Заман сулышы

27 декабрь 2011 яңалыклары

  • 27 декабрь 2011 - 12:35
    Полиция көндәлеге
    17-23 декабрь аралыгында шәһәр һәм район территориясендә 5 җинаять теркәлгән. Тимер-томыр урлаган 20 декабрьдә хокук сакчылары 1975 елгы Ивановка кешесен тоткарлый. 5-9 ноябрь аралыгында "Вторчермет" җәмгыяте территориясеннән 7 мең сумлык лом урлый ул. Җинаять эше кузгатылган. Тәрәзә аша кергән 22 декабрьдә иртәнге 3.00 сәгатьтә, җинаятьче пыяла ватып, гаражга үтеп керә....
    965
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:32
    Пиротехника. Куллана беләбезме?
    Яңа ел бәйрәмен һәркем зарыгып көтеп ала. Балалар аңа бигрәк тә шатлана. Ни кызганыч, еш кына бәйрәм кайгы төсе ала. Пиротехникадан дөрес файдаланмау, саклык кагыйдәләрен тупас бозу пешү, кул-күзгә зыян килү, фатирларда янгын чыгу, хәтта үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шуңа да бәйрәм кәефен бозмас өчен, пиротехника кулланганда аеруча игътибарлы булу...
    216
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:30
    Бөтен бәла – “яшел елан”нан
    Кечкенәдән эт-песи арасында үсеп, алар турында кайгыртып яшәүчеләр арасында бер генә дә юньсез, вәхши кешене очратканым булмады. Шул ук вакытта урамда безнең гаеп белән интегеп йөрүче җан ияләрен кыерсытып, аларны аяк белән тибеп җибәрүчеләрнең бер телем ипигә тилмереп йөрүләрен дә беләм. Шуның дөреслеген бер ханымның тарихы исбатлый ала. Шушы көннәрдә...
    280
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:26
    Укытучы апа
    Язмышын сабыйлар, балалар белән бәйләгән, шәкертләренә белем дип аталган илне ачкан, авыр, әмма мактаулы хезмәттән башка яшәвен күз алдына да китерә алмаган кешеләрне укытучы дип атыйлар һәм аңа олысы-кечесе яратып, үз итеп "Апа" дип эндәшә. Әнә, күрәсезме, урамнан ашыга-кабалана, заманында район тоткан данлыклы Иске Шөгер мәктәбенә таба салкынча кышкы бәсле...
    322
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:22
    “Полицейский Кыш бабай”
    Шәһәр һәм район территориясендә балигъ булмаганнар эше буенча инспекциядә 88 гаилә исәптә тора. Аларда 126 бала бар. Шушы көннәрдә социаль яктан куркыныч шартларда, тулы булмаган һәм күп балалы гаиләдә яшәүче сабыйларны "Полицейский Кыш бабай" акциясе кысаларында Кыш бабай белән Кар кызы котлады. Кыш бабай ролен участок инспекторы Рамил Әюпов, Кар...
    281
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:20
    Хуҗалык икътисадын ныгыту өчен
    "Спартак" агрофирмасы" җәмгыятендә (Түбән Чыршылы авылы) терлекчелек мәсьәләләренә багышланган чираттагы семинар узды. Анда шәһәр һәм район башлыгы Р.Хөсәенов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Д.Миңнебаев, идарә белгечләре, хуҗалык җитәкчеләре, зооветеринария белгечләре катнашты. Хуҗалык җитәкчеләренең төп максаты - 2012 елда терлек санын арттыру буенча чаралар күрү. Моның өчен бозау алу бүлекләрен...
    240
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:17
    Мастерлар мәктәбе
    Институтта яисә башка уку йортында алган белемнәр хәзер бер кайгысыз пенсиягә кадәр эшләргә җитми. Квалификацияне һәрдаим күтәреп торырга, югары белем алырга кирәк. Белем арттыру һәм квалификацияне күтәрү хезмәткәрләр өчен генә түгел, ә оешма өчен дә мөһим. "Татнефть-РемСервис" җәмгыятендәге Мастерлар әзерләү мәктәбендә укыту - производство өчен лидерлар әзерләүдә мөһим мәсьәләләрнең берсе....
    272
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:16
    Туй вакытында – янгын
    Узган атнада шәһәрдәге кафеларның берсендә туй мәҗлесе вакытында янгын чыга. Төгәлрәк итеп әйткәндә, янгын кафеның үзендә түгел, ә аның склад бинасында чыккан. Шулай да янгын сүндерүчеләр кафедагы барлык кешене дә эвакуацияләгән. Зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе - ут белән саксыз эш итү.
    279
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:15
    Лениногорск тикшерүчеләре – беренче
    2011 ел нәтиҗәләре буенча, Лениногорск эчке эшләр бүлегенең тикшерү бүлекчәсе республика буенча беренче категорияле тикшерү бүлекләре арасында I урын алган. Ел дәвамында бүлекчә тарафыннан судка 125 җинаять эше җибәрелгән, җинаять җаваплылыгына 144 гаепләнүче тартылган. Авыр җинаятьләр категориясенә керүче 75 җинаятьнең 75,8 проценты ачылган.
    275
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:14
    Телефон тынып тормады
    Шәһәр мэры Р.Хөсәенов җитәкчелегендә торак-коммуналь хуҗалыгы, транспорт, медицина, социаль, мәгариф, хокук саклау органнары вәкилләре катнашында "турыдан-туры элемтә" узды. Сәгать ярым барган элемтәдә 65 шалтырату, 80 мөрәҗәгать кабул ителде. Күпчелек урам, аеруча шәхси секторда кар чистартылмый, бозлавык, ком сибелми икән. Урамдагы яктылык сыйфатына да борчылучылар шактый. Ә иң күп мөрәҗәгатьләр -...
    180
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:14
    Яңа ел күчтәнәче
    Мәдәният сараенда балалар һәм яшүсмерләр өчен Чыршы бәйрәме үтте. Яңа ел уңаеннан оештырылган әлеге бәйрәм "Писмән янындагы утарда кич" дип аталды. Мюзикл барышында шәһәр мэры, балаларга Яңа ел уңаеннан котлавын җиткерде һәм 30 стипендиатка акчалата бүләк тапшырды. Бәйрәмгә килгән һәр балага Яңа ел күчтәнәче бирелде.
    317
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:09
    Сәясәт гаделме?
    7 нче мәктәптә олимпиада һәм төрле конкурс җиңүчеләре белән берлектә "Сәясәт гаделме яки сатылучанмы?" дигән темага ачык дәрес үтте. Аңа коррупциягә каршы көрәш комиссиясе секретаре Марат Якупов, мәгълүмати-методика үзәге баш белгече Алия Вилданова чакырылган иде. Дәрес интерактив очрашу, әңгәмә формасында узды. Аның барышында укучыларга "Барыбыз да - сайлауга" дип исемләнгән...
    173
    0
    0
  • 27 декабрь 2011 - 12:02
    Гөрләде Чыршы бәйрәме
    "Юбилейный" паркында Чыршы бәйрәмен ачу тантанасы узды. Аңа шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов, оешма-предприятие җитәкчеләре килгән иде. Ул, гадәттәгечә, җирле Мәдәният сарае үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концерт белән башланып китте. Музыкаль тамашага, әлбәттә, Яңа елның төп геройлары - Кыш бабай белән Кар кызы ямь өстәде. Парк түрендәге яшел чыршыда төрле төстәге утлар...
    199
    0
    0
Реклама