Иң яхшы шәхси хуҗалык
Бөгелмә районында авыл халкының эшкә яраклылык активын үстерү мәсьәләләренә багышланган зональ семинар-киңәшмә үтте.
Анда Лениногорск, Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман, Тукай, Ютазы районнары башлыклары, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Семинар...

Семинар ахырында республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилылар да бар. "Гражданнарның шәхси хуҗалыкларында мал башы арту" номинациясендә - Түбән Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина, "Иң яхшы шәхси хуҗалык" номинациясендә - Тимәштә яшәүче Игорь Просвиркин җиңүче булдылар. Алар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз