Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Хуҗалык икътисадын ныгыту өчен

"Спартак" агрофирмасы" җәмгыятендә (Түбән Чыршылы авылы) терлекчелек мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар узды. Анда шәһәр һәм район башлыгы Р.Хөсәенов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Д.Миңнебаев, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашты. Хуҗалык җитәкчеләренең төп максаты - 2012 елда терлек санын арттыру буенча чаралар күрү. Моның өчен бозау алу бүлекләрен...

"Спартак" агрофирмасы" җәмгыятендә (Түбән Чыршылы авылы) терлекчелек мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар узды. Анда шәһәр һәм район башлыгы Р.Хөсәенов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Д.Миңнебаев, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашты.

Хуҗалык җитәкчеләренең төп максаты - 2012 елда терлек санын арттыру буенча чаралар күрү. Моның өчен бозау алу бүлекләрен тиешле тәртиптә тоту, лейкоз авыруын булдырмас өчен төрле чаралар күрү каралган. Д.Миңнебаев сүзләренчә, 2011 ел - район буенча караганда, үрчем ягыннан уңышлы ел дип билгеләнгән. Баш саны кимүгә - туберкулез һәм лейкоз кебек авырулар да комачау итә. Биналарның санитар яктан чиста торуы, диспансеризация үткәрү мөһим эш булып тора. "Восходящая Заря" җәмгыяте үрнәк итеп мисалга китерелде. Биредә малларны тоту өчен шартлар бар, яхшы сыйфатлы азык белән тукландыралар.
"Спартак" агрофирмасы"нда декабрьдә ике баш бозау алганнар. Баш санын арттыру, торгызу авыр эш, әлбәттә. Шунлыктан авылларда ташландык фермалар да арта. Бу хуҗалыкта ике гаилә фермасы төзү планлаштырылган.
Мал санын саклау, арттыруга ярдәм итүче бүлек - бозау алу, тудыру бинасы. Нәкъ менә монда сыерларга бозаулар алдыннан дөрес, тиешле тәрбия биреп, бозауны да төрле авыруларга бирештермичә үстерү чаралары күрелә. Җәмгыять җитәкчесе Фирдүс Өметбаев тукландыру рационы белән таныштырып үтте. Бозау тудыру бүлегендә төп азык - печән һәм яхшы сыйфатлы сенаж. Ул Әлмәттәге лабораториядә тикшерелгән. "Без дә туберкулез һәм лейкоздан котылдык", дип билгеләп үтте җитәкче.
Әлеге бүлек иң чиста урыннарның берсе булырга тиешлеген ассызыклады белгечләр. Еш очрый торган авырулар турында Лениногорск дәүләт ветеринар берләшмәсе җитәкчесе Р.Әхмәтов таныштырып, профилактика максатыннан ниләр эшләргә кирәклеге хакында сөйләп үтте. Болар - соңгылыкның (чүп) тоткарлануы һәм сыер бозаулагач, аңарда була торган парез чире.
Бозауларның аерым читлекләргә урнаштырылуын, инфракызыл нурланыш куелуын, шулай ук һәрбер малкайда номерлар беркетелгәнне яхшы яктан билгеләп үттеләр.
Бөгелмә нәсел предприятиесеннән килгән вәкилләр терлекләрне ясалма орлыкландыру - төрле авырулардан коткару һәм файдалы да булуы хакында сөйләде.
Семинарга килүчеләр файдалы мәгълүмат алып, булган кимчелекләрен бетерү юнәлешендә эшләрләр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев