Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийлары борчуда

Ел саен диярлек авыл хуҗалыгы тармагына табигать тарафыннан зыян-зарар килеп тора.

Менә быел корылык һәм эссе һава торышы аркасында Лениногорск районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде.

Гадәттән тыш хәл режимы 3 июльдән «Азык-төлек иминлегенә куркыныч янауны булдырмау максатыннан» кертелде, диелә район Башкарма комитеты җитәкчесе, гадәттән тыш хәл режимы комиссиясе рәисе Зөлфия Михайлова имзалаган боерыкта.

Быел Татарстанның барлык – 43 районында да гадәттән тыш хәл режимы кертелде, республикада туфрак һәм атмосфера корылыгы күзәтелә.

Гадәттән тыш хәл режимы кертелү аграрийларга бәлки файдасы булыр, аларга субсидия алырга мөмкинлек бирергә тиеш инде. Шунысы да бар: субсидия чәчүлек җирләрен иминиятләштергән хуҗалыкларга гына кагыла.  Ә хуҗалыклар иминият акчасын алуны сират күперен кичүгә тиңлиләр.

Быел күреп торганыгызча, азык әзерләү дә бик авыр бара. 15 апрельдән июльгә кадәр 20 мм яңгыр яуган җирдән нинди азык көтәргә инде. Шулай да, хәлләр бик мөшкел түгел, хуҗалыкларның узган елгы запаслары бар, дип билгеләп үттеләр авыл хуҗалыгы идарәсендә. Район буенча карасак, узган елдан 2 мең 900 тоннадан артык – печән, 12 мең 162 тонна – сенаж, 11 мең 259 тонна силос калган.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 10 июльгә 2 мең 326 тонна печән әзерләнгән.  Безнең район аграрийлары өчен 8 мең 477 тонна печән кирәк. 31 мең 289 тонна сенажның 6 мең 739 тоннасы гына әзерләнгән. Бер шартлы баш малга 5,59 центнер азык берәмлеге туры килә. Әлбәттә, саннар бер дә сөендерми.

Татарстанның кайбер районнары уракка төште. Лениногорск районында киләсе атнада башланыр дип көтелә.  Узган атнада уракта эшләүче комбайннарның әзерлеген махсус комиссия тикшерде. Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының секторлар мөдирләре Марат Гаязов, Ленар Галиев, авыл хуҗалыгы идарәсе, Гостехнадзор, Россельхозцентр белгечләре һәм хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә комиссия хуҗалыклар буенча йөреп, комбайннарны тикшерделәр.
Быелгы урып-җыюга 61 комбайн чыгачак, шуның өчесе – өр-яңа.  36 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алырга,  ә 8 мең 600 гектардан майлы культураларны җыеп алырга туры киләчәк. Бер комбайнга 750 гектар йөкләнеш туры килә.

Соңыннан комбайннарның әзерлеге буенча комиссия нәтиҗәләр ясады: беренче урында “Август-Лениногорск” җәмгыяте, икенчедә – “Маркс” хуҗалыгы, өченче урынны “Союз агро”ның Зеленогорский бүлекчәсе алды.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев