыкка тартылган лениногорскилы, янә суд каршына басты. Бу юлы да ул нәкъ шундый ук гамәлне кылуда гаепләнә.
-
Август ае нинди булыр? (сынамышлар)
Дуслар! Укып карыйк әле, август ае нинди булыр? Сынамышлар ни сөйли?
-
Автоинспекторлар рульгә ялган «права» белән утырган мәктәп укучысын тоткан
Дүшәмбе көнне, 1 августта, төнге сәгать өчтә автоинспекторлар Дементьев урамында Hyundai автомобилен туктаткан. Шофер аларга ялган машина йөртү таныклыгы күрсәткән. ЮХИДИ инспекторлары соңрак ачыклаганча, рульдә 16 яшьлек үсмер булган.
-
Баламның борыны ник каный?
Сорауга гомуми практика табибы Фирая Ахунова җавап бирә:
-
Лениногорскида "Безнең ишегалды" программасы буенча 37 йорт ишегалдында эшләр бара
“Безнең ишегалды” Президент программасы буенча шәһәр һәм районда йорт ишегалларында эшләр бара. Программа 5 ел эшләячәк, шушы еллар эчендә Лениногорск районында 199 ишегалдын төзекләндерәчәкләр.
-
Ләйсән Мәхмүтова: «Иң яратмаган нәрсә – акча эзләү»
Ул булган җирдә тормыш кайный. Һәрхәлдә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Мәхмүтова янында тыныч калып булмый. Шунда ук идеясе туа, шунда ук сине кызыксындыра, үзе артыннан ияртә. Без аның белән мәдәни тәҗрибәләр, аларның файдасы һәм зыяны, кино сәнгате турында сөйләштек.
-
Авыруга ярдәм итәргә килгән 25 яшьлек табибны үтергәннәр
Оренбургта билгесез кешеләр пациентка ярдәм итәргә килгән 25 яшьлек табиб-терапевт кызны үтергәннәр. Аның канланган гәүдәсе баскыч янында табыла.
-
Бер яшь ханым, акчасын мошенникларга күчергәнен аңлап алгач, акылдан язган
Мариягә телефоннан шалтыратучы үзен Үзәк банк хезмәткәре буларак таныштырып, имештер, картасыннан акча урларга маташуларын аңлата башлаган.
-
Россиядә интернеттагы ялган даруханәләр саны ике тапкыр арткан
Быел Россиядә интернеттагы ялган даруханәләр саны ике тапкыр арткан. «Известия» хәбәренә караганда, беренче яртыеллыкта 14 даруханәнең «фальшивка» икәнлеге ачыкланса, хәзер аларның саны 37гә җиткән.