Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы кырларында язгы чәчү бара

Лениногорск районы басу-кырларында язгы чәчү эше дә башланып китте.

Әлегә һава торышы уңай торганда, орлыкларны җиргә кертеп, калдырырга, чәчүне тиз срокларда башкарырга тырышалар.

Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматка караганда, 24 апрель көненә 6 мең 452 гектарда чәчелгән, ягъни эшләр 15 процентта  башкарылган.

Быел районда язгы культураларны 44 мең гектарга якын мәйданда чәчәргә планлаштыралар. Язгы чәчүдә «Август-Лениногорск» һәм  «Маркс» хезмәтчәннәре аеруча тырышлык күрсәтә.

Шул ук вакытта уҗымнарны тукландыру 6 мең гектарга якын башкарылган, шушы көннәрдә уҗым тукландыру эше тәмамланачак. Күпьеллык үләннәрне тукландыру 2 мең 297 гектарда, уҗымнарны тырмалау 5 мең 285 гектарда башкарылган. Тракторлар гөрелтесе тынмый.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчү вакытында минераль ашламасыз уңыш мул булмаганын белеп, ашлама туплауны дәвам итәләр. Хуҗалыклар тарафыннан барлыгы 12027 тонна минераль ашлама алынган, 1 гектар чәчүлек җиренә 100 килограмм тәэсир итү көчендә булган ашлама туры килә.

“Хәзерге вакытта иң мөһиме – язгы кыр эшләрен сыйфатлы итеп, оешкан төстә, исән-сау башкарып чыгу” – ди авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов.

 

фото: Салават Камалетдинов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев