Татарстанда октябрьдән кайберәүләрнең пенсияләре артачак
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстанда октябрьдән кайберәүләрнең пенсияләре артачак

2026 елның 1 октябреннән Татарстан пенсионерларының бер өлеше арттырылган күләмдә түләүләр ала башлаячак.

Үзгәрешләр гражданнарның берничә категориясенә кагылачак. Кемнәр өстәмә түләүләр алачак – «Татар-информ» материалында.

80 яшьлек пенсионерлар һәм I төркем инвалидлар өчен түләүләр

Сентябрьдә 80 яше тулган татарстанлылар октябрьдән иминият пенсиясенең фиксацияләнгән өлешен икеләтә арттырылган күләмдә ала башлаячак. I төркем инвалид дип танылган гражданнар да шундый ук хокукка ия булачак. Өстәмә түләү күләме якынча 10 мең сум тәшкил итәчәк.

Арттырылган түләү бер генә нигез буенча билгеләнә – яшь буенча гына яисә инвалидлык буенча гына. Әгәр пенсионер инде инвалидлык өчен өстәмә түләү ала икән, 80 яше тулгач аның пенсиясе өстәмә рәвештә арттырылмаячак.

Тәрбиядә кешесе булган пенсионерларга түләүләр

Хезмәткә сәләтсез гаилә әгъзаларын — 18 яше тулмаган балаларын яки оныкларын тәрбияләүче пенсионерлар өстәмә түләү рәсмиләштерә ала. Тәрбиядәге бала көндезге бүлектә укыган очракта, өстәмә түләү аңа 23 яшь тулганчы саклана.

Айлык өстәмә түләү күләме бер тәрбияләнүче өчен – 3 194,90 сум, икесе өчен – 6 389,80 сум һәм өчесе өчен 9 584,69 сум тәшкил итә.


Элеккеге хәрби хезмәткәрләр һәм көч структуралары хезмәткәрләре пенсияләрен индексацияләү

1 октябрьдән тагын бер үзгәреш көч ведомстволары линиясе буенча түләүләр алучы пенсионерларга кагылачак. Элеккеге хәрби хезмәткәрләрнең һәм көч структуралары ветераннарының пенсияләре 4 процентка индексацияләнәчәк.

 

 


Нет комментариев