Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск аграрийлары быелгы уракта 60 мең тоннага якын ашлык җыеп алды

Район басу-кырларында кыр эшләре тәмамланды, комбайн-трактор гөрелтесе тынып калды, авыл хуҗалыгы техникалары кышкы саклауга куела.

Быел районыбыз игенчеләре 60 мең тоннага якын бөртеклеләр җыеп алды. Бөртеклеләр өчен ел бик уңышлы килмәсә дә, игенче-механизаторлар булган икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга тырышты.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, барлык 60 мең тоннага якын бөртеклеләрнең 39 мең тоннасы – “Август-Лениногорск” агрофирмасына туры килә. Әлеге хуҗалык көнбагышның соңгы гектарларында эшне шушы көннәрдә төгәлләде. Көнбагыш – быелгы уңышның соңгы культурасы иде. Әлеге культураны “Хәбибуллин Ф.З” фермер хуҗалыгы, “Маркс” хуҗалыклары игә.

Район буенча 13 мең тонна көнбагыш җыеп алынды, шуның 12 мең 800 тоннасы – Август-Лениногорск” хуҗалыгына туры килә.

Районда иң күп җыелган бөртекле – язгы бодай культурасы. Ул 25 мең тоннада җыелган, шуның 18 мең тоннасы – “Август-Лениногорск”та.

Хуҗалыкларның гомуми җыелган уңышларына күз салсак, саннар болайрак: “Сатурн-Урал” хуҗалыгында 4 мең 400 тонна, “Марск”та – 3 мең 500 тонна, “Ганиев И.М” хуҗалыгында – 3 мең 300 тонна бөртекле җыелган.

Хәзер исә уҗымнарның уңышлы кыш чыгуын гына телисе килә.

фото: Р. Мостафина

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев