Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүченең гомере өзелгән
Һәлакәт 1 майда Казан-Шәмәрдан автоюлында булган.
Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек мотоцикл йөртүче үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
Һәлакәт кичә кич Шәмәрдан авылы тирәсендә булган.
“Лада Калина” автомобиле йөртүчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган һәм каршы як полосага чыккан. Ул “Ямаха” мотоциклы белән бәрелешкән.
41 яшьлек мотоцикл йөртүченең гомере һәлакәт урынында ук өзелгән.
Фото: соцсети
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев