Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Белгечләр Лениногорск районында уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек дип хәбәр итә

Басу-кырларда кар катламы әкренләп кими. Кар катламы астында уҗымнар ничек кыш чыккан?

“Шушы көннәрдә “Сатурн-Урал” хуҗалыгы кырларында уҗым бодаен тикшердек. Уҗымнарның торышы канәгатьләнерлек. Үсемлекләрдәге шикәр күләмен хуҗалыклар үзләре Әлмәткә алып барып тикшертә. Хәзер аларга шушы эшне башкарырга”, - ди Россельхозцентрның Лениногорск филиалы җитәкчесе Марат Ганиев.

Марат Ганиев әйтүенчә, уҗым культуралары кышка яхшы хәлдә кергән. Кар да шактый яуды быел. “Кыш айларында кар катламының һәр 10 сантиметры уҗым культураларын 10 градуска кадәр суыктан саклый ала”, - ди ул.

“Россельхозцентр” белгечләре “Сатурн-Урал” хуҗалыгында уҗым бодае кырын тикшерделәр. Шунысын да әйтергә кирәк: районда иң күп уҗымнар булган хуҗалык – “Сатурн-Урал”да.   

Тикшерү өчен “Дарина” сорты булган уҗым бодае кыры алынган, культура узган елның 30 августында чәчелгән.  Тармаклану үзәгендә температура  - 0,2 градус тәшкил итә.

Кырдагы кар катламы биеклеге – 20 сантиметр, җир 20 сантиметр тирәнлектә туңган. Уҗымнардагы шикәр күләмен белү өчен Әлмәткә алып баралар икән.

Лениногорск районында 2024 ел уңышы өчен 7 мең 137 гектарда уҗым культуралары чәчелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев