Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «ЭКОлидер» республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады. Катнашучылардан эшләр 2026 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурс республикада «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2004 елдан бирле үткәрелә. Узган ел оештыручылар 300 гә якын гариза алган.
Конкурста оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр, җирле үзидарә органнары, мәгариф учреждениеләре һәм педагоглар, иҗтимагый берләшмәләр һәм гражданнар, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша ала. Татарстанның дәүләт инспекторы өчен аерым номинация каралган.
Элек мәгариф оешмалары аеруча актив катнашып килгән. Гаризалар саны буенча «Экологик белем» һәм «Педагогик тәҗрибә» номинацияләре лидер булды.
Оештыручылар мәгълүматларына караганда, конкурс үткәрү чорында Татарстанда яшәүче һәр өченче кеше экологик агартуга кушылган. Соңгы елларда республика мәктәп укучылары хокук бозулар турында 55 меңнән артык хәбәр юллаган, ә яшь активистлар 239 тоннадан артык куркыныч калдыкларны утильләштерергә булышкан.
Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр электрон почта аша кабул ителә Eco.pros@tatar.ru яки ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында түбәндәге адрес буенча: Казан, Павлюхин ур., 75.
Татар-информ
Нет комментариев