Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы аграрийлары авыл хуҗалыгы техникаларын кышкы саклауга куя

Кыр эшләре тәмамланды, димәк, техникаларны кышкы саклауга куяр вакыт.

Авыл хуҗалыгы техникасын саклауга үз вакытында һәм дөрес кую -  эксплуатацияләүнең иң мөһим шартларының берсе булып тора, хезмәт итү вакытын арттырырга, сезонлы кыр эшләрен башкару чорында ватылулардан сакланырга мөмкинлек бирә, дип хәбәр итә Гостехнадзорның баш дәүләт инженер-инспекторы Илнур Галимов. 

Райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә шушы юнәлеш буенча башкарыла торган эшләр белән танышу максатыннан авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Гостехнадзор белгечләре тарафыннан хуҗалыкларда күчмә эшләр үткәрелә. Механизаторлар һәм җаваплы затлар өчен консультацияләр бирелә, хаталар, кимчелекләр күрсәтелә.

Техниканы кышкы саклауга кую һәм машина-трактор паркларын машиналарны ремонтлауга әзерләү буенча район аграрийлары арасында конкурс узачак, тикшерүдә республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә катнашачак.

фото: И. Галимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев